Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз Ренат Ибраһимов яшь калу серләрен ачты

Яшь көенчә саклануымның серенә килсәк, берничә фикерем бар. Китапта мин аларны уникегә кадәр санап үттем, ди Ренат Ибраһимов

Танылган җырчы эч серләрен “Избранное” (“Сайланмалар”) дип исемләнгән китап битләренә төшергән. Россиянең, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, сирәк тембрлы, уникаль баритон иясе Ренат Ислам улы Ибраһимов үзе белдергәнчә, китап – тууына 70 яшь, сәхнә эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан әзерләнгән.

- Китапны бер төндә бик рәхәтләнеп, җырчының иҗатын, сәнгатебезне үстерүгә керткән өлешен күзаллап, йотлыгып укып чыктым. Ренат дустым үзенең эшчәнлеген тасвирлау белән бергә үткәнгә нәтиҗәләр ясый, тарихыбызның бөеклеген чагылдыра, - ди иҗатташы (дуслыклары инде ярты гасырлык), яшьтәше-фикердәше, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев.

Китапны кулына алган һәркем кебек үк миндә дә “Сайланмалар” зур кызыксыну уятты. Якташым, Казанда сиксәненче еллар башында йорт күршеләре буларак та Ренат әфәндене тыңлау, яшьлек хатирәләрен яңарту өчен җай чыкты.

Телгә өйрәтүче, 
киләчәкне юраучы – Кукмара

Әнисе Асылбикә апа (урыны оҗмахта булсын) - тумышы белән Кукмарага терәлеп үк торучы Туеш авылыннан. Ренат үзе Львовта туа. Казанда яши башлагач, җәй көннәрендә авылга кайта торган була, шулай итеп, балачагы һәм үсмер чоры Туешта уза. Ренат авылда гомер итүче Маһибәдәр әбисен “Әннәү” дип атап йөртергә күнеккән. Әннәүләрнең хуҗалыгы шактый зурдан: сыер, кәҗә, сарык асрыйлар, ишегалды тулы каз, үрдәк, тавык, алма бакчалары да бар, умарта тоталар. Барлык туган-тумачалары да бу йортка бик теләп кайта һәм никадәр кысан булмасын, кысанлык сизелми дә кебек. Йокларга кемдер печәнлектә, кемдер баз өстендә, кемдер келәттә урын таба, табын янына исә чиратлап киләләр. “И-и, күңелле, гөнаһсыз балачак, - дип искә ала хәзер Ренат. – Чеп-чи татар авылы мине татарчага өйрәтте бит. Әннәүнең русча сүз байлыгы мактанырлык түгел, ул: “айда”, “товарищ”, “пошел” дигән сүзләрдән артыгын белми, минем исә татарчам шул дәрәҗәдән дә түбәнрәк. Шулай итеп, татарчага әнием үскән авылда өйрәндем. Утын ярырга, бәрәңге утыртырга, аннан казып алырга, җиләк-җимеш җыярга, мал-туар карарга да Туеш өйрәтте. Алма бакчасында кошлар сайравы, утын кискәндәге пычкы авазы, сыер мөгрәве, сарык, әтәч, тавыкларның кычкыруы мине әсир итә иде. Казанга кайтуга, шуларны сагынып яши башлый идем. Менә шул мохит минем музыкаль сәләтемә этәргеч бирде, Казан исә музыкаль белемгә ишекләрен ачты. Авыл белән бәйле тагын бер хатирә бар әле минем”.

Ренатны тыңлыйбыз: “Чеби тотам дип азапланып йөргән вакытта каралты-кура артындагы бәдрәф чокырына муеннан баттым. Әннәү и орышты, и ачуланды, көч-хәл белән чокырдан тартып чыгарды, киемнәрне юа-юа, үземне юындыра-юындыра алҗып-талып бетте, аннан өркетеп тә алды: “Җайлап кына уйный белмәсәң, сүземне тыңламасаң, Казаныңа кайтарып җибәрәм мин сине!..”

Җырчы шушы хәлне исенә төшергән арада туган-тумачаларының Ренат исемле малайның киләчәктәге дан-шөһрәтенә, байлык-муллыгына юрауларын да искәртте. Имештер, бу хәл юктан гына түгел. Юраулары фәрештәләрнең “Әмин” дигән сәгатенә туры килгәндер.

Рахлин “югалган”...

Шуңа охшаш хәл заманында Натан Рахлин белән дә булган икән. Монысын Ренатка симфоник оркестрның шул чактагы директоры Рөстәм Сабитовский сөйләгән. Симфоник оркестр Сочида ачык һавада чыгыш ясарга әзерләнә. Музыкантлар үз урыннарын ала, дирижерны көтәләр, ул исә юк та юк. Ары чабалар, бире чабалар. Рөстәм сәхнәдән әллә ни ерак булмаган бәдрәфнең ишеген ачып карый. “Рустемчик”, подай мне, пожалуйста, руку”, - дип аваз сала маэстро. Йөз килограмм авырлыктагы дирижерны бәдрәфнең иске сайгак идәне чыдата алмаган икән... Маэстроны йөк машинасының әрҗәсенә утыртып, кеше-кара күзеннән ераккарак алып китәләр. Чистарынып, юынып килгән Рахлин ял итүчеләрне төне буе моң диңгезендә йөздерә. “Мондый оркестрны күргәнебез дә, тыңлаганыбыз да юк иде әле. Рәхмәт үзләренә”, - дип тарала ял итүчеләр. “Аның дирижерлык таягы сихри көчкә ия иде, - дип искә ала җырчы Ренат. - Заманында мин дә аның оркестрында җырладым ич. Беренче карашка оркестр дирижерга да, җырчыга да игътибар итмидер, үз көенә уйный да уйныйдыр кебек. Юк шул: юан бармакларына нечкә генә таякчык кыстырган дирижер, шул таякның тылсымын аңлаган оркестр һәм дә җырчы – бербөтен. Оркестрның бөтен осталыгы да менә шунда. Рахлин җитәкчелегендәге симфоник оркестр безнең Татарстаныбызны күтәрде, шуның белән безгә, җырчыларга да, юл ачты”.

Сәйдәш – “миллионер”

Җае чыкканда шул оркестр башкаруында Салих Сәйдәшнең “Совет Армиясе маршы”н гына игътибар белән тыңлагыз әле: исегез-акылыгыз китәр! Әлбәттә, әлеге марш – үзе үк бөек әсәр, әмма аны шул ук бөеклектә халыкка җиткерә белергә дә кирәк бит әле. Илленче елларда американнар, шушы маршны тыңлап, миллион долларга сатып алырга теләк белдергәннәр, Композиторлар берлегенә махсус хат юллаганнар дип тә ишеткән бар. Салих ага үз иленең һәм үз халкының патриоты буларак, миллионерлыктан баш тарткан.

Балалар... яшәртә

- Илле елдан артык сәхнә тотып та, һаман да яшь, сөйкемле булып калуыгызның, юмор хисен югалтмавыгызның берәр сере юкмы соң? - дип кызыксынмыйча булдыра алмадык.

- Бар, - диде ул. - Бөтен сер – балалар яратуымда.

Милли китапханәдә очрашу булырга өч-дүрт көн элек кенә электрон матбугат чаралары Ренат Ибраһимов гаиләсендә бала тууын, аңа Мәрьям дип исем кушуларын хәбәр иткән иде. Белүебезчә, Мәрьям – Ренатның сигезенче баласы.

- Илле яшемне тутыргач, мин тормышның мәгънәсе, дингә кайту юллары турында бик еш уйлана башладым, - дип сөйли ул. - Ходай Тәгаләдән мин янәшәмдә дин юлындагы хатын-кыз булуын теләгән идем. Ун ел элек менә шул теләгем гамәлгә ашты. Язмыш мине Светлана белән таныштырды, мин шуның белән бәхетле дә. Тәкъдирне кара син: Светлананың әнисенең бабасы белән әтием ягыннан бабам – бер авыл кешеләре икән, безне ерак туганлык җепләре дә бәйли булып чыкты. Шул авылга баргач, бабам Әхмәт Хаҗи гомер иткән нигезне, ул төзәткән мәчетне күрдем. Бабам – революциягә  кадәр үк Хаҗ гамәле кылган кеше, заманында май язу фабрикасы, кибетләре булган. Рус, татар, гарәп телләрен яхшы белгән. Октябрь инкыйлабыннан соң бабайны кулга алалар, һәм ул хәбәрсез югала. Балалары исә, шул исәптән әтием Ислам да, бәхет эзләп, ил буйлап тарала. Сугыш афәтләрен кичергәч (әтием сугышта катнашкан, җиңү яулаган кеше), дөньялар бераз тынычлангач, туганнар бер-берсен эзләп табып, тату гына гомер кичерәләр.

Хәзерге тормышым, шөкер, шатланып туймаслык. Светлананың әти-әнисен дә үз яныбызда яшәргә чакырдык, алар бик рәхәтләнеп риза булды. Шулай итеп, хәзер без, борынгылар сыман, өч буын бергәләп гомер итәбез. 

Унике сер

Йортыбыз – урман янәшәсендә, елга буенда. Өстәлебездә самавыр өзлексез кайнап тора, табында – үзебезнең бакчада үскән җиләк-җимеш, тәм-том. Кәҗәбез мул сөтле, иртән әтәч уята, агачтан-агачка тиеннәр сикерә, елгада үрдәкләр йөзә, балыклар сикерешә, иң куанычлысы – балаларымның чыр-чуы, шатлыклы авазы. Вакыт-вакыт мин Туештагы балачагыма кайткандай булам, балаларымның да шушы матурлыкны тоеп, йорт эшләрендә чыныгып үсүләрен, мәрхәмәтле, игелекле булып, халкыма хезмәт итүләрен телим.

Яшь көенчә саклануымның серенә килсәк, тагын берничә фикерем бар. Китапта мин аларны уникегә кадәр санап үттем:

Оҗмах – әниләрнең аяк астында, алар каршында тезләнергә иренмә.
Оҗмах ачкычының әти кешедә икәнен онытма.
Хатын – ышанычның яртысы.
Балалар – Аллаһының бүләге. Һәр баланы үзеңнеке сыман ярат.
Үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә – дусларыңа күз сал.
Яратмаган эш гарипләндерә, яратып башкарганы – җанга дәва.
Артыгын ашаганчы, туяр-туймас калуың яхшырак, тик кайбер искәрмәләр дә була.
Бәхетсез бай булганчы, бәхетле фәкыйрь булуың яхшырак.
Ерактан начар күрүчеләрне исәпкә алмаганда, зур нәрсәләр ерактан яхшырак күренә.
Бүгенгенең киләчәккә күчүе өчен, иртәгесе көннең булуы мөһим.
Сугыштан җиңеп чыкканга караганда, алама тынычлыкта яшәвең хәерлерәк.
Аллаһы Тәгаләдән башка беркемнән дә курыкма!

Габделбәр РИЗВАНОВ

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев