Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Юлларыңа синең ак җәймә

Авылдашым Рәмзия ханым Хөсәеновага багышлана.

40 ел, әйтергә генә ансат, кеше гомеренә тиң. Аның хезмәт кенәгәсендә ике генә юл: сәнгать җитәкчесе булып эшкә алынды, лаеклы ялга чыгу сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителде.

Зур хезмәтләр белән гомер иттегез сез,
Хезмәт, намус белән тырышып.
Ялга чыксагыз да, йөрәк картаймый шул,
Йөрисез сез һаман булышып.

Атказанган мәдәният хезмәткәре, шигырьләр, җырлар, хикәяләр, очерклар авторы, Зур Сәрдек мәдәният йортында авыл музеен оештыручы, авыл тарихын өйрәнүче һәм язучы, ару-талуны белмичә эшләүче, иҗат итүче, күп спектакльләрне сәхнәгә куючы режиссер, авылдашым Рәмзия ханым Хөсәеновага багышлана.

Август ае, җиләк-җимеш пешкән,
Кояш көлә тәрәз артында.
Аваз салгансың син бу дөньяга
Яшәр өчен килүең хакында.
Ташкыннардай еллар агымында
Зирәкләнгән сезнең күңелләр.
Чәчләрегез бәскә төрелсә дә,
Юк, үтмәгән әле гомерләр.
Гомер тауларына сикәлтәсез,
Туры юллар алып барсыннар.
Хыялыгызның ап-ак дулкыннары
Ярларына юллар ярсыннар.
Шытым булып, күңелегездә йөргән
Гүзәл шигырьләрегез тусыннар.
Бер-бер артлы гәҗитләрдә чыгып,
Бик күпләрне шатландырсыннар.
Изгелекләр, игелекләр телим,
Юлларыңа синең ак җәймә.
Сайлагансың икән сәнгать юлын,
Кыен чаклар булыр,
Бар да узар,
Тормыш юлларында тайпылма.

Нурулла ШӘФИГУЛЛИН, Зур Сәрдек-Алабуга

фото: Рәмзия Хөсәенова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk