Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Язмыш: үлем аны Әфганстанда түгел, туган җирендә эзләп тапкан

- Үләсем килми, - дип ыңгырашкан ул, өстенә трактор аугач.


Дәһшәтле әфган сугышыннан исән-сау кайткан Үрәсбаш авылы егете Валерий Васильев әнә шулай тыныч тормышта һәлак булган. Нибары 28 яшь булган үзенә. Их, якты дөньяда яшисе иде бит әле. Кешеләр күңелендә  мәңге яшь булып калган ул.

Апасы Людмила энесенең солдат хатларын әлегәчә  кадерләп саклый икән. Тигез хәрефләр, җылы сүзләр белән язылган бу хат-хәбәрләргә  инде 30 елдан артык.

“Исәнмесез, минем өчен якын булган нәнәй, тәтәй, әби, апа, Тамара, Люда, Галя!” – дип башлана алар. Тагын бик күп туганнарына, күршеләргә сәламнәрен юллаган, хәлләрен сорашкан. Бигрәк тә әбисе өчен борчылган. “Әбинең хәлләре ничек? Авырмыймы? Беләм: минем өчен кайгырып ята инде ул”, “Фотогызны алдым, әби бик боегып төшкән икән. Көз җитсә, ямансу була, дип әйтә иде”, “Әби, Алла боерса, исән-сау торсаң, мин кайтуга җиләк җыеп кайнатырсың, яме” дигән юллар бар.  Әбисенең яраткан оныгы булып, йомшак күңелле, тәртипле, хисчән булып үскән Валерий. Үлемнәр, кан коелу белән очрашу аңа аеруча авыр тәэсир иткәндер.

Беренче хатлары Әрмәнстандагы Ленинакан (хәзерге Гюмри) шәһәреннән килгән. 1986 елның декабрендә хәрби ант биреп, шунда хәрби өйрәнүләр үткән ул. “Учебкадан соң монда калдырсалар, әйтеп язармын”, - дигән. Калдырсалар, язмышының ничек бетәсен күз алдына да китереп булмас иде: 1988 елның азагында көчле җир тетрәү Ленинаканны, тагын өч шәһәрне һәм 300 торак пунктны хәрабәләргә  әйләндерүен, бик күп кешеләрнең һәлак булуын күпләр хәтерлидер әле.

“1987 елның 7 май төнендә самолет белән Ташкентка очып килдек. Анда безнең кебек Әфганстанга китәсе егетләр тезелеп торалар иде инде. Әфганстанга дигәч, күңел ышанмый торды әле. 8 майда хәрби комиссия узганнан соң, Кабулга очтык. Самолеттан төшкәч, аптырап калдым: тирә-якта биек-биек таулар. Кояш кыздыра, ком бураны уйнап тора. Безне офицерлар белән солдатлар көтеп торалар иде, үзләре каскалардан, бронежилеттан, автоматлар белән. Йөзләре кап-кара, тешләре генә ялтырап тора. Ике-өч көн Кабулда булдык, аннан соң безне Мәлик белән аердылар, читен булып китте”, - дип язган Валерий апасына юллаган хатында. Калганын кайткач сөйләрмен инде, дигән.

Башка барлык хатларында үзе турында  әз язган, бернинди зарлану сүзләре юк: “Минем хәлләргә килгәндә, бик әйбәт. Бер килеш хезмәт итеп йөрим. Олы кешеләр әйтмешли, тамак тук, өс бөтен”. 

Икенче бер хатында: “Монда гел чәй кайнатып торалар. Кибеттә ашарга ни кирәк, шул бар, көн саен кичен кино күрсәтәләр, атна саен мунча керәбез: парлану урыны, бассейны, душы бар, нәрәдкә дә паркка гына барабыз. Төннәрен чиратлашып, икешәр сәгать сакта торабыз. Бронежилет, каска, автомат белән”, - дигән. Аңлашыла ки, хәрби серне ачарга ярамаган, өйдәгеләрен дә борчырга теләмәгән. Хәрби операцияләрдә катнашканы турында бер сүз юк. Ә бит ул “Сугышчан казанышы өчен” медале белән  юкка гына бүләкләнмәгән.

Апасы Людмила аның турында искә төшергәндә күз яшьләрен тыя алмый.

- Энемне Әфганстанга озатачакларын белгәч, Зур Кукмарадан Рәшидә Хәләүтдинова, Кукмарадан Гадения Шәнгәрәева апалар (мәрхүмәләр инде), апабыз Зоя һәм мин ерак юлга чыктык. Башта самолет белән Ереванга очтык, аннары автобус белән Ленинаканга бардык. Биек таулы урыннар икән, бик куркыныч тоелды. Гариза язып, энемне, юлдашларыбызның уллары Мөнир белән Мәликне частьтан чакырып чыгардык. Кунакханәдә дүрт көн бергә яшәп, күрешеп калдык. Нәнәйне сагындым, ник килмәде, дип сорады Валерий. Самолетка утырудан курыкты шул әни. Егетләрне Әфганстанга елап озатып калдык инде. Бәхеткә каршы, Валерий исән-сау әйләнеп кайтты. Әмма холкы бик үзгәргән, нервлары какшаган иде. Канга бөтенләй карый алмады.

1996 елның җәендә Валерийның Мамадыш районында эшләгән чагы була. Дусты, Әфган сугышын кичкән Югары Сөн авылы егетенең ялга кайтканын ишеткәч, аны күреп, күрешергә тели. Бергә эшләүче иптәше белән, тракторга утырып, юлга чыгалар. Авыл янындагы таудан төшкәндә трактор авып каплана. Валерий аның астында кала...

- Энемнең үлеменнән соң, әни көн-төн елады. Шуннан кан басымы күтәрелеп, алты айдан вафат булды. Берничә елдан әтием дә дөнья куйды. Әфганчы ирем Радик Игошев та исән түгел, фаҗигале төстә үлде. Сеңлем Галя белән икәү генә калдык, - ди Людмила, авыр сулап. Йөрәкләрендә төзәлмәс яра аларның.

фото: гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X