Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Чурада сәламәтлек фестивале үткәрелде

Укучылар белән бергә аларның сыйныф җитәкчеләре җан атып тордылар

Югары Чура мәктәбендә “Сәламәтлек фестивале” оештырылды. Бәйрәмнең программасы бик бай һәм кызыклы иде. Бу көнне укучылар саф һавада спорт уеннарында катнашырга, таудан шуарга, биергә, чаңгы ярышларында катнашырга һәм үзләре яраткан команда өчен җан атарга да өлгерделәр. Бәйрәм иртәнге күнегүләр белән башланып китте. Аннан соң 1-4 нче сыйныф укучылары “Күңелле стартлар” ярышында көч сынаштылар. Җитезлек кенә түгел, хәйләкәрлек һәм үз тактикаңны дөрес сайлап алу да әһәмиятле иде биредә. “Ак барс”, “Чемпионнар” һәм “Галактика” командалары киеренке ярышларда матур уен күрсәттеләр. Укучылар өчен аларның сыйныф җитәкчеләре җан атып тордылар.

Бәләкәйләрдән соң эстафетаны урта һәм югары сыйныфлар кабул итеп алды. Алар туплы хоккейда көч сынаштылар. Ярышлар бик киеренке булды. Арада иң оста капкачы - 8нче сыйныф укучысы Гөлинә Хәйруллинага тиңнәр булмады. Ләкин 10, 11нче сыйныф егетләре һәм кызлары оста капкачыны да уздырып җибәреп беренче урынны яуладылар.
Чаңгы ярышы да бик мавыктыргыч булды. 1-4 сыйныфлар арасында Ярослав Чуктиев иң җитез чаңгычы булуын табылды. Родион Матвеев һәм Игорь Тимофеев аннан бераз гына калышып, призер булдылар. Балалар көн буе кышкы саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев