Ядрәләрне эреткән йөрәкләр
Укучыларыбызны Сәмигулла Гарифулла улының биографиясе һәм аңа кагылышлы кайбер кызыклы мәгълүматлар белән таныштырып, аның якты образын, үлемсез батырлыгын меңләгән күңелләрдә янә бер кат яңартып үтәргә булдык.
Район газетасының беренче редакторы, легендар политрук Сәмигулла Кәримуллинны хәзер кемнәр генә белми икән?! Бөек Ватан сугышы чорында һәркайсыбызга мәгълүм Советлар Союзы Герое Александр Матросовтан бер ел чамасы алдарак, 1942 елның 31 мартында, күкрәге белән дошман амбразурасын томалап, сугышчан иптәшләренә җиңү өчен юл ачкан гвардияче каһарман ул!..
Укучыларыбызны Сәмигулла Гарифулла улының биографиясе һәм аңа кагылышлы кайбер кызыклы мәгълүматлар белән таныштырып, аның якты образын, үлемсез батырлыгын меңләгән күңелләрдә янә бер кат яңартып үтәргә булдык...
...Дистәләрчә еллар үтү сәбәпле, инде саргаеп беткән фоторәсемнән безгә ачык изүле ак күлмәк кигән бер ир-егет карап тора. Гаять җитди, үтәдән-үтә күрә торган, дөньяны үзенә сыйдырган күзләре бик күп нәрсә турында сөйли. Кичектергесез әйтер сүзе бар кеше төсле, ул безнең һәркайсыбызга төбәп-сынап карый кебек. “Нихәл, якташ?! Дөньялар тынычмы, тормышлар матурмы? Без түккән кан бушка китмәдеме? Җиремнең-илемнең киләчәге ышанычлы куллардамы?” - дигәндәй өздереп карый ул безгә.
Хәер, гаҗәпләнерлек тә түгел: гомере буе янып-ялкынланып яшәүче, якты киләчәк өчен көрәшнең иң алгы сызыгында үз артыннан күпләрне әйдәп баручы көчле рухлы кеше булган бит ул Сәмигулла Гарифулла улы! Сугышка кадәр әнә шулай гел актан киенеп йөрергә яраткан. Күңеле дә ак, намусы да пакь булган аның. Сәмигулла Гарифулла улының биографиясенә кагылышлы мәгълүматлар, хатлар, истәлекләр, архив документлары белән танышканда шуңа кат-кат инанасың...
Каһарман якташымның якты образын тулы итеп күз алдына китерүдә Кукмарада һәм Казанда яшәүче бертуганнары Нурҗиһан апа белән Рабига апа Кәримуллиналар нык булышлык күрсәтте. Инде өлкән яшьтә булуларына карамастан, һәр ике ветеранның да кәефләре әйбәт, хәтерләре яхшы...
Сәмигулла Гарифулла улының Иркутск өлкәсендәге Братск сусаклагычында судно капитаны булып эшләүче бердәнбер улы Рафаэль Сәмиевич та безгә ярдәм итте. Ул әтисенә кагылышлы документларны һәм фоторәсемнәрне күз карасыдай кадерләп саклый икән.
Инде хәзер бөтен гомере батырлыктан һәм матурлыктан торган Сәмигулла Гарифулла улының биографиясе һәм Кәримуллиннар гаиләсе белән киңрәк таныштырып үтик...
1906 алның 30 июлендә элеккеге Мамадыш өязенең (хәзер Кукмара районы) Югары Арбаш авылында ярлы игенче Гарифулла агай белән Шәмсенаһар апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә Сәмигулла.
Баштагы ике балалары – Зәйнәп белән Нурҗиһан кызлар булганлыктан, аларның гаиләсенә имана җире бик аз тия. Дүртенче бала булып, Рабига атлы кызлары туганнан соң, Гарифулла агай, ачлык-ялангачлыкка чыдар әмәле калмагач, 1909 елда, гаиләсен ияртеп, Себер якларына бәхет эзләргә чыгып китә. Миллионер Михельсонның Анжеро-Судженскидагы күмер шахтасында эшли башлый ул. Биредә яшәгәндә Кәримуллиннарның тагын байтак кына балалары дөньяга килә. Әмма гаиләдәге ундүрт баладан (җиде малай һәм җиде кыздан) нибары җидесе генә исән-сау кала. Калганнары исә ачлы-туклы гомер кичерүдән, һәртөрле авырулардан бик яшьли үләләр.
Әнә шуңа күрә дә Бөек Октябрь социалистик революциясен үтә шатланып, якты зур өметләр баглап каршылый Кәримуллиннарның ишле гаиләсе. Үзләре укый-яза белмәгәнлектән, Гарифулла агай белән Шәмсенаһар апа, Советлар власте биргән зур хокуклардан файдаланып, кызларын һәм улларын ничек кенә булса да белемле итүне олы бурыч-максат итеп куялар. Бу теләкләренә тулысынча ирешә алар. Балаларының һәммәсе, Мәскәү, Казан, Томск шәһәрләрендәге партия-совет мәктәпләрендә, вузларда, техникумнарда укып, төпле белем-тәрбия алалар. Кемнәр генә чыкмый әлеге ишле гаилә кешеләре арасыннан! Илле ел Коммунистлар партиясе сафларында әгъза булып торган Зәйнәп исемле иң олы апалары, мәсәлән, шактый еллар дәвамында ВКП(б)ның Кукмара һәм Балтач райкомнарында бүлек мөдире, икенче секретарь, беренче секретарь вазыйфаларын башкара. Башка кыз туганнарыннан Нурҗиһан белән Рабига, югары уку йортларын тәмамлап, берсе – педагог, икенчесе табибә буларак халыкның ихтирамын казана. Заманында хезмәт юлын ВЛКСМның Кукмара райкомында беренче секретарь булып башлаган һәм Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград шәһәрен батырларча саклаган Мәгъсүм исемле ир туганнары исә, Казан елга техникумын тәмамлап, Кыргызстанның Рыбачье шәһәрендә Ыссык күл пароходчылыгында шкипер булып эшли, мактаулы исеме телдән төшми. Шамил исемле кече туганнары, Мәскәү урман хуҗалыгы институтында белем алып, Братск шәһәрендә үз белгечлеге буенча озак еллар җитәкче эштә була.
Бу гаиләдән Бөек Ватан сугышы фронтларында фашист-илбасарларга каршы көрәштә ике бертуган батырларча вафат була. Беренчесе – комсомолец Гомәр. Кукмара бистәсендә 2нче номерлы урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, аны Куйбышев шәһәренә командирлар әзерли торган хәрби училищега укырга җибәрәләр. Шуннан ул, үзе теләп, яу кырына китә һәм якты киләчәгебез өчен чәчәктәй гомерен бирә.
Икенче каһарман – Сәмигулла Кәримуллин. Сугышка киткәнче, ул сәяси чыныгу үтә. Якын туганнарының сөйләүләренә һәм хәзер инде мәрхүмә булган өлкән апалары Зәйнәп Кәримуллина-Нигъмәтуллинаның язма истәлекләренә караганда, Сәмигулла Гарифулла улы яшьли Ленин комсомолы, аннары Коммунистлар партиясе сафларына әгъза буларак кабул ителә. Томскида – партия-совет мәктәбендә, Казанда коммунистик университетта укый. Ике ел Мәскәүдә Н.Нариманов исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институтында дипломатлар әзерли торган факультетның төрек секторында белем ала. Шактый вакыт Новосибирскида “Азат Себер” газетасы редакциясендә эшли, аннары матбугат өлкәсендәге эшчәнлеген Татарстанда дәвам иттерә...
1929 елның көзендә илдә колхозлашу хәрәкәте башлангач, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Сәмигулла Гарифулла улын Кукмарага эшкә җибәрә, һәм ул биредә күмәк хуҗалыклар оештырып йөри. 1930 елның августында Сәмигулла Кәримуллин яңа оешкан Кукмара районында чыгарга тиешле “Колхоз, алга!” дигән газетаның беренче редакторы итеп билгеләнә. Искиткеч тырышлык-тынгысызлык нәтиҗәсендә, әлеге газетаның беренче саны шул ук елның 14 сентябрендә укучылар кулына килеп керә.
Кукмара районында эшне җайга салганнан соң, Сәмигулла Гарифулла улын 1933 елның җәендә Балык Бистәсе районына политбүлек газетасы редакторы итеп билгелиләр. Биредә дә ул МТС эше белән район киңлекләрен иңләгән чагында үзенең, беренче чиратта, журналист икәнлеген онытмый, республика матбугатына материаллар җибәреп тора. Бездә аның “Кызыл Татарстан”, “Красная Татария” газеталарының актив хәбәрчесе булуы турындагы документлар да саклана.
1940 елның апреленнән Сәмигулла Кәримуллин ВКП(б)ның Казан шәһәрендәге Ленин районы комитеты аппаратында эшли башлый. Бөек Ватан сугышына да шуннан китә ул. Башта Алабугада политруклар әзерләү курсларында укый. 1941 елның декабрендә аларны, эшелонга төяп, Әгерҗе тимер юл станциясе аша Казанга, аннары Мәскәүгә озаталар.
Кукмара тимер юл станциясеннән төн уртасында үтә Сәмигуллиннар эшелоны. Шунда ул туганы Нурҗиһан белән очраша. Бу хакта ветеран-педагог үзе менә нәрсәләр сөйли:
- Алабугада укыган чорында Сәми туганыбыздан (без аның исемен кыскартып шулай атап йөртә идек, үзе дә шулай дәшкәнне-язганны яратты) хатлар, открыткалар еш килеп тора иде. Эшебезнең хаклыгына, дошманны тиздән җиңәчәгебезгә тирән ышаныч белән сугарылган булыр иде аның хатлары! Фронтка бик тә ашкынды ул, фашист-илбасарларны үз куллары белән тизрәк, күбрәк юк итәргә ашкынды һәм безне: “Фәлән числода Кукмара аша үтәчәкбез”, - дип, хат аша кисәтеп тә куйды. Моны белеп алгач, әтиебез Гарифулла: “Нократ Аланы – зур станция, эшелон анда озаграк туктап торыр”, - дип, Сәми туганыбызга ашамлыклар, җылы эчке киемнәр, бияләй-оекбашлар алып, шунда ашыкты. Ә мин исә Кукмара станциясендә көтәргә булдым. Мәктәптә дәресләр төгәлләнгәч тә, шунда чаптым.
Ниһаять, төнге уникеләрдә эшелон килде. Бөтен җир караңгылыкка чумган булса да, кар яктысы бер-береңне шәйләргә мөмкинлек бирә иде. Аяк астындагы туң карны шыгырдата-шыгырдата, эшелон буйлап исемен кычкырып чабып йөри торгач, Сәми туганыбызны тәки таптым бит! Хәрби киемнән иде ул. Вагоннан сикереп төште дә мине кочаклап алды. “Әти нишләп килмәде, әни ничек? Башка туганнар ни хәлдә? Рафаэль улымны нигә үзең белән алып чыкмадың?” - дип, шул арада үземне сорауларга күмеп тә ташлады. Мин аңа өйдә барысы да тәртиптә икәнен әйткәч ифрат сөенде. Рафаэльне һава бик салкын булу сәбәпле алып чыкмавымны ишеткәч, әтинең Нократ Аланында очрашу көтеп калганын белгәч, бик тә көенде. “Кем уйлаган бит әтинең анда килерен, - дип уфтанды ул. - Нократ Аланында чакта мин солдатларга йоклар өчен нар-сәндерә ясау белән мәшгуль идем, шуңа күрә теплушкадан бөтенләй чыкмадым...”
Паровозның, тиздән кузгалырга тиешлекне белдереп, кисәтүле кычкыртуы безгә озаклап сөйләшергә ирек бирмәде. Саубуллашканда мин очучы ирем Хәйрулла Гафиятулла улы Әбсәләмовның Севастополь өчен барган сугышларда батырларча һәлак булуы турында әйткәч, Сәми туганымның тавышы корычтай чыңлап чыкты:
- Борчылма, Нурҗиһан апа, без ул фашист-илбасарларны үзләре кабызган дәһшәтле ут-ялкында ныклап өтәрбез – Хәйрулла киявебез өчен дә, Ватан-ана хакына газиз гомерләрен биргән башка корбаннар өчен дә үчне тулысынча алырбыз әле! Ышан безгә: үлсәк үләрбез, әмма дошманны юк итеп үләрбез! Көтегез безне!!! Тиздән ил өстендә Җиңү кояшын балкытып кайтырбыз!
Фронттан эчке бер җылылык-кайгыртучанлык белән сугарылган хатлары еш килеп торды аның. Бер хатында Сәми туганыбыз үзенең якын дусты, яшьтәше Муса Җәлил белән очрашуы турында да тәфсилләп язган иде. Кайбер юллары хәтеремә дә сеңеп калган: “...Икебез дә политруклар, икебез дә элек бер үк фронттагы каләм ияләре булганлыктан, безнең сөйләшер сүзебез күп иде... Казан шәһәрен, бергәләшеп үткәргән күңелле очрашуларны, истәлекле кичәләрне, уртак танышларны хәтердә тагын бер кат яңарттык. Фашистларны тизрәк җиңеп, туып-үскән җирләребезгә, яраткан эшебезгә кайту турында хыялландык...”
Гомумән, язучылар, журналистлар арасында дуслары күп иде Сәми туганыбызның. Шәйхи Маннур белән алар, мәсәлән, Анжеро-Судженскида чакта ук якын танышлар иде. Бергәләшеп төшкән фоторәсемнәре дә бар хәтта. Бу юлларның авторында Сәмигулла Гарифулла улының фронттан язган соңгы хаты саклана. Гади дәфтәр битенә карандаш белән язылган ул. Әлеге кадерле тарихи документны безгә Нурҗиһан апаның кече кызы – Кукмара район газетасы редакциясендә озак еллар дәвамында корректор булып эшләгән Луиза Хәйрулла кызы белән аның ире – журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Камалетдин улы Камалетдинов табып биргән иде. Биредә аны тулы килеш, бернинди үзгәртүләрсез урнаштырабыз.
“Исәнме, Зәйнәп!
10 мартта, Мәскәүне калдырып, Калинин шәһәренә килдем. Вакытлыча монда булам. Берничә көннән үземнең төгәл адресымны язып җибәрермен. Сиңа рәхмәт! Мәскәүдә чакта бер открыткаңны алган идем.
Минем хәлләргә килсәк, сау-сәламәтмен, үземне яхшы хис итәм.
Татарстаннан мин берүзем генә түгел. Монда минем белән Алабуга райкомыннан Шмелев, Шиһабетдинов, Лаеш райкомыннан Крайнов, Сарман райкомыннан Хәлимов иптәшләр бар.
Калинин шәһәре немецлар тарафыннан бик нык җимерелгән. Аны аякка бастыру өчен күп көч түгәргә, зур чыгымнар тотарга кирәк булачак. Ә тормыш дәвам итә – нормальләшә бара. Немецлар басып алган чорда шәһәрне ташлап киткән күп кенә кешеләр бирегә – хезмәт фронтына ашкынып кайталар. Фашистлар шәһәрнең үзәк мәйданын үзләре өчен зиратка әверелдергән булганнар, хәзер халык аны шул хәшәрәтләрдән тазарта.
Мине яхшы белгән иптәшләрдән Гатауллинга кайнар сәлам тапшыр һәм адресымны бир. Аңа хат язып торачакмын мин, шуны әйтергә дә онытма.
Үзеңнең тормыш хәлләрең ничек, кайда эшлисең? Безнең фронтовиклардан тагын кемнәр синең белән хәбәрләшеп тора? Гомәр, Хәйруш, Яков Николаевич һәм башкалар турында ниләр беләсең?
Мәскәүдә чакта Кукмарадан хат-хәбәр алмадым. Бүген туган якка – әти-әнигә, туганнарга да хат язып салам әле.
Фашистларны тулысынча тар-мар итәр көннәр тиздән килеп җитәр дип уйлыйм. Шул ышаныч миңа көч һәм кыюлык өсти. Большевик исеменә ахыргача тугрылыклы булып, дошманны тәмам җиңгәнче, соңгы тамчы кайнар каным тамганчыга кадәр көрәшәчәкмен!
Кулыңны кысып, кайнар сәламнәр белән туганың Сәми.
15 март, 1942 ел.
Хат язу өчен адрес: г. Калинин, до востребования”.
Шушы бер хат үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.
Безгә соңгы вакытта Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Подольск шәһәрендә урнашкан Үзәк архивында булып, атаклы якташыбызга кагылышлы хәрби документлар белән ныклап танышырга туры килде. Алардан күренгәнчә, политрук Кәримуллин 1941 елның сентябрендә Башкортстанның Сәфәр (Сафарово) дигән татар авылында оешкан 361нче укчы дивизиянең 1204нче укчы полкында гаярь ир-егетләрчә хезмәт иткән. 1942 елның 31 мартында Смоленск өлкәсенең Сычевка районына караган Холмино авылы янында сугышчыларын хәлиткеч һөҗүмгә күтәрә. Көтмәгәндә генә көчле ут давылы уйната башлаган дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән томалап, солдатларының гомерләрен саклап кала һәм җиңүгә юл ача тәвәккәл-фидакарь җан. Дошман ядрәләре Сәмигулла Гарифулла улының Ватан-анага тиңсез мәхәббәт, илбасарларга каршы чиксез нәфрәт хисләре белән типкән ярсулы кайнар йөрәген үтәдән-үтә тишеп чыгалар. Коралдаш дуслары яраткан политрукларының вакытсыз үлеме өчен (бу вакытта әле аңа 36 яшь тә тулып җитмәгән була) гитлерчылардан аяусыз үч алалар, әлеге торак пунктта аларны тулысынча тар-мар итәләр.
Гвардияче политрук Сәмигулла Кәримуллинның, Социалистик Ватан өчен көрәштә биргән антына тугрылыклы хәлдә кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтеп, яу кырында һәлак булуы турында Кукмара район хәрби комиссариатында берьюлы ике извещение саклана.
Яу кырыннан кайтмаган уллары өчен дә яшәп һәм эшләп, 1952 елның 30 мартында дөнья куя Гарифулла агай. Әниләре – Герой ана Шәмсенаһар апа исә 1959 елның 10 июлендә вафат була. Шулай да Сәмигулланың улын, кече яшьтә чагында ук үз тәрбияләренә алып, аякка бастырып өлгерәләр. Рафаэль унбиш яшенә кадәр Кукмарада бабалары гаиләсендә гомер кичерә. 1954 елда аны әтисенең бертуган абыйсы Шамил үз янына – Төмән өлкәсенең Ханты-Мансийск шәһәренә алдыра. Биредә шактый вакыт яшәгәч, алар, бергәләшеп, Иркутск өлкәсенең Братск шәһәренә күчеп китәләр.
Рафаэль Сәмиевич танкист буларак Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, командование тарафыннан еш кына бүләкләргә лаек була. Журналист-политрук улы икәнен бер генә минутка да исеннән чыгармый ул. һәрчак әтисенә охшарга, аныңча яшәргә омтыла. Хәзер дә – судно капитаны булгач та шулай.
Озак еллар дәвамында әтисенең каберен эзли торгач, Рафаэль Сәмиевич, ниһаять, максатына ирешә. Аңа Смоленск өлкәсенең Сычевка район хәрби комиссариатыннан түбәндәге эчтәлекле хат килә:
“...Сезнең сорау буенча эзләнүләр алып бару нәтиҗәсендә, әтиегезнең – политрук Кәримуллин Сәми Гарифулловичның кайда җирләнүе ачыкланды. Ул безнең районның Василевский авыл Советына караган Холмино авылына күмелгән булган. Сугышта һәлак булучыларның район хәрби комиссариатында сакланучы истәлек альбомында – “Сугышчан Дан кенәгәсе”ндә ул 1241нче кеше булып тора.
Хәзерге вакытта әлеге авыл Советы территориясендә аерым каберлекләр юк. Биредә һәлак булган барлык сугышчыларның гәүдәләре 1954-1956 елларда Сычевка шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешенә урнашкан 2нче но-мерлы хәрби каберлеккә – туганнар каберлегенә күчереп күмелде...”
Шаһинур МОСТАФИНның “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” китабыннан кыскартып бирелде. 2015 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев