Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Язучы, профессор һәм бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат

Бу хакта аның хатыны Венера ханым хәбәр итте.

Икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик, язучы, экономист, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат булды. Бу хакта аның хатыны Венера ханым хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде. Ике айга якын ул биредә ятты.

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә «Мәрҗани» мәчетендә узачак. Вакыты соңрак билгеле булачак.

  •     Фарсель Сәләх улы Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Татарстанның Калинин (хәзер Актаныш) районы Качкын авылында туа.
  •     Аның «Кызык дөнья» (1974), «Тагын килде язлар» (1991) балалар өчен китаплары, «Гыйльми белән Белми» (1983) хикәяләр җыентыгы, «Изге йорт» (1997) повесте, публицистик әсәрләре бар. Бакчачылык турында «Ямь һәм тәм яки безнең бакча» китабы (2010) авторы.
  •     Фарсель Зыятдинов «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнгән.

 

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев