Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ЮХИДИ машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәртергә планлаштыра

Яңа кагыйдәләрне эшләү өчен ике ел вакыт кирәк булырга мөмкин

Россия Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыгы алу өчен теоретик имтиханга үзгәрешләр кертергә җыена. Бу хакта «Коммерсант» яза.

Хәзер имтихан билетлары универсаль , әмма киләчәктә алар гражданинның нинди категория алуына бәйле булачак.

Шулай итеп, регламент кысаларында А категориясен алырга теләүче йөртүчегә бары тик ике тәгәрмәчле техника белән идарә итүгә сорауларга гына җавап бирергә тәкъдим ителергә мөмкин. СЕ категориясен алырга теләүчеләр тагылма арбалы йөк автомобиле белән идарә итү турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Моннан тыш, билетларда сораулар санын арттырырга планлаштыралар.

ЮХИДИдә чит илнең балл системасы тәҗрибәсен куллану мөмкинлеген дә карыйлар. Бу имтиханда хата никадәр куркынычрак булган саен штраф баллары да күбрәк булачак дигән сүз. Бүген ведомство Бөекбритания, Германия һәм Норвегия тәҗрибәсен өйрәнә.

Яңа кагыйдәләрне эшләү өчен ике ел вакыт кирәк булырга мөмкин.

2019 елның 7 апреленнән Россия автомәктәпләре булачак машина йөртүчеләрне укыту буенча төп программаны ЮХИДИ белән килешергә тиеш. Хәзер бу йөртүчеләрне профессиональ укыту программалары буенча эшчәнлек алып баруның мәҗбүри таләбе булачак. Килешенгән программалар яңадан каралмаячак.

Татар-информ

фото: Михаил Захаров/ "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X