Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зөлфия Гыйләҗева гаиләсеннән рәхмәт сүзләре

Аллага шөкер, бүгенге көндә әти-әниләребез исән-сау (аларга булган рәхмәтләребез чиксез), Зөлфиябез тернәкләнү курсын уза, кечкенәләребез үсеп килә.


Кечкенәдән әбием: тормыштан бер дә зарланма, шөкер кылып яшә, дип, гел әйтеп килде. Кеше сыналырга туа һәм тормышта сабырлыгы белән җиңеп чыга. Сынмаска, сыгылмаска кирәк, диде. Әбием кыенлыкларны мөнәҗәтләр чыгарып җиңеп чыккандыр, мөгаен...

Мәктәптә укуның ахыргы елы безнең Зөлфиябез өчен бик кыска булды: 1 сентябрь, соңгы инша һәм унбер ел тырышлык нәтиҗәсе – алтын медаль. 2019 ел гаиләбезгә зур сынау алып килде: сау-сәламәт олы кызым тырышып укып йөргән чагында кинәт кенә авырып китте. Безгә килгән авырлыкларга битараф калмыйча ярдәм кулы сузган һәр кешегә гаиләбез исеменнән чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Рухи һәм матди яктан булышучылар бихисап булды. Күбесенең исем-фамилияләре дә таныш түгел, әмма аларның ярдәме, һичшиксез, безнең өчен чиксез. Бар кешенең күрсәтелгән ярдәмнәре Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын. Үзләренә һәм гаиләләренә саулык-сәламәтлек белән озын, бәрәкәтле тормыш кичерергә язсын, йә Раббым.

Беренче ярдәм кулы сузучылар – минем сыйныфташларым һәм Зөлфиянең яраткан инглиз теле укытучысы, остазы Л.Фазлыева. Кукмара районы Башкарма комитетының элеккеге урынбасары Р.Галиева, Казанда эшен алып баручы эшмәкәр матди яктан бик нык булыштылар. Тормыш авырлыклары үзләренең җилкәләренә төшкән мәрхәмәтле кешеләр бик ярдәм итте. Кызым укыган Манзарас урта мәктәбе директоры А.Мөхәммәтова, беренче укытучысы Ф.Сибгатова, сыйныф җитәкчесе Э.Шакирова, әти-әниләр, районның башка мәктәп укытучылары, балачакта йөргән “Миләшкәй” балалар бакчасы коллективы, тормыш иптәшемнең сыйныфташлары, дуслары, “Татавтодор” АҖ берләшмәсенең хезмәттәшләре, “АК БАРС-Мед”, “АК БАРС - Страхование” иминият төркемнәре хезмәткәрләре, Кукмара эшмәкәрләре, барлык туганнарыбыз, әби-бабасының туган ягы – Балыклы авылында яшәүче туганнарыбыз, авылдашлар, күршеләр, Кукмара район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасарлары Н.Зарипова, Р.Димитриев, Кукмара балалар поликлиникасы хезмәткәрләре, участок табиблары, ДРКБның кардиоревматология бүлеге, МКДЦда хезмәт итүче табиблар – бөтен кешеләрнең ярдәме безгә яшәргә көч өстәде. Кукмарабызның ике мәчетендә, мәдрәсәсендә Зөлфиянең сәламәтлеге өчен укылган барлык догалар Аллаһының ризалыгы өчен булсын. Догаларыбыз зур көчкә ия булып, авыртуны җиңеп чыгарга көч өстәсеннәр иде.

Чиксез рәхмәт сүзе сезгә әйтеп, телибез без теләкләр.
Мәңге Раббым рәхмәтләре булсын сезгә бүләкләр.
Раббым биргән гомерегезне яшәргә насыйп итсен,
Авырулар, начар кәеф килмичә кире китсен.
Йоклаганда ике якта фәрештәләр утырсын,
Һәркөн иртән күзне ачкач, бәхетләр көтеп торсын.
Хәвеф-хәтәр, начарлыклар сезне әйләнеп узсын,
Абынып егылсагыз да, дуслар кулларын сузсын.

Алла боерса, кызыбызның терелергә сәбәпләре чыгып, Аллаһы Тәгаләдән вакыты җитеп, тулы тормыш белән яшәргә насыйп булсын. Барыбызга да куанычлы еллар килсен иде, йә Раббым.

Ихлас рәхмәт сүзләре белән Зөлфия ГЫЙЛӘҖЕВАның гаиләсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев