Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Чура авылыннан Анастасия Тукачева: Авыл табибның ялы да, бәйрәме дә юк

Якты йөзле, мөлаем, шат күңелле Анастасия Тукачева 43 елдан артык гомерен медицина өлкәсенә багышлаган.

Аның тәмле теле, ягымлы елмаюы гына да бөтен авыруларны «юып» төшерерлек. Ул әле бүгенге көндә дә алты йөзгә якын кеше яшәгән Югары Чура авылында фельдшер булып хезмәт куя. 

Анастасия апа яшь вакытында укытучы булырга хыялланган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, документларын Арча педагогика көллиятенә тапшырган, тик туган нигезе, авылын калдырып чыгып китәргә үзендә көч тапмаган.  
«Без әнинең берүзенә дүрт бала идек. Мин икенчесе булып дөньяга килгәнмен, үземнән кечкенәрәкләрне карарга булыштым. Ә мәктәпне бетергәч, иптәш кыз белән Алабугага юл тоттык. Документларны тапшырып йөргән арада теплоходка соңга калдык. Кайда барырга белмәдек. “Төн кунарга кертегез әле”, - дип, кешеләрдән ярдәм сорап елап басып тордык. Ярый әле бер мәрхәмәтле апа очрады, ул безне өенә алып керде, ашатты. Минем кызым да Казанда укый, ул да шундый хәлләргә очрыйдыр дип, бездән акча да алмады. Икенче юлы бу апага күчтәнәчләр алып барырбыз, дип уйлаган идек. Тик бик нужа күреп, бер атна дигәндә көч-хәл белән кайтып җиткәч, башка анда барып тормадык. Бу вакытларны искә төшерсәм, әле дә тамакка төер утыра. Кызганыч, әлеге апаның исеме хәтердә калмаган, тик безнең өчен эшләгән яхшылыгы бер дә онытылмый», - диде әңгәмәдәшем, яшьлек елларын искә алып.

Шуннан соң Анастасия апа Казанга медицина училищесына юл тота.  Ул балалар профилактика учреждениеләре шәфкать туташы белгечлеге ала, Казанның бишенче бала тудыру йортындагы яңа туган балалар палатасында хезмәт юлын башлап җибәрә. 

«Һәр эшнең үз авырлыгы бар. Медицинада бервакытта да җиңел булмады. Мин эшли башлаганда, беренче хезмәт хакым 60 сум иде, аннары 80 сум булды. Училищены яңа бетереп, үзеңнең балаң булмаган килеш, ничек курыкмыйча кечкенә сабыйлар белән эшләгәнмен дип, әле дә шаккатам. 56-63әр баланы ике шәфкать туташы карый идек. Ул вакытларда дәваханәдә кувезлар җитми, җитлекми туган сабыйларны грелкалар белән җылыта идек. Бер авыр хәл әле дә күңелдә саклана. Надежда Николаевна дигән табиб белән обход вакытында бер бала үлде. Аны жәлләп, бик каты кайгырдым, шуннан соң табиб: “Настя, болай еласаң, синең күз яшьләрең җитмәячәк”, - дип, үзе дә мине кочаклап елаган иде», - диде ул.

Казанда биш ел хезмәт куйганнан соң, Анастасия апа ун ел тирәсе Яр Чаллы шәһәрендә эшли. 1996 елда туган якларына әйләнеп кайтып, Югары Чурага фельдшер булып урнаша. 

«Ул вакытта Көшкетбаш, Пчеловод, Югары Чура авылларындагы меңгә якын кешегә хезмәт күрсәттек. Фельдшер-акушерлык пунктында миннән тыш санитар хезмәткәр, акушер бар иде. Хәтерлим әле: 1997 елда егерме бала туды. Ә быел бер сабый дөньяга килде, авырлы хатын-кызлар да юк. Хәзер хезмәтебездә кәгазь эше күп булса, элек кешеләрне дәваханәгә җибәрә алмый интектек, теләсә ни эшләт, дәваханәгә генә җибәрмә дип, теш-тырнаклары белән каршы тордылар. Авыл табибының көне, төне, бәйрәме, ялы да юк, кайчан чакыралар, шунда чыгып китәсең. Ярый әле хәзер машиналар бар, элек анысы да булмады бит аның», - диде Анастасия апа.

Бергә укыган, Казанда, Яр Чаллыда бергә эшләгән кызлар белән әле дә аралашабыз, тик аларның күбесе мәрхүм инде, дип сөйләде фельдшер. Ә Анастасия апаның яшьлек хыялын кызы тормышка ашырган: бүгенге көндә ул укытучы булып эшли икән.
 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев