Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Шөн авылыннан Геннадий Бакелев кечкенәдән үк крестьян хезмәтенең тәмен белеп үсте

Геннадийның күптөрле бурычларының берсе – гаиләсе алдындагы җаваплылык

Ул кечкенәдән үк крестьян хезмәтенең тәмен, җирнең исә, мул уңыш биреп кенә  калмыйча, кешене тәрбияләүче һәм яхшыртучы, илһам бирүче көчен белеп үсте.

1949 елның гыйнваренда Югары Шөн авылында яшәүче балта остасы Иван һәм гади колхозчы Алексадра гаиләсендә көтеп алынган уллары туган. Аңа Геннадий исемен кушканнар. Алты балалы гаиләдә үскән ул: Геннадийның биш апасы бар. Өйдә җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөргән, олыларны хөрмәт иткәннәр, кечкенәләр өчен “үлеп” торганнар.

Язмыш шулай кушкандыр: авылда Геннадий белән безнең өйләр янәшә туры килде. Без икебез дә - зур, борынгы, яшәүчән, район буйлап тамырларын җәйгән Бакель нәселеннән.

Яшь Геннадий буе да, көче белән дә аерылып тормады, әз, әмма “төз тидереп” сөйләште. Һәркайсыбызның авызын үткен сүз белән томалый ала, удмуртлар әйтүенчә, теле белән җиде елганың үрге агымына җиткерә иде. Ул миннән бер сыйныфка түбән укыды.

Укытучылар авыр елларда безнең мәктәп тормышын ничек тә бизәргә тырышалар иде: концертлар, уеннар үткәрделәр, матур итеп стена газетасы чыгардылар. Геннадий күбебез кебек начар киемле, почмакта басып, балаларның уеннарын һәм шаяруларын кызыксынып күзәтә иде. Бервакыт ул, һәркайсыбызны шаккатырып, сыйныфка үзе ясаган агач автомобиль алып килде. Әтисенең эш кораллары бар, шуларны сиздермичә генә алып ясаган да ясаган. Һәм хыялы чынга ашкан: машинаның кузовы булмаса да, кабинасы бар иде. Ул Чапаев исемендәге колхозга авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен бүләк итеп бирелгән “ЗИС-5”  автомобиле – туган колхозыбыздагы беренче техниканың моделе булып чыкты.

Әти-әнисенең тырышлыгы белән Геннадий “тере”, пөхтә һәм максатчан бала булып үсте. Иске Оча мәктәбенең 8 сыйныфын уңышлы тәмамлап, туган колхозында эшли башлады. Читтән торып, шул ук мәктәптә 11 сыйныфны тәмамлады. Хәрби комиссариат юлламасы буенча Кукмара автомәктәбендә укыды, аннары – армия хезмәте. Балашово шәһәрендә укулар һәм хезмәт итү, аннары Германиягә җибәрелү. Аннан кайтуга, Кукмарадагы МСО - колхозара төзелеш оешмасына шофер булып урнашты, анда 36 ел эшләде, районның иң яхшы шоферларының берсе булды.

- Мин чын-чынлап бәхетле кеше, чөнки юлымда һәрчак яхшы кешеләр очрады, - дип еш әйтә Геннадий. Бигрәк тә җитәкчесе, инде мәрхүм Мияссәр Мансуровка рәхмәтле. Аңарда таләпчәнлек, тыйнаклык һәм җитдилек, акыллылык һәм вөҗданлылык кебек сыйфатлар тупланган иде, ди.

Геннадий – тормыш сөючән, ачык, ышанучан кеше. Ул дөньяга хезмәт кешесе, матди һәм рухи байлыклар тудыручы  күзләре белән карый. Намуслы хезмәте өчен күпсанлы бүләкләргә, җитәкче органнарның Мактау грамоталарына ия булган. Ул – хезмәт ветераны.

Лаеклы ялга чыкканнан соң, Бакелевлар гаиләсе туган авылында яши. Геннадийның авыл йөзен яхшы якка үзгәртүдәге хезмәтен әйтергә кирәк. Аның нык, матур һәм чиста хуҗалыгы – һәркемгә үрнәк. Яшьләр һәм урта яшьтәге ирләр  аңа охшарга тырышалар, үзе белән киңәшләшәләр.

Хуҗалык ялкауларны сөйми. Ә Бакелевларның ул кечкенә түгел: сыер, тана, үгез бозау, күпләп тавыклар асрыйлар. Язгы һәм җәйге чорда икешәр тапкыр бройлер чебиләр, күркә чебешләре алып үстерәләр, 2-3 умарталары да бар. Бакчалары үрнәк булып тора.

Өстәлләре ризык белән тулы. Үзләрендә җитештерелгән сөт, каймак, эремчек, ит, яшелчә салатлары, җиләк-җимеш, компотлар. “Бәйрәмнәрдә төп йортта бергә җыелышуыбыз бик күңелле”, - дип, еш кабатлый апалары.

Геннадийның күптөрле бурычларының берсе – гаиләсе алдындагы җаваплылык. Яраткан тормыш иптәше Валентина Аркадьевна белән бергә ике улларын – Юрий белән Радикны тәрбия кылдылар, укыттылар, тораклы һәм эшле иттеләр. Икесе дә үз гаиләләрен корды.

Геннадийның тормыш юлын анализлап, шуны әйтәсе килә: ул игелекле эшләр белән тулы. Ә бит аның тормышы “баллы” булмады. Әти-әнисе иртә үлеп китте. Әнисе бик озак авырып, урын өстендә ятты. Бакелевлар көн саен Кукмарадан килеп йөреп, аны тәрбияләделәр. Тиздән әтиләре дә авырып китте. Нәтиҗәдә икесе дә бер көнне дөнья куйдылар, бер кабергә җирләнделәр. 2014 елның апрелендә олы улы Юрий кинәт вафат булды, хатыны ике бала белән тол калды.

Әйе, тормыш юлында барысы да булды: сөенечтән канатланулар, җиңүләр, “салкын сулы упкынга чумулар”.  Геннадий шуны аңлады: хәзер ул оныкларының, мәрхүм улының хатынының тормышы һәм язмышлары өчен җаваплы. Оныклары белә: алар - Югары Шөндәге әби белән бабайның иркен һәм уңайлы өендә иң кадерле кунаклар.

Гаилә учагын саклаучы Валентина Аркадьевна – тугрылыклы иптәш, ярдәмче, кырысрак, әмма гадел хатын.

Бакелевлар Кукмарадагы чиркәүгә даими рәвештә киләләр, ураза тоталар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Бу тату парны концертларда, удмурт һәм татар  театрлары спектакльләрендә күрергә була. Алар үзләре дә - “Арган” фольклор ансамбленең актив әгъзалары. 70 яшендәге Геннадийның  “Юмшан” удмурт халык биюен ничек җиңел һәм дәртле итеп биюен күрергә кирәк!

Туган авылыбызда безнең белән бергә шундый кешенең яшәве белән горурланабыз.

Любовь ОСИПОВА,пенсионер.
Эльвира МИННӘХМӘТОВА фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев