Яңгырасын Илнар Камалиев моңнары
2019 елдан башлап, “Кукмара кышы” татар җыры фестиваль-конкурсы Илнар Камалиев исемендә үткәреләчәк
Район Мәдәният йортында “Моңнарга уралган язмышлар” дигән Фирая һәм Илнар Камалиевларны искә алу кичәсе булып узды. 2019 елдан башлап, “Кукмара кышы” татар җыры фестиваль-конкурсы Илнар Камалиев исемендә үткәреләчәк. Ул моңа лаек!
Шушы кичәдән чыгып шуны әйтәсе килә: Фирая һәм Илнар Камалиевлар бик бәхетле кешеләр, чөнки аларны, чын-чынлап, җылы итеп сагынып, елап искә алучы тугры тамашачылары бар, догадан калдырмаучы якыннары исән-сау. Мирас булып калган моңнар буыннардан-буыннарга күчүенә һичбер шик юк! Яңгырасын Илнар Камалиев моңнары!
Динара РӘХИМУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев