Язмышлардан узмыш юк шул - булган хәл
Кырык яше дә тулмаган улы Диманың эшкә дип чыгып киткән җиреннән үлеп кайтуы Аннаның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра булып, бүген дә үзен сиздереп тора. Ире Сергейның авыр операциядән соң өйгә кайткан көннәре иде ул.
Җитмешкә җитеп килсә дә, бирешергә теләмәгән Анна шушы хәбәрне ишеткәч, үзен бик кечкенә, көчсез итеп тойды. Беренчедән, гомер иткән ире авыр хәлдә. Икенчедән, монысы инде бөтенләй башка сыймый: ничек инде улы өендәге яраткан хатыны белән баласын, газиз әти-әнисен, ике кыз туганын калдырып китсен ди?.. Әмма ни хәл итсен, Диманың үле гәүдәсен моргтан алып кайткач кына ышанды ул.
- Их улым, улым, - дип сыкранды ана йөрәге. - Тормышың җайга салынды дигәндә генә ни булды сиңа? Бер мәртәбә дә авырыйм дип зарланмадың. Тормыш иптәшең белән балаңны, машинист һөнәреңне калдырып киттең. Тимерьюлда эшләүчеләр бик ярата иде үзеңне.
Диманың йөрәгендә авыр яра барлыгын белә иде Анна.
...Беренче мәхәббәте Наилә белән озак йөреп өйләнеште алар. Наилә дә башка дин кешесе дип сайланып тормады, яратып, үз итеп яшәргә тырышты. Ике дә уйламыйча, алар диненә күчте. Бу гамәленә әти-әнисе дә, туганнары да каршы килмәде. Бары тик бәхетле, сау-сәламәт, тигез гомер итсеннәр, дип теләделәр.
Бер ел узуга, уртак сөенеч булып, уллары Виталий дөньяга аваз салды. Гаилә ишәйгәнлектән, Диманың әти-әнисе белән киңәштеләр дә, җир алып, яшьләр үз йортларын булдырырга уйлады. Диманың әтисе гомер буе ташчы булып эшләве дә ярап куйды. Нигезен, стеналарын үзләре үк күтәрде. Түбә ябылды, вак-төяк эшләр генә калган иде, Наиләгә әллә нәрсә булды. Өйдән чыгып югала, кунакларга да үзе генә бара башлады. Дима да, өйдәгеләр дә аны-моны уйламадылар, баланы карадылар. Төн урталарында, иртәнге якларда кайткан чаклары да ешайды.
“Иптәш кызларда булдым”, - дип җавап кайтара иде.
Көннәрдән беркөнне дустының туган көненә дип чыгып киткән җиреннән бөтенләй кайтмады Наилә. “Ул-бу хәл булмагандыр бит, юлында начар бәндәләр очрамадымы икән?” – дип, Анна белән Сергей төне буе керфек тә какмады. Ә Дима эштә, аны борчырга ярамый. Киленнәренә берничә тапкыр шалтыратсалар да, телефоны җавап бирмәде – сүндерелгән иде. Төшкә таба кайтып керде ул. Мин авылда булдым дигәч, шуның белән тынычландылар. Шуннан соң чыгып йөрүләр тагын да ешайды, өйдәгеләр ни уйларга да белмәде. Ә Дима хатынына берни дәшмәде.
Беркөнне баланы бакчага илткән җиреннән бөтенләй кайтмады Наилә. Икенче, өченче көнне дә күренмәде. Авылга шалтыратып сорап да карадылар, алар да бернәрсә белмибез, диделәр. Анна түзмәде, балалар бакчасына үзе китте. Ни булганын андагылар белмиме икән, янәсе. Хәлне сөйләп аңлаткач, тәрбияче каушап калды. Әнисе баланы беркемгә дә бирмәскә дип кисәткән, хәтта күрсәтергә дә кушмаган.
Баланы бакчадан алыр вакыт җиткәч, Аннаның йөрәге түзмәде, янәдән килде дә качып кына карап торды. Менә алар бакчадан чыктылар да, ят машинага утырып, икенче якка китеп бардылар. Ә машина руле артында яшь кенә ир-ат иде. Аннаның башында сорау арты сорау: ни булды боларга, тавыш-гауга да чыкканын хәтерләми. Наиләнең эшләгән акчасын да сорап аптыратмады, ни теләсә – шуны алды, ни теләсә – шуны киде. Ашау ягын да кысмадылар, барасы килгән җирләренә дә бардылар. Бу уйлардан Анна белән Сергейның башы катты. Өч-дүрт көн узу белән, Дима эшкә киткәч, Наилә зур сумкаларын күтәреп килеп керде.
- Наилә, син кая югалдың? Ни булды? - дип сорады Анна.
- Мин сездән китәм, башканы яратам, - диде Наилә.
Тиз-тиз генә киемнәрен һәм башка кирәк-яракларын сумкасына тутыра башлады.
- Нишләвең бу, нинди зыяныбыз тиде, бала бар бит, ул кайда калды? Алайса оныгыбызны китер, үзебез карарбыз, аның белән очрашып торырсыз. Наилә, бәлки кире уйларсың? Кайчан кайтсаң да, ишек ачык. Дима ни дияр? Ул беләме? - дип, сорау арты сорау яудырды Анна.
- Юк, мин монда бүтән кайтмыйм, кияүгә чыктым, аны яратам, - диде дә, саубуллашып та тормыйча, әйберләрен күтәреп чыгып китте.
Ә ир дигән кеше аны подъезд төбендә көтеп тора иде. Адәм баласы рәхәткә чыдый алмый, дип белеп әйткәннәр икән. Озакламый Наилә Диманы судка бирде, баласына алимент рәсмиләштерде.
- Бер баланы тәрбияли алмаслык булгач, ник чыгып киткән? Югыйсә, Дима аңа тырнагы белән дә чиртмәде, тавыш чыгармады, көнләшеп бәйләнмәде. Ярый, язмышка шулай язылгандыр инде, улыбыз гына исән-сау булсын, насыйбы табылыр әле, - дип юанды ата белән ана.
Көн артыннан көн, еллар узды. Бервакыт Дима үзенең икенче тапкыр өйләнергә җыенуын әйтте. Булачак кәләше Светлана исемле икән. Бер баласы да бар.
- Ярый соң, икесе килешеп, бәхетле гомер итсеннәр, - дип теләде алар.
Озакламый уртак балалары туды. Кайгылар әкренләп онытыла башлады. Тыныч кына яшәп, эшләп, йортның эшен бетергәндә генә аяз көнне яшен суккандай булды: Дима эшкә дип чыгып киткән җиреннән үлеп кайтты. Табиблар бөтен җире дә сау-сәламәт, дип белешмә бирде. Эшкә барганда очраган бер кеше белән исәнләшкән булган. Инде барып җиткәч, сменасын да алыштыра алмаган.
- Балаң – әтисез, хатының ялгыз калды, безне авыр кайгыга салдың, улым, - дип сыкрый ана йөрәге. – Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын. Сине озатырга килүчеләрнең хисабы юк иде.
Менә шулай, улының исәбеннән Анна бик бетереште. Иң авыр кайгы – бала кайгысы, дип белми әйтмәгәннәр икән. Әле ярый ире Сергей тернәкләнеп китте. Кызлары, кияүләре һәм оныклары гел килеп булышып тора. Светлана да, үз итеп, әти-әни дип яшәвен дәвам итә. Алга таба ни буласын бер Аллаһ кына белә.
Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА,
Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев