Якташыбызны искә алу кичәсе була
Тамашачылар игътибарына Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары тарафыннан “Алай түгел, болай ул” спектакле күрсәтеләчәк
27 сентябрьдә район Мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты - Вәлиева Нурия Хаммат кызының якты истәлегенә багышланган чара узачак. Искә алу кичәсендә бергә эшләгән хезмәттәшләре - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да катнашачак. Көннең икенче яртысында, 14:30 сәгатьтә, мәрхүмәнең каберенә чәчәкләр салу булачак. Тамашачылар игътибарына әлеге театр артистлары тарафыннан “Алай түгел, болай ул” спектакле күрсәтеләчәк.
6+
фото: tinchurinteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев