Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Йорт-җирле булырга теләсәң, дәүләт ярдәменнән файдалан

Районда халыкны торак белән тәэмин итү буенча берничә республикакүләм программа эшли. “Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасының “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” ярдәмче программасы авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләрне, белгечләрне йорт-җир белән тәэмин итүне күз уңында тота. 


Узган ел әлеге программа буенча торак шартларын яхшырту өчен чиратта торучы 40 райондашыбызга 44 миллион 791 мең 718 сум акча бирелде. Бүгенге көндә торак алуга 311 гаилә исәптә тора. Программа нигезендә яшь гаиләләргә, авыл хуҗалыгы, социаль өлкәдә, авыл хуҗалыгы терлекләре өчен ветеринар эшчәнлек күрсәтүче оешмаларда хезмәт куючы белгечләргә һәм гражданнарга федераль һәм республика бюджетлары хисабыннан торак төзү һәм сатып алу өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. “Гражданнар” дигән категориягә – 35 яшьтән өлкәнрәкләр, ә “яшь гаилә”ләргә - бер яисә аннан да күбрәк баласы булган, 35 яше тулмаган, тулы һәм тулы булмаган, социаль яисә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче гаиләләр керә. Субсидиянең күләме гаилә әгъзалары санына карап билгеләнә. Программа стандартлары буенча ялгыз яшәүче кешегә – 33, ике кешелек гаиләгә – 42 квадрат метр һәм һәр өстәлгән кешегә 18 квадрат метр туры килергә тиеш. 

2020 елдан районда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасын тормышка ашыру планлаштырыла. Әлеге программа авыл җирлекләрендә яшәүче, торак йортның килешү наймы буенча йорт төзүчеләргә финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелә. 

Элегрәк авыл җирлеге территориясендә торак төзелеше өчен федераль, Россия Федерациясе субъекты һәм (яисә) җирле бюджеттан дәүләт ярдәме алган гражданнарга һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме күрсәтелми. 

Субсидия авыл җирлегендә даими яшәүче яисә даими яшәргә теләк белдерүчеләргә (тору урыны буенча тиешле тәртиптә теркәлү белән раслана), авыл җирлегендә хезмәт килешүе буенча эшләүчеләргә яисә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылучыларга яисә үз шәхси йорты булмыйча, даими рәвештә әти-әниләре белән яшәүчеләргә бирелә. 

Торак йортның килешү наймы буенча башкарылучы торак төзелешенең 80 проценты - федераль һәм республика бюджеты, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Эш бирүче белән хезмәт килешүенең биш ел вакыты чыкканнан соң, торак йортның исәп-хисап бәясенең 10 процентын, ә ун елдан соң сатып алу бәясенең бер процентыннан артмаган бәяне түләп, йорт гражданның милкенә тапшырыла. 

Руфия ХӘКИМОВА, 
район Башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев