Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа елга яңа өметләр белән

Нырты төбәгендә яшәүчеләр Яңа елны аеруча зур дулкынлану, якты өметләр белән көтеп ала. Гомер-гомергә данлыклы Нырты совхозына соңгы елларда бер дә җиңел булмады. Тормышлар үз җаена барып, халыкның көнкүреш уңайлыклары артса да, күңелләре тыныч түгел иде.

 

Гөрләп торган совхоз таркалды, җирдә эшләүче калмады, яшьләр авылдан китте. Ә бит тормышның башы – җир, икмәк! Замананың үзгәрүенә карамастан, кеше җирсез, икмәксез яши алмый.

Нырты, Төркәш, Яңа Чәбия авылларын берләштергән җирлектә, бөтен уңайлыклары булган йортларда гомер кичерәбез. Газ, су, ут, телефон, интернет кергән, юллар бар. Бу – авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Заһидуллинның да тырышлыгы.

Нинди авыр заманнарда да халык белән берлектә авыл табибы Олег Егоров һәм аның хезмәткәрләре саклап калган участок дәваханәсе, тәҗрибәле укытучылары белән дан тоткан урта мәктәбе, балалар бакчасы, зур мәдәният йорты, китапханәсе, кибете, почтасы бар авыл бит ул Нырты!

Аның егетләре дә авыл хуҗалыгына битараф түгел. Илшат Хәмизов, беренчеләрдән булып, күп санда казлар асрап, җир эшкәртеп, күпмедер кешегә эш биреп, авылның күңелен үстерде. Әхмәтовлар гаиләсе, ферма төзеп, мөгезле эре терлек асрый башлады. Рафаил Заһидуллин заманында данлыклы булган алма бакчасын яңартуга күп көч куйды. Әлеге бакча авыл халкын сөендереп яши, монда сортлы кура җиләкләре дә үсә. Җәен авыл тырышларына менә дигән эш!

Төркәш авылы егете, эшмәкәр Юлдаш Гатауллин авылларны көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итә, күп еллар пекарняны эшләтте. Үзебездә пешкән тәмле икмәк белән тукландык, күпме кешегә эш урыны булды.


Төбәгебез кияүләре дә булдыклы безнең. Казанда гомер итүче Төркәш кызы Зөлфирә һәм аның тормыш иптәше Нәфыйк Мәдьяров гаиләсе авыл өчен тырыша. Төркәш-Нырты арасындагы җимерек фермаларны төзекләндереп, күркә үстерү белән шөгыльләнә башладылар. Ул ферманы эшләтүдә Нырты мәктәбен җитәкләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, авыл тормышына битараф калмаган Төркәш кешесе Зәфир Хөсәенов күп көч куя. Аның зур булышчысы, терәге – иптәше Наилә. Авылның зур өмете бу. Нәселле дуңгыз үрчетү буенча дан тоткан Нырты күркә үстереп тә абруй казаныр, Алла боерса.


Авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр күңелгә җылы бирә. Данлыклы Вахитов исемендәге хуҗалыкның Нырты, Төркәш, Яңа Чәбия территорияләрен үзенә алуы нинди зур бәхет бит! Басуларыбызда көчле, яңа техникалар җир эшкәртте, чәчте, уңышны җыйды. Күпме кешегә эш урыны булдырылды, җимерелеп яткан гаражга җан керде. Кичкә хәтле ремонтлау, иртән ир-атларыбызның элеккечә эшкә барулары, аларга вакытында хезмәт хакы түләнүе, җылы, сыйфатлы аш-су белән тукланулары – барысы да күңелне сөендерә. Димәк, җирдә эшләүченең хезмәте кирәкле, бүгенге көндә дә хөрмәткә лаек, гадел бәяләнә. Үз эшенең остасы, күп еллар дәвамында үз ягын дан-хөрмәткә, илгә таныткан җитәкче Нәфыйк Хөсәеновның хезмәт нәтиҗәсе бу. Авыл халкы арасында “Ныртыны да Вахитов исемендәге хуҗалык шикелле итәләр икән”, - дигән өметле сүзләр йөри. Әлеге сүзләрне Ходай ишетсен иде. Кем генә, кайсы хуҗалык бүген вахитлеләр кебек яшәргә һәм эшләргә теләми икән?!


Безнең якта тырыш халык көн күрә. Эше булсын да, шул тырышлардан туган балалар авылга кайтып төпләнсен иде. Авылыбызда пай җирләрен беркемгә дә бирмичә, сатмыйча, бердәм хуҗалыкта саклаучыларны мин туган нигезне саклаучылар белән бертигез күрәм. Аларның өметләре ахыргача өзелмәде, күңелләрендә ышаныч яшәде.
Бер пай җиренә 70 килограмм арыш алып, шуңа да сөенеп, үзебезнең совхоз амбарыннан алабыз бит, дип яшибез. Бүгенге көндә ашлык та, салам да бирделәр, алга таба печәне дә булыр. Пай җирен саклаучы пенсионерларга Халыкара өлкәннәр көненә, инвалидларга мулдан күчтәнәч тапшырылды. Башка елдагыча гына түгел. Һәркемнең ризыгы бар, пенсия килеп тора, балалар да булыша, әмма онытылмаган, хөрмәткә лаек, авыр хезмәт бәяләнгәнгә күңел күтәрелә.
Без бит бар да - адәм балалары,
Күпме кирәк күңел булуга.
Эх, аңласа иде моны һәркем
Үз урынында, хезмәт юлында.
Татар халкы “Киңәшле эш таркалмас”, ди. Бу сүзләр бик дөрес. Әлеге эшләрнең башында район башлыгы Сергей Димитриев тора. Тәҗрибәле җитәкче безнең төбәккә битараф булмады, аның киләчәге барын, халкының тырышлыгын күреп алды. Беренче эш итеп, авылыбыздан, төбәктән чыккан данлыклы, эшмәкәр кешеләрен Нырты мәктәбенә эшлекле киңәшмәгә җыйды.


Бүгенгедәй хәтеремдә: ул вакытта экология министрлыгында җитәкче вазыйфасын башкаручы абыем Рифкать Хуҗиев та чакырылган иде. Җыелыштан кайтып, чәй табыны артында сөйләшкәндә: “Авылыбызның киләчәге өметле, язмышы ышанычлы кулларда”, - дип, күңелләргә өмет өстәде ул.
Алла боерса, зур, яхшы үзгәрешләр булыр. Тормышны күп күргән, тәҗрибә туплаган абыемның әйткән сүзләренә ышанам, ул һәр сүзен аңлап, уйлап әйтә. Бу сүзләр инде тормышка аша бара: авылыбыз яши, яңара.
Өметләнеп яшик, өмет кирәк,
Хыял кирәк җирдә яшәргә.
Хыялсыз кеше - канатсыз кош кебек,
Канатсыз соң белмим нишләргә?
Хыяллар тик яхшы, якты булсын,
Нык булсын куелган канатлар.
Фәрештәләр куәтләп торсын,
Озын, матур булсын без узар юллар.

Без – бу төбәкнең аяклы тарихлары, яшьтән үк шушы җиргә күп көч куеп, җирлекнең данлыклы да, авыр чакларын да күргән кеше буларак, уңышларга сөенеп гомер кичерәбез. Һәр нәрсәне яхшыга юрау кирәк. Барысы да яхшы булыр, иншалла.

Рауза ХУҖИЕВА,
Нырты авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk