Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янил урта мәктәбендә әфганчылар белән очрашу булды

Кичәбезнең икенче өлеше җыр-биюләр белән чәй өстәле артында дәвам итте

Без Янил урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 еллыгын тулу уңаеннан очрашу үткәрдек. Очрашу барышында якташларыбызның батырлыгына яңадан бер тапкыр сокландык, дан һәм мәдһия җырладык, аларның түземлелеге, сабырлыгы алдында баш идек. Әлеге чарага үзебезнең авылдашларыбызны, төрле елларда Әфганстанда хезмәт итүчеләрне чакырдык. Алар: Нәзир Габдрахманов, Равил Нуриев, Райнур Минемуллин, Камил Бикбаев, Миннехан Вафин, Фәрит Хисамиев.

Шунысына сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Алар утны-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны җигеп чыгып, туган авылларында бер-берсе белән элемтәләрен өзмиләр. Шушы истәлекле кичәдә үзләренең тормыш юлларын, таулы, ташлы Әфганстан җирләрендә үлем белән яшәү арасында булган вакыйгаларны сөйләделәр. Без, укучылар һәм укытучылар белән тын да алмыйча йотылып тынладык.

Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган Ватан сугыш каһарманнары, Әфганстан җирлегендә һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз истәлегенә бер минутлык тынлык игълан иттек.

Кичәбезнең икенче өлеше җыр-биюләр белән чәй өстәле артында дәвам итте. Әфган егетләре үзләре укыган мәктәп белән танышып, яңалыкларына сөеп, яшь чакларын искә төшереп, укучыларга үгет-нәсыйхәтләрен биреп, аяз күк йөзләре теләп саубуллаштылар.

Чулпан КӘРИМУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk