Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яшең җитсә дә кырыкка...

Теләгең булса, яшең кырыкка җиткәч тә яңа һөнәр үзләштерергә була. Кукмарада яшәүче Ильяс Мөхетдинов белән сөйләшкәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдем.

Кукмара элеваторы ашханәсендә, камыр җәеп,  пицца әзерләгән чагында  күрдем аны, чөнки биредә  плитәләр, электр мичләре, зур кәстрүлләр, пешекчеләрнең кайнашуы – барысы күз алдында. Ильяска ни өчен игътибар иттем, дисезме? Без бит ашарга пешерүне бары тик хатын-кыз эше дип уйлап, ирләрнең кухняда әзер ризык белән сыйланганын гына күрергә күнеккән.

- Аш-су әзерләү белән үсмер чагымнан ук кызыксына башладым, шул юнәлештә укырга да теләдем, - дип сөйләде Ильяс. – Бер үк вакытта рәсемнәр ясау белән мавыга идем, балалар сәнгать мәктәбенә дә йөреп алдым. Спорт төрләре: футбол, хоккей, волейбол белән дә актив шөгыльләндем. Мәктәпне тәмамлагач, әнием  сәнгать юлын сайлавымны теләде. Киңәшен тыңлап, Яр Чаллы педагогия институтының сәнгать-графика факультетына читтән торып укырга кергән идем, әмма кайбер сәбәпләр нәтиҗәсендә, аны тәмамлый алмадым. Кукмара туган якны өйрәнү музеенда дистә елдан артык рәссам-бизәүче булып эшләдем.

Иҗатка гашыйк, хыялый кешегә тормышта үз юлын табу кыенрактыр, мөгаен. Ильяска да гаиләсен тәэмин итү өчен төрле төзелешләрдә эшләп йөрергә туры килгән. Шуннан соң төпле һөнәр алу турында уйлана башлаган. Тәм-томнар пешерү осталыгың бар бит, үзеңне сынап кара, дип,  тормыш иптәше Айгөл аңа этәргеч биргән. Ильяс интернет аша белешкән: кайбер Казан рестораннарына укыту-өйрәтү шарты белән эшкә алалар икән.
- Берничәсенә барып карадым. Яшемне әйткәч, кайберләрендә: 40 яшьтә кеше әкренәя, игътибары кими, алыргамы сине, юкмы, дип икеләнеп калдылар. Берсендә эшләп тә карадым, тик ерак урнашкан филиалларына җибәрергә теләгәч, баш тартырга туры килде, - ди әңгәмәдәшем.

Читтә йөргәнче, үзебездә укы әле, дип, тормыш иптәше район мәшгульлек үзәгендә заявка калдырган. Пешекче булырга  теләүчеләрдән бер төркем җыелгач, март аенда аларны  Кукмара аграр көллиятенә биш айлык курсларга җибәргәннәр. Инде менә Ильяс Кукмара элеваторы ашханәсендә практика үтә. 

- Барысын булдыра. Карусыз, - ди өлкән пешекче Дилбәр Гаязова. – Эш тәртибен, аш-суга азык-төлек салу нормаларын, эзлеклелекне өйрәтәбез. Имтиханнарын яхшы бирер, дип ышанабыз.
Ильяс үзе дә коллективтан бик канәгать.

- Аңлаталар, киңәш бирәләр, кайчак аптырап калсам, ярдәм итәләр. Эшкә сөенеп барам. Мондый мөнәсәбәтне зур шәһәр җирендә күрмәссең, - ди. –Биредә тукланучылар камыр ризыкларымны яратырлармы, дип, бик  борчылган идем башта. Зарланучы булмады, шөкер.

Элеватор кибете сатучысы Әлфия ханым да мактады үзен:

- Ирләр пешергәндә, тәмле булсын өчен фәрештәләр канатларын куеп торалар, ди бит.

- Яңа һөнәр алуың  тормышыңда кискен үзгәреш ясаумы? - дип сорадым ир-егеттән.

- Заманга җайлашу дисәм, дөресрәк булыр, - дип җавап бирде ул.

Алда әйткәнемчә, Ильяс, өенә кайткач та, кухняда мәш килергә иренми. Бу турыда “тәмләп” сөйли. Балалары күбрәк пицца ярата, әти, пешер, дип кенә торалар, ди. Төрләндереп пешерә, телевидение тапшыруларында күргән ысулларны да куллана икән.

- Өйдәге гади генә ашамлыклардан да, әйтик, кичтән калган мич бәрәңгесеннән дә, соус, тәмләткечләр салып, башка төр тәмле ризык әзерләргә була, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Фантазияне генә эшкә җигәсе. Бу, бердән,  күпмедер акчаны янга калдыру булса, икенчедән, ризыкларны әрәм итмәү дигән сүз.  Динебез дә исраф итүне хупламый бит. Әйтик, бераз искергән батонга да яңа тәм бирергә мөмкин: телемнәргә кискәләп, газ мичендә кызартып  алганнан соң, өсләренә кышкы салат салып, яисә уылган сарымсак белән майонез ягып, янәдән газ мичендә берничә минут кыздырып аласы. Калган ботканы, җимешләр яки башка тәм-том өстәп, ут өстендә тотсаң, икенче төрле ризык килеп чыга. Тәмле ашыйсың килсә, үзең пешерергә өйрән, диләр бит. Әмма әнием яки  хатын әзерләгән аш-суны да бик яратып ашыйм.

Гаиләсе ишле: тормыш иптәше Айгөл белән дүрт малай үстерәләр: Әмир, Җәмил, Нәир, Нәдир. Олысы быел 11 сыйныфны тәмамлаган.

- Улларыбызның – үз хыяллары. Җәмилгә исә иҗади сәләтем күчкән. Ул, Кукмара иҗат академиясенә йөреп, төрле сыннар әвәләп ясау белән шөгыльләнә. 

Хәер, пешекче һөнәре дә  – сәнгать бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X