Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әйбәт кеше аның кебек була

Үтә дә тыйнак, бар эшкә дә кулы ята торган, кешелекле, диләр Ринат абый Сәләховны белгән һәркем. Шулайдыр. Тыйнак икәнлеге  күренеп үк тора: тормыш иптәше Флера ханым аз гына күбрәк сөйләшеп куйса да, Ринат абый шунда ук аның “җиңеннән тарта”.  “Алтын куллы” булуын хуҗалыгындагы үзе ясаган, төзегән һәр нәрсә “сөйли”. Агач, калай эшеме ул, кирпеч салумы - барысын да булдыра. Ә инде тормыш девизының “Беркемне дә рәнҗетмә!” дип язылып куелуы исә аның кешелекле, киң күңелле булуын күрсәтә. 


  
Моннан нәкъ 70 ел элек, Каенсарга әнисе белән кунакка барган җирендә дүртенче бала булып туа Ринат абый. “Әни бик сабыр иде, хәзер дә  аның кебек әйбәт кеше юктыр ул, дим. Кызганыч, мин килен булып төшкәч, әз генә бергә яшәп калдык.  Ә әти сугыштан бер күзен югалтып кайткан. Ул да бик булдыклы иде, һөнәрләре улы Ринатка, аннан оныкларына да күчкән”, - ди Флера апа. 

- Әйе шул, кулыннан килмәгән эше юк, нинди генә эшкә тотынса да булдыра, - дип, аннан соң сүзен дәвам итә ул, 46 ел гомер иткән тормыш иптәшенә карап. - Безне Ринатның шул рәсем ясарга һәвәслеге кавыштырды да инде. 

Ә аның тарихы болайрак була: яшьлегендә Ринат абый, рәссам булырга теләп, Лениногорск шәһәрендәге училищега укырга керергә уйлый. Әмма сугыш юлларын урап, тормыш кырыслыгын, чын мәгънәсендә, үз җилкәсендә күргән әтисе аның бу юнәлеш буенча китүенә катгый каршы килә. Һәм улы әтисе Шәмсетдиннең киңәше белән авылда калырга риза була. Армия сафларына алынганчы, колхозда шофер булып эшләгәннән соң, хезмәт итеп кайткач, Лаештагы авыл хуҗалыгы техникумына агроном белгечлегенә укырга керә. Тулай торактагы бер бүлмәдә Сарман районы егете Флер белән бергә яши. Ә аның янына сеңлесе, Лаештагы  дәваханәдә шәфкать туташы булып эшләүче Флера да килеп йөри. Көннәрдән беркөнне дәваханәдә редколлегиядә булган Флерага санитар бюллетень чыгарырга кушыла. Кыз абыйсына мөрәҗәгать итә, анысы исә Ринатның рәсем ясарга бик оста икәнлеген җиткерә. Шулай итеп, Флераның икенче килүен ватман кәгазенең бер ягына медицина эмблемасы: чокырга уралган елан белән, икенче ягына кулына шприц тоткан ак халатлы, ак калпаклы шәфкать туташы рәсеме көтеп тора. Моннан тыш, Сарман кызы егетнең пешергән ризыгының тәмлелегенә, тыйнаклыгына, пөхтәлегенә  һәм чалбар “стрелкасы”ның бармакны кисәрдәй итеп үтүкләнгәненә кадәр игътибар итә. Ә берничә елдан Ринат абый, бер кулына агроном дипломын тотып, икенче кулына үзе дә бик булган  Флерасын җитәкләп, туган авылы Байлангарга кайта. 
 
Агроном дип-ломнары (ул читтән торып югары белем дә ала) шул килеш еллар дәвамында өстәл тартмасында ятачак әле. 
 
Чөнки яшь белгечне кайтуга ук Нормабаш авылының комплекс бригадасында бригадир итеп билгелиләр. Әлеге чор аның күңеленә шуның кадәр хис-кичерешләр калдырган ки, инде ничә еллар үтсә дә, Ринат абый сарык фермасында эшләүче апаларның тырышып хезмәт куюларын оныта алмый. 

- Яшь кенә булсам да, фермадагы апалар мине санлыйлар, тыңлыйлар, кешесе тырыш иде бу авылның. Кышларын басудан трактор арбасына төяп, эттереп  салам эскерте алып кайта идек тә, ферма ишегалдына кертеп куйгач, сарык караучылар шуны, йолкый-йолкый, абзарларга ташыйлар. Нәрәт язганда хезмәтләре  бик авыр, ә эш хаклары аз чыга, нишләтә алам мин дип борчыла идем, - ди ул.  
 
Аннан соң Ринат абыйның хезмәт юлы төрледән-төрле  борылышлар аша үтә: Байлангар авылында гараж мөдире, хуҗалыкның баш икътисадчысы,  терлек азыгы җитештерү буенча колхоз рәисе урынбасары, башлангыч партия оешмасы секретаре, “Маяк” колхозының рәис урынбасары, Каенсар ширкәте рәисе. Ә инде лаеклы ялга чыкканчы, ул Байлангар авыл җирлеге башлыгы булды.

- Төрле өлкәләрдә хезмәт куярга туры килгән, иң авыр вакыт кайсы чор иде соң, Ринат абый? - дип кызыксынам үзеннән. 

- “Маяк” хуҗалыгына җитәкче итеп Фәиз Каримуллин билгеләнгәч тик торасы булмады, - ди ул, елмаеп. – Үзе дә ал-ял белми эшләде, безне дә эшләтте. Ул килгәч, хуҗалыкта колхозчылар өчен хезмәт шартлары күпкә җиңеләйде. Техникалар яңартылды, уңышы да мулдан булды.  Хезмәт хакын да, ашлыгын да колхозчыларга җитәрлек бирә алды. Хәтмулла Вәкказов директор булганда, мәктәп белән элемтәбез ныгыды. 

“Фәиз Вагыйзович җитәкчелек иткән заманда Ринатны өйдә күреп булмады инде, иртәнге сәгать 4тә нәрәткә чыгып китә, төнлә генә кайта иде, - дип сүзгә кушыла Флера апа да. – Каенсарда рәис булып эшләгән чоры да онытылмый. Ул чакта авылга халык телендәге “Рассвет аермасы”ннан алты чакрым юл салдылар. Бер фермага реконструкция ясап, дуңгызларның баш санын бик күпкә арттыра алдылар. Ринат матур сүзләргә саран бит ул, үзе турында мактаганны, сөйләгәнне һич яратмый. Әмма һәр тармакта җиң сызганып эшләде дә эшләде инде ул. Аның һәрнәрсәне җиренә җиткергәненә бер генә мисал китерим әле: без шактый еллар умарта тоттык. Никадәр мәшәкатьле, вакытны күп ала торган хезмәт икәнен умартачылар үзләре генә белә. Ринатның кулы тигән умарта рамнары “ялап” куйган шикелле, ялт итеп тора иде. Ул кайда гына эшләсә дә, үзенә авыр булса булды, кешегә каты бәрелмәде. Кешене рәнҗетермен дип әйтәсе килгән сүзен дә чыгармады, күңелендә калдырды”.
 
Ринат абый – бәхетле кеше: тылы нык. Аның һәр башлангычын хуплап алучы, һәрвакыт янәшәсендә булган Флерасы бар. Флера апа үзе дә Байлангар авылындагы профилакторийда 17 ел колхозчыларны, авыл халкын дәвалый, аннан соң озак еллар үзәк дәваханәнең дәвалау-профилактика бүлегендә эшли. Ике уллары - Федераль казначылыкның Кукмара бүлегендә баш хисапчы булып эшләүче Раушатка, “Илфани” сәүдә йортының директор урынбасары Ришатка төпле тәрбия, бер-берсенә карата искиткеч туганчылыклы булу хисе бирелгән. Яраткан киленнәре Айсинә белән Ләйсән дә – алар өчен “кызым”. Исем белән түгел, шулай эндәшәләр. Өч малай-онык әби-бабайны үз уңышлары белән куандыралар.  Бәхет өчен тагын ни кирәк?!

фото: гаилә архивыннан. 1977 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk