Хушлаштың да китеп бардың (хикәя)
Якташыбыз күп кенә повесть һәм хикәяләр авторы Камәрия Вафинаның әнисе Газизә Ибраһимовага багышлап язган хикәясе.
Дәвамы. Башы
Газизәнең гарәпчә укырга өйрәнеп намазга басканына менә берничә ел инде. Аллаһның рәхмәте, күптән түгел, ничә еллар тыелып торганнан соң, мөселманнарга дин тотарга рөхсәт ителде, мәчетләр яңадан торгызылды, күңелләргә иман нуры салып, азан тавышы яңгырады. Ядегәр авылының элеккеге мулласы Таҗетдин хәзрәтнең улы Габделхак Каюмов кайтып, авылдашларына дин сабаклары укыта башлады. Газизәнең дини гыйлем алу теләге шулкадәр көчле иде. Шул теләк нәнәсе (әниләрен алар кечкенәдән нәнә дип үстеләр) аша күчкәнме, ул һәр дини бәйрәмдә ялгыз карчыкларга сәдака илтә я кызларына илттерә иде. Ел саен Коръән ашы уздырды. Нәнәсе Минзифаны, кечкенәдән ятим калу сәбәпле, “чибәр абыстай” тәрбияләп үстергән. Нәнәсенең сөйләвенә караганда, Минзифа аларда бик күп нәрсәгә өйрәнгән. Намаз укымаса да, гарәпчә укый да, яза да белә иде.
Газизә башта телевизордан Җәмил Зәйнуллин алып бара башлаган гарәп язуы дәресләрен тыңлады. Ә Габделхак хәзрәтнең укыта башлавы аның өчен зур сөенеч булды. Ул бик тырышып, йотлыгып укыды. Остазлар Ядегәргә кайтып йөри алмый башлагач, алар янына Арчага барды. Аннан соң алар укыта торган Казан мәдрәсәсенә йөреп гыйлем алды. Барган саен бер кочак дини китап күтәреп кайтты. Күршеләргә, таныш-белешкә тарата, дингә, намазга басарга өнди, үзе белгәнне аларга да аңлатырга тырыша иде.
Югары Шәмәрдәндә мәчет ачылгач, куанычы эченә сыймады. Кодасы Гаязны дингә тартты, мәчеттә мулла булырлык дәрәҗәгә күтәрде. Мәчеттә теләге булганнарга дин сабаклары укыта башлады. Үзенең туган авылында да мәчет булдырасы иде дә! Артыннан йөри башладылар башлавын, бик күп хезмәт кирәк шул әле. Хәзергә алар Мәфрузә апаның өендә кеше булмаган вакытта аларга җыелалар, хатын-кызлар, тезелешеп, Газизә өйрәткәнчә намаз укыйлар, сүрәләр өйрәнәләр.
“Кара инде, йә! Шулай кыймылдый да алмыйча ят инде, булмаганны!” Газизә тагын торырга талпынып карады, тик гәүдәсе тыңламады. Кызы Зөһрә дә өйдә юк ичмасам, сөт булса да кайнатып бирер иде. Зөһрә, апалары кунакка киткәч, кодагыйга булышырга төшеп киткән иде.
Килене эштән кайткач, кайнанасының һаман урын өстендә ятуына гаҗәпләнеп китте. Аның бервакытта та болай тора алмыйча авырганы юк иде. Кайнар аш кертте, бөтнек белән баллы чәй ясап бирде, дарулар каптырды. Чәй эчсә дә, ашка нәфесе булмады Газизәнең, тамагы бик авырта, йотып та булмый иде.
– Әни, дәваханәгә алып төшикме әллә? Укол булса да кадарлар иде, – дигән улына:
– Бүген ял көне бит, вакытсыз йөргәнне яратмаслар. Иртәгегә кадәр түзәм инде, – дип җавап бирде.
Бөтнекле, баллы чәйнең файдасы булдымы, тамак ачытуы бераз басылгандай итте, Газизә күзләрен йомды…
...Эх, шушында гына куйган иде бит, кая киткән соң формулалар язылган дәфтәре?! Сумкасын кат-кат актарды, парта асларына төшеп карады, ниндидер чүп-чар арасында казынды, тирләде, пеште, каушады. Юк инде, юк! Кирәкле формуласы да искә төшми бит аның ичмасам! Тагын икеле куярлар инде, һай Аллам!..
Мәктәпне бетергәч, Газизәнең иң зур хыялы укытучы булу иде. Мәктәптә ул бик яхшы укыды. Шул теләк белән Арча педагогия училищесына юл тотты. Башка имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, соңгы имтихан – математиканы тапшырырга килде. Математика – аның иң яраткан фәне, бу имтихан инде аны ул хәтле куркытмый, Газизә үзе дә училищега ияләнеп бетте, үзенең шушы уку йортында укыячагын күз алдына китереп ләззәтләнә иде.
Парта артына утырып, билетка күз төшергәннән соң, Газизәнең күз аллары караңгыланып китте, аяк астыннан җир убыла башлагандай тоелды. “Арифметик прогрессия”. Газизә мәктәптә бу теманы узганда авырып калган иде, соңыннан аны иптәшләреннән сорап белде белүен, тик артык игътибарга алмады, ул аңа артык җиңел тоелды. Әле кичә имтиханга әзерләнгәндә дә, башта авырларын кабатлыйм әле, соңыннан карап чыгармын дип, шул теманы калдырып китте. Газизә, баш миләрен киереп, нихәтле генә исенә төшерергә тырышса да, формула искә төшмәде.
– Белмим, оныттым, – диде Газизә, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, имтихан алучы укытучы алдына килеп баскач. – Икенче сорау бирегез әле, зинһар өчен! Мин калганнарын барысын да беләм, иң авырын бирегез.
– Белмим, оныттым, имеш! – Укытучының зәһәр тавышы бүлмә тәрәзәләрен зыңгылдатты. – Булачак укытучы сүземе бу? Син укучыларың каршына баскач та, белмим, оныттым дип торырсыңмы? И-ке-ле!
Укытучының карары кырыс һәм аяктан егарлык иде. Газизә, елап җибәрмәс өчен, иреннәрен канаганчы тешләп, сыйныфтан чыгып йөгерде. “Бетте! Барысы да бетте! Ни йөзең белән авылга кайтырга кирәк, ничек иптәшләрең, укытучылар күзенә күренергә кирәк хәзер!”
Вокзалдан поезд көткәндә дә ике күзеннән яшь акты да акты Газизәнең. Әллә шушы поезд астына ташланыйммы икән, дигән ямьсез уй да чагылып үтте башыннан. Шулчак янәшәсендә басып торган ике кызның сөйләшүе колагына чалынды.
– Сабада яңа ачылган хисапчылар курсына язылдым мин. Имтихан бирәсе түгел, билгеләрең яхшы булса – алалар. Әйдә, минем белән, – дип кыстый иде иптәшен икенчесе.
Газизә колакларын торгызды.
– Урын бармы икән соң әле анда?
– Булырга тиеш. Әле ул яңа ачылган, кеше белми дә торгандыр. Мин язылганда, берничә генә кеше иде әле.
Шулай итеп, Газизәнең язмышына укытучы түгел, ә хисапчы хезмәте язылган булып чыкты. Әмма Арча педучилищесында алган йөрәк ярасы исенә төшкән саен кан саркытты. “Эх! Шул кичтә бер күз генә салган булсам да ул темага, бирә идем бит мин шул имтиханны!” – дип өзгәләнде, үзен шундый ваемсызлыгында битәрләде, инде менә ничә елдан соң да искә төшеп торсын әле!
– Әби, әби!
Газизә ерактан ишетелгән бу тавышның кемнеке икәнен аңышмый торды. Аннары гына: “Аллага шөкер, төш күрәм икән ләбаса”, – дип, күзләрен ачты. Янында оныклары тезелгән, килене:
– Әни, менә бу даруны эчеп кара әле, файдасы булмасмы, тамак авыртканны баса торган, күршеләрдән кереп алдым, – дип, дару сузды.
– Һай рәхмәт яугыры!
Капкан даруны Газизә зур авырлык белән генә йота алды. Аннары кабат ястыгына ауды.
Күргән төшен исенә төшереп, үзалдына елмаеп куйды. Кара инде, төш диген инде моны! Ярар, укытучы булмаса да, абыстай булып куйды бит әле менә. Күпме кешегә гыйлем бирә, шул ук укытучы хезмәте белән бер ул. Аның каравы ике кызы да – укытучы.
Хисапчы эшен дә бик яратып, җиренә җиткереп башкарды Газизә. Соңыннан баш икътисадчы итеп тә куйдылар. Бик тату, бик күңелле эшләде алар колхоз кәнсәләрендә. Төрлесе-төрле яшьтә булуга карамастан, барлык эч-серләрен бүлештеләр, шатлыклары да, кайгылары да уртак булды. Икенче авылга җәяү йөреп эшләве, төшке ашка кайтып килгәндә күпме вакытның юлда үтүе, кайткач, йорт эшләрен ашыга-ашыга караганнан соң, сәгатькә карый-карый, тагын эшкә чабуы, еллык хисаплар вакытында ярты төн булмыйча, өйгә кайтып керә алмаулар үзәгенә үтсә дә, ул чакларны сагынып искә ала Газизә.
Эше шулкадәр тыгыз булуга карамастан, ире Шамил белән күрше авыл клубына кинога йөрергә дә вакыт таба иде алар. Ул, үлә-бетә, “Цыган” киносын караулар, дисеңме, елый-елый караган Индия киноларын әйтәсеңме! Кар-буран дими, арганнарын онытып, клубка чыгып йөгерерләр иде. Берсендә кинодан кайтсалар, өйләренә бер көтү чегәннәр кереп тулган! Хуҗалар өйдә юк икәнне сизеп, иркенәеп алганнар, табада ит кыздырып, аракы эчеп, мәҗлес ясап утыралар. Башта сәерсенсәләр дә, соңыннан уртак тел таптылар тагын. Алар әйбер сатучы йөрүче молдаваннар булып чыкты. Начар кешеләр түгел үзләре. Рәхмәт йөзеннән күп кенә товарларын очсыз бәядән, кайберсен бүләккә калдырып киттеләр. Җәй көне тагын бер килеп чыкты әле алар. Бу юлы үзләре белән кечкенә малайлары, яшь киленнәре дә бар иде. Үзләрен шулкадәр иркен тоттылар, әйтерсең, якын туганнарына кунакка кайтканнар! Ашлар пешереп ашап, Шамил белән төнгә кадәр гәпләшеп утырып, кунып киттеләр.
Хәер, аларда төн кунып чыгучылар бер чегәннәр генә түгел иде. Аларның өйләре – авыл башында беренче йорт, төнлә дә кечкенә яктагы утны сүндермичә йоклыйлар. Өйдә яшь балалар, карт әбинең төнлә уянып, чыгар юл тапмый йөрүен уйлап калдырыла башлаган ут, ияләнелгән гадәт буенча, балалар үсеп җиткәч тә, төне буе янып торды, тышкы ишек бикләнелмәде. Юлда кайтканда өши язган аягын җылытырга дип кенә кергән шофер егет тә кунып чыкты. Янил училищесына Сабадан җәяүләп укырга килүче, арган-алҗыган унлап малайга да йокларга урын табылды. Тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр.
– Әби, әби, җырлап күрсәтимме?
Аның уйларын янына килеп баскан Ләйсән кызы бүлдерде. Янына Чулпан белән Динар да килеп басты.
– Әйдә, кызым, җырлап җибәр әле, тыңлыйм, – диде Газизә, күңеле булып.
Ләйсән матур итеп күлмәк итәген тотып басты, җырлый башлады. Сүзләрен бик белеп бетермәсәләр дә, аңа Чулпан белән Динар да кушылды.
– Мәк, мәк, без күмәк,
Кызарып пешә җиләк.
Иртүк торып,
мәккә кунып
Уйнап йөри күбәләк.
– Вәйт, булдырдыгыз, – дип кул чәбәкләде Газизә. – Менә бит, күңелләр күтәрелеп китте, рәхмәт инде сезгә. Кызым, казларны караучы бар микән? Су буена төшеп китмәсеннәр тагын, бөядән куып чыгарып та булмас. Карап керегез әле, яме!
Камәрия ВАФИНА, Ядегәр
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев