Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Чурадан Хәкимовлар гаиләсе: Мәхәббәтне саклый белергә кирәк

Адәм баласы җиргә үз бәхетен, Ходай насыйп иткән бердәнбер ярын, чын мәхәббәтен табар өчен килә. Әмма аның өчен күпме еллар, күпме юллар узарга кирәк.

Үз тиңен табып, мәхәббәтле гаилә кора алганнар - бәхетлеләр. Бүгенге язмам шундый матур парларның берсе - Югары Чура авылында яшәүче Хәкимовлар гаиләсе турында.

Күптән түгел эшем буенча шушы авылга барырга туры килде. Шунда очраклы гына Ринат абый белән Тәнзиләне очраттым. Күп еллар хокук саклау органнарында эшләп, бүгенге көндә Балтач районында суд приставы вазыйфаларын башкаручы Ринат абый белән бик күптәннән таныш булсам да, Тәнзилә белән якыннан аралашканым юк иде. Аның күркәм холкына, зыялылыгына, тәмле теленә, сүз саен ирен мактап, хөрмәт итеп сөйләвенә сокланып туймадым. Сүзебез мәңгелек мәхәббәт темасына күчкәч, Тәнзиләдән:

- Сезнең хис-кичерешләр әле дә сүнмәгән, озын гомерле, чын мәхәббәткә әверелгән. Кем кемне күбрәк яратты соң? - дип сорамый булдыра алмадым.

- Мин, әлбәттә, - диде ул һич икеләнмичә. - Бер күрүдә аның тормышта ышанычлы терәк, чын ир-ат булуын аңладым. Ипле, сабыр холкына сокландым. Өч дистә ел яшәп тә бер кимчелеген күрмим. Артык яратуымдыр бәлки. 

- Дөрләп янган учак та вакытлар үтү белән сүрелә, диләр бит.

- Күпләр, өйләнешкәч, мәхәббәт сүнә, дип уйлый. Бу фикер белән килешмим, чөнки тормыш итә-итә, ике йөрәк бер-берсенә тагын да якыная, ярату хисе дә арта гына бара, - диде ул.

Ринат абый - аз сүзле, киң күңелле, кешеләргә ярдәмчел, намуслы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы булдыклы кеше. Безнең сөйләшкәнне елмаеп кына тыңлап торды. 

-  Чүпрәле районы кызын беренче тапкыр күргәч үк, минем балаларымның әнисе шушы кыз булачак, дидем. Аның белән ел ярымлап очрашып йөргәч өйләнештек, - дип сүзгә кушылды ул. - Акыллы - атын, җүләр хатынын мактар, диләр. Тәнзилә белән бергә гомер итүебезгә быел утыз ел булды. Гомерем буе хокук саклау органнарында эшләгәч, гаиләмә күп вакыт калмый иде. Шуңа күрә тормыш көтү мәшәкатьләрен Тәнзиләгә үз җилкәсенә алырга туры килде. Ул зарланмады, тыныч кына эшкә озатты, каршы алды, балаларны тәрбияләде, хуҗалыкны алып барды. Акыллы хатын – дөньяның тоткасы, дип, юкка гына әйтмиләр икән.

Мәхәббәтне табу гына аз, аны саклый да белергә кирәк. Әлбәттә, уртак оя, шул җылы ояда үскән балалар гына мәхәббәт учагын дөрләтеп тора ала. Хәкимовлар өч бала - ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, инде онык сөю бәхетенә дә ирешкәннәр. Кешенең күңелен белим, матурлыгын күрим дисәң, аның белән аралашып кара икән ул. Ышанычлы ир, сөекле хатын булып яшәүче бу гаилә гаҗәеп дәрәҗәдә пар килгән.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk