Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ял көннәрендә Кукмараның Комсомол мәйданында җәйге халык күңел ачу чаралары узачак

Район халкы һәм кунаклары өчен караоке, концерт программалары, дискотекалар, кинофильмнар күрсәтү оештырыла.

Җәйге чорда Кукмараның Комсомол мәйданында җәйге халык күңел ачулары уза. Бу хакта район Мәдәният йортында хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, 18 июньдә 19.30 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр район халкы һәм кунаклар караоке җырлый алачак. 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр кинофильм күрсәтеләчәк.

19 июньдә 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр концерт программасын Зур Сәрдек һәм Ятмас-Дусай авыл җирлекләре коллективлары тәкъдим итәчәк. 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр дискотека оештырылачак.

20 июнь көнне 19.30-21.00 сәгатьләрдә - караоке, ә 21.00-23.00 сәгатьләрдә фильм күрсәтәчәкләр.

фото: район Мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk