Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яшьлектән кайнар сәлам!

Зур Сәрдек мәдәният йортында шаулап-гөрләп “Яшьлектән кайнар сәлам!” дигән тагын бер зур тамаша узды.

Афишалардан ук әлеге чараның кызу, яшьләрчә булачагы билгеле иде инде. Концерт барышында һәркем моңа тагын бер кат инанды. Берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле чыгышлар күңелләрне әсир итте, уч төпләрен кыздырды.

Җырчы егетләребез Самат Минемуллин, Ильяс Минемуллин, Зөлфәт Сөләйманов, Булат Баграмов, Фәргать Минемуллин, Ришат Минемуллиннарның чыгышларын халык бик җылы кабул итте.

Казаннан кунакка кайткан егетебез Идрис Фазылов сәхнә артистларыннан ким түгел иде. Ул бу юлы да үзенең матур җырлары белән халыкны сөендерде, шаккатырды.
Дусларын якын итеп, Кукмарадан килгән Эдуард Асаповның җырларын тамашачы көчле алкышларга күмде.

Нинди генә кызыклы күренеш күрсәтмәделәр дә, нинди генә рольләрне башармадылар яшьләр ул көнне.

Җиде егетебезнең Фирдүс Тямаев репертуарыннан “Җиде малай идек” җырын башкарганда күзләргә яшьләр килде. Кызлар хоры мәктәп елларына сәяхәт иттерсә, егетләрнеке туган якларга алып кайтты. “Чәчкә” халык бию ансамбле башкарган биюләрне дә халык көчле алкышларга күмде.

Рәхмәт сүзләре белән сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев соклануын белдереп, бу тамашага ике “5” ле куйды.

Яшьлектә ни “кылансаң” да килешә шул. Афәрин, яшьләр!

Нурфия ФӘТТАХОВА, Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев