Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яхшылыкка һәрчак урын бар

Соңгы вакытта никтер тормышны начар яктан гына күрергә гадәтләнеп киләбез, ә бит анда яхшылыкка да урын бар. 

Беркөнне бер танышым сөйли. “Төнлә урам буйлап кайтып киләбез - бер машина туктады, - ди ул. - Утырырга кушса да, дәшмичә яныннан үтеп киттек. Аз гына барды да тагын туктады. Машина ишеген ачып карасак – исерек. Ачкычын тартып алдым да, иптәш егетемне рульгә утыртып, кире Кукмарага киттек. Телен көчкә әйләндереп, яшәгән урынын аңлатты ул. Хатыны безне күргәч бер аптыраса, машинага утырып чыгып киткәнен белеп, бөтенләй шаккатты. Әлбәттә, без бу кешене ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә тапшыра ала идек. Алай иткән булсак, гаиләсенә күпме чыгым, калдырып китсәк  - башка машинага бәрелергә мөмкин. Шәт, бу очрактан үзенә акыл алгандыр дип ышанып калыйк”. 
“Ә, сезнеңчә, бу тормышта яхшылыкка урын бармы?” – дип, берничә райондашыбызга да мөрәҗәгать иттек. 

Айдар ФӘЙЗУЛЛИН, Тарлау:
- Моннан күп еллар элек Саба районында сак бүлегендә эшләгән чагым, Шәмәрдән янындагы юл чатында өйгә кайтырга машина көтеп торам. Олырак кына яшьтәге бер абый УАЗИК машинасында килеп туктады да: “Энем, утыр, әйдә, кайтарып куям, син мине таныйсыңмы?” - ди. Бер елны бу абый юлда ватылып калган булган, шул чакта аңа ярдәм иткәнмен икән. Инде хәзер менә мине танып туктаган. Үзе әйткәч исемә төште тагын.

Тәскирә СӘЛИМОВА, Кукмара:
- Тормышта булган бер вакыйганы искә төшердем. Күп еллар элек Буадагы ятим балаларның урмандагы җәйге лагеренда булырга туры килде. Анда барып җиткәнче, көн кичкә авыша иде инде, туганымның баласын күреп, бераз аралашканнан соң китәргә кирәк. Кунарга сорасам да, рөхсәт булмады. Кире урманны чыгып беткәнче инде тагын да караңгыланды. Урман кырыенда нишлим, кая барыйм, дип аптырап торганда, олы юлдан ике ханым килеп чыкты. Хәлләремне сөйләгәч, без сине кунакханәгә алып барабыз, урын булмаса, үзебез белән алып китәбез, диделәр. Кунакханәгә урнашкач, бүлмәгә Ташкент якларыннан килгән, йорт сату-алу эшләре белән кайткан бер апа да керде. Өстәлгә бик күп ризык тезде ул. “Әйдә, бергә ашап алыйк”, - дигән сүз көтсәм дә, булмады. Ул ашады, мин йоттым. Көне буе ач, үтереп ашыйсым килә. Иртәнге сәгать 4тәге поездга чыгып киткән кеше бит мин, үземә дип алган бер банка чәй, ипи кисәкләре белән теге баланы сыйладым. Кунакханәдән икенче көнне Казанга киттем, күзем белән барлык киоскларны карап чыксам да, кесәмдә акчам булса да, алар әле ачылмаган иде. Соликамск поездындагы юлдаш бер абый өстәлгә тезгән ипи, казылык кебек сыйлардан авыз итәргә кушкач, әлбәттә, шунда ук риза булдым. Буа апаларының, юлдаш абыйның кешелеклелеге йөрәк түрендә гомер буе саклана. Тирә-юньдәгеләргә нинди дә булса яхшылык эшләп, аларның йөзендә елмаю күрсәм, үзем дә сөенәм. Көн дә иртән йокыдан торгач, бүген кешеләрне сөендерә алсам иде, дип телим. Бу минем яшәү девизыма әйләнеп бара.

Виталий ИВАНОВ, Кукмара:
- Гадәттә, яхшылык хәтердә калмый бит ул, начарлык булса онытылмас иде. Бу тормышны алып барганда әни, хатын, энекәш ярдәм кулы суза, аларның яхшылыгын сизәм. Әти үлгәч, бик авыр булды. Шул вакытта эш башлап җибәрергә дусларым, туганнар, әтинең дуслары ярдәмгә килде. Бик рәхмәтле мин аларга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев