Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янгын Кукмара районының бер авылында йорт һәм ишегалды корылмаларын юк иткән

Янгын бүген Күкшел авылында чыга.

Ялкын телләре Кукмара районының бер авылында йорт һәм ишегалды корылмаларын юк итә. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр. 

5 сентябрьдә, сәгать 8.12дә 117нче янгын-коткару частенең элемтә пунктына Кукмара районының Күкшел авылында, Полевая урамындагы бер хуҗалыкта янгын чыгу турында хәбәр алына. 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын телләре ишегалды корылмалары һәм торак йортның түбәсен ялмап алган була. Төтен бик көчле чыга, янгынның күрше йортларга күчү куркынычы була. 

Подразделение хезмәткәрләрен йорт хуҗасы каршы ала, өй эчендә беркем дә булмавын хәбәр итә. 

Янгын нәтиҗәсендә торак йорт һәм ишегалды корылмалары кара күмергә әйләнә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 

Янгын чыгу сәбәпләре ачыкланачак.

фото: Кукмара районының 117нче янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk