Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Юлия Наумова Кукмара прокуратурасының биш еллык эшчәнлеге белән танышты

Татарстан прокуроры урынбасары билгеләп узганча, прокуратурада эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган.

Районда эш визиты белән Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова булды. Сәфәрнең максаты – район прокуратурасының бишьеллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау. Бу уңайдан прокуратурада комплекслы тикшерү үткәрелде. 

«Биш ел эчендә күп эшләр башкарылган, болар барысы да комиссия тарафыннан билгеләнде. Гражданнарның һәм юридик затларның, эшмәкәрләрнең хокуклары бозылмасын өчен, хокукый актларны кабул итү буенча максат яхшы куелган. Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча да күп чаралар күрелгән», - диде Юлия Наумова. 

Бу көнне Юлия Наумова район халкын да кабул итте. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу, сугыш елы чорларында туган балаларга ташламалар, зыян күргән банкка карата ничек итеп дәгъва төзү буенча сорауларга җаваплар бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk