Якташыбыз Айгөл Вәлиуллинаның 350дән артык шигыренә көй язылган
Салават Фәтхетдиновның “Син кайда?”, Илсөя Бәдретдинованың “Әти малае”, Ландыш Нигъмәтҗанованың “Адаштырма”, Рифат Зариповның “Китмә”, “Аллаһның барлыгын онытма” дигән җырларын хәтерлисезме? Халык арасында киң популярлык казанган, татар эстрадасы артистлары тарафыннан яратып башкарыла торган әлеге һәм тагын бик күп җырларның авторы - Азнакайда яшәп иҗат итүче якташыбыз, Түбән Өскебаш авылы кызы Айгөл Вәлиуллина (Нуриева).
Бүгенге көндә аның 350дән артык шигыренә көй язылган. Яңа ел алдыннан Айгөл “Болгар” радиосының милли премиясенә дә лаек булды. Бу турыда тәфсилләбрәк сөйләү һәм иҗаты белән якыннанрак таныштыру өчен якташыбызга сүз бирик.
- Кечкенәдән иҗатка гашыйк мин. Мәктәптә укыган елларымда “Хезмәт даны”, “Яшь ленинчы” газеталарына, “Ялкын” журналына нинди генә язмалар юлламадым! Басылып чыгуларын дүрт күз белән көткән вакытларны бер онытасым юк. Беренче тапкыр почта аша килгән гонорарымны да бүгенгедәй хәтерлим әле. Бик сөенгән идем ул чагында. Ә инде “Кояш көлә” дигән тәүге шигыремне дүртенче сыйныфта укыганда яздым. Укытучым Рәүфә апаның: “Айгөл, шигырең матур булган. Рифмалары да туры килә, мәгънә дә салынган”, - дигән сүзләре илһам канатлары такты. Шуннан бирле иҗат дөньясыннан аерылганым юк. Хәзерге вакытта, ялгышмасам, 600ләп шигырем бардыр, хәтта төгәл исәбен дә белмим. Шулай ук хикәяләр дә бик яратып язам, - ди Айгөл. – Халык арасында танылуымның сәбәбе “ВКонтакте” социаль челтәре булды. Кызларым шәхси бит ачып, шунда шигырьләремне урнаштыра бардылар. Көннәрдән беркөнне Әлмәттә яшәүче күп җырлар авторы Хәмид Мәткәримовтан: “Шигырьләрегез ошады. Берәрсенә көй языйм әле”, - дип хәбәр килде. Сабый баладай шатланып риза булдым. Нәтиҗәдә “Гөрләшеп яшик әле” дигән тәүге җыр барлыкка килде. Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең беренче дуэт җыры булды ул. Хәзер дә алар аны яратып башкара.
Айгөл Вәлиуллина үзенең иҗат җимешләрендә башлыча сөю-сәгадәт, мәхәббәт һәм нәфрәт, тормыш фәлсәфәсе, язмышлар, бер-береңә тугрылык, гүзәллек алдында баш ию кебек темаларны күтәрә.
- Шигъри юллар сагышланган вакытта, күңел нечкәргәндә туа, диләр. Әмма мин иртән язарга яратам, - ди ул. - Үземә беркайчан чикләү куйганым юк. Чөнки илһам килмичә, образлы итеп әйткәндә, күктән җиргә төшмичә, ут-суларга кереп чыкмыйча гына тумый әле ул шигырь. Хәзерге вакытта күбрәк заказлар буенча язам. Әтнә егете, композитор Риваль Хисмәтуллин белән инде дүрт ел эшлибез. Шулай ук Мәскәүдә яшәүче танылган автор-башкаручы, композитор, продюсер Гүзәлия белән дә хезмәттәшлек итәм. Бергәләп бик матур җырлар тудырабыз. Безнең иҗат җимешләрен татар эстрадасы артистларының барысы да диярлек яратып башкара. Шулай ук яшь, җыр дөньясына яңа гына аяк басып килүчеләр дә бик күп сорый.
Якташыбыз быел икенче тапкыр “Болгар радиосы” премиясенә лаек булды. 2017 елда аңа әлеге бүләкне Ильвина башкаруындагы “Алда мине” җыры өчен тапшырган булсалар, быел исә премия “Кайнар хит” проектында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган “Язылмаган хатым” җырының авторы буларак бирелгән. Әлеге җырны Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов башкара. Шигырьгә көйне композитор Риваль Хисмәтуллин язган.
- Премияне алырга тәүге баруым булмаса да, бик дулкынландым, шул ук вакытта хезмәтемне күреп, аңа лаеклы бәя бирүләре өчен зур горурлык кичердем, - ди якташыбыз. – Тантана Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында узды. Оештыру, сәхнә бизәлеше, утлар куелышы – барысы да югары дәрәҗәдә. 30дан артык җырчы чыгыш ясады, авторлар да бик күп иде. Һәр җыр, тәбрикләүләр көчле алкышларга күмелде. Башкаладан яңа иҗат дәрте белән ялкынланып кайттым.
Айгөл Вәлиуллина - ике кыз әнисе. Олы кызлары быел тормышка чыккан, Әлмәттә яши. Кечесе исә икътисадчы, менеджерлар әзерли торган көллиятнең икенче курсында белем ала. “Гаиләм, балаларым, туганнарым, иҗатымны яратучылар булу – минем өчен зур бәхет”, - ди Айгөл.
Якташыбызның шигырьләре, чәчмә әсәрләре белән вакытлы матбугатта һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин.
Язылмаган хатым
Язылмаган хатым,
Йөрәгемдә ялкын.
Еллар аша сиңа эндәшәм.
Хыялымда гына,
Уйларымда гына
Синең белән көн дә серләшәм.
Язылмаган сүзем,
Гел кабатлыйм үзем.
Кер кундырмый күңел саклаган.
Язылмаган хатым,
Әйтелмәгән антым
Йөрәгемнән мең кат ятланган.
Язылмаган хатны
Хисләр эзләп тапты.
Ут төртте дә кабат кабындым.
Юа алмады вакыт,
Тырышмады артык.
Мин сагындым сине, сагындым.
Язылмаган хатта
Бар да синең хакта.
Күңелемнән шуны аңлатам.
Сине янда тоям,
Тәмам итеп куям.
Мин яратам сине, яратам.
***
Ә мин сиңа атап башка язмам,
дигән идем.
Онытырмын, дигән идем...Үткәннәрем.
Соңгы тапкыр сөйләшүдән ничек итеп,
Үз-үземне югалтырдай үртәлгәнем!
Башка сине искә алмый
тыныч кына яшәрмен
Дип, уйлаганны... тавыш бүлде...
Ул тавыштан мин тилердем,
калтырандым...
Колың иттең, исәр иттең тагын мине.
Синең тавыш! Синең тының!
Мин өзелдем...
Шул бер тында әллә ниләр кабатланды...
Тәнем буйлап ток үттеме шунда...
Йөрәк
Үпте шашып соңгы ярчыкларны...
Мин... Мин йотлыгып, синең тавышыңны
бүлергә дә куркып
Тыңлый бирдем. Нигә соң син
мине шул тавыштан
Мәхрүм итеп... Тагын, тагын килдең???!!!
Һәм шул тавыш! Кинәт ераклашып,
соңгы өметемә
Җансыз кара сөртте...
Канатларым өтте…
Кабат...
Кабат... Китте.
Ә сез мәхәббәтне
күңелеңнән җуеп була, дисез!
Ничек итеп яшим инде хәзер?
Тагын синең белән, тагын... Синсез.
Миндәйләр күп
Миндәйләр күп бу дөньяда
Үз нигезен ташлап киткән.
Эх, бер кайтып күрергә дип,
Чит туфракта гомер иткән.
Туган якның чишмәсеннән
Бер уч суга йотлыкканнар.
Кайтырга дип вәгъдә биреп,
Вәгъдәләрен онытканнар.
Миндәйләр күп туган яктан
Искән җилгә сарылганнар.
Сандугачка серен сөйләп,
Өзелеп-өзелеп сагынганнар.
Туган якның саф һавасын
Ак күмәчкә ягар булып...
Күз яшьләрен эчкә йотып,
Күрер өчен моң-зар булып.
Солтан итәм дигән җирдә
Яшибез бит киеп камыт.
Тишек-тошык йөрәкләргә
Хәзер катлап олтан салып.
Көчленеке замана
Көчле булырга өйрәтте
Язмышның сынаулары.
Язмыш үзе таптап уза
Баш иеп сынганнарны.
Көчләр ташып тормаса да,
Көчәнеп тарттык барын.
Күрсәтте язмыш карасын,
Күрсәтте язмыш агын.
Көчлелек килми тумыштан,
Көчең арта тормышта.
Безнең кебекләр яшәргә,
Җан-фәрманга тырыша.
Көчле булдык, сынатмадык,
Йота бардык күз яшен.
Кулларда ут уйнаттык без,
Йөрәктә булды яшен.
Көчле булсак та, нигәдер
Килә көчсез буласы.
Сөйгәннәрнең күңеленә
Җыр-моң булып туласы.
Көчлелек безнең каннарда,
Көчленеке - замана.
Көчле булсаң да бу җирдә
Килә әле таманга!
Җиһан сере
Бик теләсәм, таулар күчерә алам,
Хис дәрьясын кичә алам ярсып.
Сөя беләм кайнар йөрәк белән
Җирдән алып, җиде күккә ашып.
Сабыр гына язлар көтә беләм,
Назым гүя эретердәй карны!
Якыннарым бәхет тойсын өчен,
Сагышымны йота беләм, зарны.
Түзәрлегем, көчем калмаса да,
Тешем кысып алга омтыламын.
Ялган учагында янсам да мин,
Юк тамчы да аңа сатылганым!
Елар чакта шашып көлә беләм,
Йөрәгемнән хәтта кан тамганда.
Кара көздә җылы кояш булам,
Җаным аша мине аңлаганга.
Төрле чагым була, төрле вакыт,
Гадәтемнән хәтта туя торган!
Мин – җиһанның ачылмаган сере,
Тик хатын-кыз булып яратылган.
Әбкәм хатирәсе
Бер тавыкны салып аш пешердем,
Бәрәңгесен эре турадым.
Әбекәйле балачакка илтеп
Адаштырды гамьсез уйларым.
Пешердем дә башта тавык итен,
Өстен ябып куйдым өстәлгә.
Шулпасына токмач, кишер салдым,
Онытмадым суган өстәргә.
Нәкъ әбичә пешерәсем килде,
Гади итеп, телне йотарлык!
Балачакның татлы мизгелләрен
Бер минутка куып тотарлык!
Әбкәм һәрчак “бисмиллалы” иде,
Шөкер итә иде барына.
Ашын бүлер иде теләк теләп,
Итен куяр иде табынга.
Аш ашаган гына ит ашар, дип,
Итне бүлә иде соңыннан.
Әтиеңә-әниеңә диеп,
Өлеш куя тавык ботыннан.
“Ә, кызларым, сезгә канатлары,
Очар өчен канат бик кирәк,
Тазартмый ул”, - дия-дия шулай
Ак итләрен сала күбрәк.
Энекәшкә инде кара ите,
Бот турыннан, иң шәп урыннан.
“Ит ашагач, үсә улым”, - диеп
Мактап куяр иде соңыннан.
Барыбызга бүлеп бетерә дә,
Имеш, кабыргасын “ярата”.
“Тәмле җире менә шунда”, - диеп. -
Җелеге!” - дип безгә аңлата.
Хәзер инде үзем бүлеп бирәм,
Хәләлемә, бүләм кызларга.
Канат тәмен белер өчен дә бит
Кирәк булган гомер узарга.
***
Җан ярасын йотып эчләремә,
Тән ярасын каплап уч белән,
Я, кайсыгыз әйтә: кем йөрәге,
Кем ярасы назлап “чигелгән”?
Чарасыздан ерак офыкларга
Төбәлгәндә караш, йөз белән.
Я, әйтегез, кемнең хәсрәтләре
Борчак кадәр “чыпчык тезеннән”?
Хыялларың челпәрәмә килеп,
Соңгы өмет булса өзелгән.
Күз яшемне битлек итеп элеп,
Көч эзләдем бары үземнән.
Хәсрәтләрдән сыну берни түгел,
Утын булу авыр күмердән.
Максатыма тугры калыр өчен,
Мин яшәргә тиеш бүгеннән!
Давылларда кемнәр сыгылмаган,
Дидем, кемнәр талдай бөгелгән.
Ышанычның алдым дилбегәсен,
Рухым ныклы, мәңге чигенмәм!
Я, кайсыгыз әйтә ала хәзер,
Сынган бу, дип. Сүнгән, сүрелгән?
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Комментарии
0
0
"Хезмәт даны " гәҗитенә, Алсу Сәләхетдиновага ихлас рәхмәтемне белдерәм. Мин олылаганыгыз өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын.
0
0