Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа машина алу хөрмәтенә якыннарын җыярга теләгән ирле-хатынлы авариядә үлә

Юлда 5 машина: «Chevrolet Viva», «Лада Гранта», «Skoda Rapid», «Chevrolet Aveo» һәм «ВАЗ-21103» бәрелешә

Фаҗига 12 август «Ижау – Сарапул» трассасында килеп чыга, дип яза «Вести КАМАЗа». Юлда 5 машина: «Chevrolet Viva», «Лада Гранта», «Skoda Rapid», «Chevrolet Aveo» һәм «ВАЗ-21103» бәрелешә.

Нәтиҗәдә Әгерҗедән булган «Лада Гранта» йөртүчесе һәм аның 45 яшьлек пассажиры урында ук һәлак була.

Якыннары сүзләренә караганда, ирле-хатынлы пар моннан бер ай элек кенә өр-яңа машина сатып алган. Фаҗига буласы көнне алар яңа машина алу хөрмәтенә туганнарын җыеп бәйрәм итәргә уйлыйлар. Шул сәбәпле Ижауга барып продуктлар төяп кайтулары була.

tatar-today.ru

Фото: ИГГС

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X