Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яшьләр колагына хәдисләр

Үз кардәшенә ярдәм иткән кешегә Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәр

Мөхәммәд пәйгамбәр (гәләйһиссәләм) әйтте:

* Әгәр яшь кеше өлкәннәрне хөрмәт итсә, ул үзе олыгайгач, Аллаһы Тәгалә аңа аны хөрмәт итә торган яшьләрне җибәрер.                                                      

 (Әт-Тирмизи)

* Башкаларга үзеңә теләгәнне теләмичә торып, беркем дә чын иманлы кеше булмас.

(Бохари, Мөслим)

* Үз кардәшенә ярдәм иткән кешегә Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәр.

(Әт-Тирмизи)

* Кемгә бала бүләк ителсә, шул аңа күркәм исем һәм яхшы тәрбия бирсен.

(Әл-Бәйхакый)

* Өч кыз бала үстереп, аларга яхшы тәрбия биргән һәм аларга  күркәм мөгамәлә күрсәткән кеше җәннәткә керәчәк.                                                         

 (Әбү Давыт)

* Акчаның иң хәерлесе – үз гаилә әһелләренә тотылганы.                              

(Мөслим)

* Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанган кеше күршесенә борчу китермәс, кунагына юмарт булыр һәм фәкать  яхшы сүзләр генә сөйләр.                            

(Бохари, Мөслим)

* Иманлы кардәшенең бер сагыш-кайгысын тараткан кешене Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендәге бер газабыннан имин итәр. Авырлыкка төшкән кешегә ярдәм иткән мөселманның Аллаһы Тәгалә  бу дөньядагы һәм ахирәттәге хәлен җиңеләйтер. Кардәшенең яшерен кимчелекләрен кешеләргә белдертмәгән мөселманның үз яшерен кимчелек-хаталарын Аллаһы Тәгалә бу дөньяда да, кыямәт көнендә дә башкаларга күрсәтмәс.                                                                                                            

 (Мөслим)

* Дини белемгә омтылу – һәр мөселманның бурычы.                              

(Әл-Бәйхакый)

фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев