Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Йөрәккәем сизде микән соңгы ялкын учакта" - Хәния Фәрхигә атап бәет язганнар

Җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина бу юлларны тыныч кына кабул итә алмады

Айгөл Сәлимгәрәева исемле кеше социаль челтәрдәге "Хәния Фәрхи - мәңгелек хәтер" төркемендә җырчыга багышлап бәет язган һәм аны "Хәния апа бәете. Изге ураза айларында апабызга дога булып ирешсен иде..." дип атаган.

Җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина  бу юлларны тыныч кына кабул итә алмыйча: "Айгөлем, өзәсең дә үзәкләрне. Синең язган шигырь, бәетләрдән бер китап чыгарып була инде җаным. Рәхмәт, алтыным!" - дип язган.   

Айгөл исә: "Фирүзә, апам, өзелә шул үзәкләребез... Алла бирсә, эшлисе эшләребез алда торсын, теләгән теләкләребез кабул гына булсын берүк, апам", - дип җавап биргән.   

Әлеге бәетне сез дә укып китегез:   

Күңелем калды моңнарда,

Тәннәрем калды гүрдә.

Сез дип яшәдем, туганнар, 

Сез дип яндым бу җирдә...

Кошлар китә диләр көзен,

Ә мин җәен югалдым...

Кошкай бәхете тимәде

Яшәпләр дә туймадым...

Яшьлекләрем кайда калды?

Нинди тарафта икән?

Бергә үткән сукмакларны

Үләннәр басты микән?

Мәскәүләрдән кире кайтып 

Иҗат юлын башладым.

Үз бәхетемне очрадым,

Парлы булды канатым.

Казан-Уфа арасына

Тузан төшерми идек.

Чәчәкләргә күмелептер

Күпме хөрмәтләр күрдек...

Мин бәхетле идем, дуслар, 

Сез булдыгыз янымда.

Ачы сагыш килгән мәлдә

Жәлләмичә җанын да..

Туганнарым, дип яшәдем

Сагыныплар туймадым...

Озак күрешми торганда

Мин бит сезне уйладым.

Минем гаиләм - минем терәк,

Балаларым - алтыннар, 

Салдым сезне сагышларга

Күңелем тулы ялкыннар...

Җәйнең матур көннәрендә

Кайттым туган ягыма,

Әниемнең кочагына

Назланырга тагын да.

Нинди бәхетле мизгелләр

Калды ерак еракта,

Йөрәккәем сизде микән

Соңгы ялкын учакта.

"Син дөньяда яши" диеп

Өзелепләр җырлады.

Кышкы чиянең тәмедәй 

Булды үткән юлларым.

Суларга төшеп югалдым

Әллә күзләр тидеме...

Әллә кошлар артларыннан 

Җанкайларым киттеме?

Дөнья булгач, барысы булды

Аерылу, ялгышлар, 57 яшьләремдә 

Алып китте язмышлар.

Күп сынады мине язмыш

Кайгыларны күп күрдем,

Шул сынаулар арасында

Үз бәхетемне үрдем.

Өздерепләр җырлар идем

Күңелем тулы моң-дәрья.

Кайда калды исән чагым,

Сау чагым калды кайда?

Кара гүрләр авыр икән

Сагынам сезне, дуслар...

Толым-толым чәчләремне

Чишмә сулары юар.

Моңнарымны онытмагыз

Җырларымны җырлагыз,

Исән чактай кадерләгез

Күңелләрдән җуймагыз.

Минем рухым яши җирдә

Кояш булып балкысын.

Изге Җомга иртәсендә 

Догалардан калмасын. 

Кунак булып яшибез шул

Тыйнак булып китәсе,

Нинди гамәлләр кылсак та

Җитә китү иртәсе. 

Сагынсам да, булмас инде

Кайтулар юк сезләргә

Җаным тынычлыклар сорап

Чыга үткән эзләрдән. 

Өзгәләнмәгез, туганнар,

Вакыт яралар юа.

Бәхетле булып яшәгез

Бу фани дөньяларда...

Бергә үтәр юлларда

Куллар булсын кулларда...

Матбугат.ру

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk