Хыялыбыз - гөлбакча ясау, диләр Нур Баян урамында яшәүчеләр
Шушы көннәрдә матурлык тудыручы ханымнар – Тәслимә Мостафина, Валентина Пахомова, Валентина Петрова, Надежда Тюлькина, Анна Егоровалар белән якыннан танышып кайттык.
Кукмараның Нур Баян урамындагы 8нче йорт яныннан узып йөрү үзе бер күңелле. Мондагы матурлык, аллы-гөлле чәчәкләр күзне иркәли. Бигрәк булдыклы, иренми торган кешеләр яши монда дип сокланып куясың. Чөнки бакчачылык ул – зур тырышлык сорый торган хезмәт.
Шушы көннәрдә без әлеге йорт янында булып, матурлык тудыручы ханымнар – Тәслимә Мостафина, Валентина Пахомова, Валентина Петрова, Надежда Тюлькина, Анна Егоровалар белән якыннан танышып кайттык.
– Мин Кукмарадан, шушы йортта туып-үстем. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә гомер итәм. Менә 45 ел инде башкаладагы гимназияләрнең берсендә балаларга башлангыч белем бирәм. Кукмараны бик яратам, ел саен җәй көне бирегә яшәргә кайтам. Чәчәкләргә мәхәббәт әби-бабайлардан ук киләдер дип уйлыйм. Кешенең ишегалдына керү белән аның кем икәнлеге, эшчән яки ялкау булуы күренә, ди иде әбием, – дип сөйләде Тәслимә Тәҗми кызы.
Күршеләре белән җыелышып, үзләренә җәйге хобби булдырганнар: йорт каршысына төрледән-төрле чәчәкләр утыртканнар. Монда күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләрнең ниндиләре генә юк: гортензия, чубушник, роза... Алар, берсен-берсе алыштырып, көзгә кадәр чәчәк атачак, диделәр. Ә берьеллык чәчәкләрне үзләренең тәрәзә төпләрендә үстереп алып чыгалар. Моның өчен кем ниндине утыртасын алдан киңәшләшеп, март-апрель айларында ук эшкә керешәләр. Язын исә бергәләп җирен казыйлар, тырмалыйлар, утырталар.
Әле планнары зурдан: йорт янын гына түгел, якын-тирә территорияне дә матурлыйсылары килә. Чөнки иске сарайларны сүткәч, монда бик күп буш урын барлыкка килгән. Аларның хыяллары: шушы җирдә өлкәннәргә ял итү, балаларга уйнау өчен парк булдыру.
– Территорияне төзекләндерү буенча үткәрелә торган район конкурсында ел саен катнашабыз, призлы урыннар алабыз. “Нур Баян” иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Сәмерханова да эшчәнлегебез белән кызыксынып тора, хәлләребезне белә, мактый. Гомумән, бөтен кеше мактый, һәм бу безгә бик ошый. Шуңа күрә әлеге эшне алга таба тагын да зуррак масштабта башкарасыбыз килә. Моның өчен безгә торбадан су килеп торуы кирәк. Су булса, бөтен җирне чәчәккә күмәр идек, – диде Тәслимә Мостафина.
Чәчәкләрне утырту гына түгел, карап, тәрбияләп тә торырга кирәк. Нур Баян бакчачылары аларга су сибәләр, чүпләрен утыйлар, туфрагын йомшарталар, кирәк икән, черемәсен кертәләр, ашламасын да сибәләр. Биредә һәркемгә эш җитәрлек.
Валентина Пахомова китапханәдә хезмәт куя. Алар Тәслимә апа белән бер подъездда яшиләр, шуңа күрә күп эшне бергәләп башкаралар.
– Быел февраль аеннан ук өйдә пион, петуния, бәрхет чәчәкләре үстердем. Язын аларны бергәләп ишегалдына утырттык. Гомумән, без бик дус, күңелле яшибез. Бергә эшлибез, ял да итәбез, җиләккә дә йөрибез. Ишегалдыбыз безнең өчен генә түгел, яныннан узып йөрүчеләр өчен дә матур һәм уңайлы булсын дип тырышабыз. Чөнки элек ишегалды ябык иде, хәзер исә ачык, һәм моннан бик күп кеше үтеп йөри, – дип сөйләде Валентина Геннадиевна.
Йорт каршында җәелеп үскән, кып-кызыл чәчәкле роза куагын Надежда Тюлькина 1992 елда утырткан булган. Ул аны ел саен кискәләп, карап тора, кышын бау белән бәйләп, җиргә яткыра һәм каплап куя. Бүгенге көндә әлеге куак гөлләр патшабикәсен хәтерләтә. Матурлыкны барыбыз да ярата һәм тиз күрә шул. Кукмаралылар да аның янында фотога төшә икән. Ә әңгәмәдәшебез киләсе елга аның шәмәхә төстәгесен утыртырга тели.
– Гомерем буе киез итек-киез комбинатында эшләп чыктым. Хезмәт стажым – 39 ел. 1992 елда бирегә күченеп килгәндә, йорт каршында берни дә юк, бушлык иде. Шуннан соң ирем Леонид Николаевич белән, шушы территорияне койма белән әйләндереп алып, чәчәкләр утыртырга булдык. Чөнки без иске өйдә яшәгәндә дә чәчәкләр үстерергә ярата идек. Әкренләп, әз-әзләп йорт яны матурланды. Чәчәк үсентеләрен сатып та алдык, танышлар, дус-ишләр дә бирде. Шуңа күрә аларның һәрберсен хуҗаларының исемнәре белән атадым. Менә монысы – “Савиюшечка”, “Алечка”, ә менә бу пионнар – “Розочка”... Су сипкән вакытта аларга исемнәре белән эндәшәм, сөйләшәм. Һәрвакыт тәрбияләп, тукландырып торам. Хәтта җиләкне чистартканнан соң да төбен әрәм итмим, әчетеп сибәм, бал да кушам. Матур булсыннар дип телим, – диде Надежда Дмитриевна.
Анна Егорова чыгышы белән Кашкара авылыннан. Кызганычка каршы, бу авыл бүгенгәчә сакланып калмаган. Ә биредә ул 56 ел яши икән. Кырык ел гомерен киез итек-киез комбинатына багышлаган, анда контролер булып эшләгән. Кечкенә чактан чәчәкләр яратам дип сөйләде. Ә күргән бар кешенең күз явын ала торган чубушникны моннан биш ел чамасы элек утырткан.
– Аңа артык тәрбия кирәк түгел, үзе үсә ул, яңгыр суын сибә. Ә менә калган чәчәкләрне карап торырга кирәк, – диде ул.
Моннан тыш, әлеге тырыш ханымнар балалар мәйданчыгы янына егерме төп чыршы агачы да утыртканнар. Аның үсентеләрен орлыктан үстергәннәр. Күз-колак булмасаң, үлән чабучылар кырып китә, диделәр. Чөнки моңа кадәр дә өченче урта мәктәп укучылары килеп, 26 агач утырткан булган, әмма аларны чабып киткәннәр.
Менә шундый уңган, табигатьне ярата торган ханымнар белән таныштык. Аларның башкарган эшләре күпләргә үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев