Хушлаштың да китеп бардың (хикәя)
Якташыбыз күп кенә повесть һәм хикәяләр авторы Камәрия Вафинаның әнисе Газизә Ибраһимовага багышлап язган хикәясе.
Дәвамы. Хикәянең башын моннан укыгыз
Газизә басып торган тау башы, әйтерсең, күк белән тоташкан иде, зәңгәрсу күктә тибрәнеп торган ак болытлар аның янәшәсендә генә. Ул хәтта шул болытлар арасында фәрештәләрне шәйләгән күк булды, җиңелчә исеп киткән җил аларның башыннан сыйпап узган кебек тоелды, күңеленә әйтеп бетермәслек рәхәтлек, нур иңде. Ул калган рәкәгатьләрне тагын да дәртләнебрәк, һәр аятьне җиренә җиткерергә тырышып укыды. Намаз ахырында кулларын күтәреп дога кылды:
– Йә Раббым! Балаларыма тәүфыйк, һидаят бир! Эшләрен уң кыл, кеше күзләренә мәхәббәтле кыл! Иманлы, туры юлга бастыр! Йә Раббым, йә Раббым, йә Раббым, балаларымны ташлама!
Газизә биш бармагыдай һәр баласын күз алдына китереп, һәркайсына теләк теләде. Аның теләкләре шулкадәр ихлас һәм йөрәк түреннән иде, күңел чишмәсе тулып ташыды, бите буйлап үзеннән-үзе күз яшьләре акты. Бүген җомга көне икәне исенә килеп, әрвахларга да дога кылырга онытмады.
Намаз укып бетергәч тә, сихерләнгән кебек тирә-ягына сокланып утырды. Күр инде бу матурлыкны! Барысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән барлыкка килгән бит. Бар нәрсә шулкадәр камил һәм төгәл, һәркайсының үз урыны, үз вазыйфасы. Күзе каршысында гына үсеп утырган чәчәккә төште. Шушы кечкенә алсу чәчәкне ул “сандугач теле” дип йөртә. Гел очрап тормый әле ул. Газизә аңа очраган саен сокланмый булдыра алмый, өзәргә дә жәлли хәтта. Аннары күзен ераккарак, Сәрки болынына күчерде. Җәйнең иң матур, табигатьнең иң рәхәт чигеп утырган чоры иде бу. “Мәликә апаны ияртеп, ничек тә миллеккә барып кайтырга кирәк әле”, – дип уйлап куйды ул, мондый матурлыкны күңеленә сыйдырып бетерә алмыйча. Алар шулай ел саен каршы таудагы каенлыкка мунча миллеге җыярга баралар. Иркенләп, үзләре әйтмешли, көн алып, һәр очраган матурлыкка сокланып, кош тавышлары тыңлап, дару үләннәре җыеп, каенның да ботакларын: “Агач, рәнҗи күрмә безгә”, – дип, догалар укый-укый гына сирәкләп алып, йөреп кайталар. Хәзер нәкъ вакыты икән ләбаса. Дөрес, юкә чәчәк атканда, байтак кына юкә миллеге бәйләп куйды инде ул. Ә каен миллеге тагын үзенә бер хуш исле, арасына бераз бөтнек тә тыгып җибәрсәң, чабынганда бөтен тәнеңә сихәт аласың.
Күңеленә искиткеч тынычлык, рәхәтлек тулган Газизә, ашыкмыйча гына урыныннан торып, алга атлады. “Күрше Каймә кибеткә бик тәмле тозлы балык кайткан, дигән иде кичә, кайтышлый кереп алырмын да ярып кына бәрәңге пешерермен әле кичкә. Тиз дә булыр, ансат та. Ашны болай да көн саен ашыйбыз инде”.
Тау кырые буйлап килеп, Газизә су буена төште, аннары чишмәгә юнәлде. Чишмә... Үзләренең чишмәсе! Кайчандыр тешне шыгырдатырлык салкын суы белән йөрәк ялкыннарын баскан, Газизәнең иң тирән серләрен дә берсүзсез тыңлап, читкә түкми-чәчми елга буйлап агызган чишмә... Газизәнең тагын күңеле тулып китте. Аларның өе шушы чишмәдән бераз өстәрәк кенә иде. Улы тугач, нәнәсен чакка-көчкә күндереп, үзләре яши торган авыл башындагы өйгә алып менде Газизә. Кайнанасы вафат булгач, балаларны карарга кеше кирәк, картаймыш көнеңдә син дә ялгыз булмассың дип, бик каты үгетләгәч кенә риза булды Минзифа карчык. Өе дә яңа иде әле. Тик нишлисең, кызы колхоз кәнсәләрендә эштә, кайтып керә алмый, балаларны көн саен монда өстерәп төшеп тә булмый. Кызы белән бик горурлана иде ул.
Чишмә буенда шаулап бөтнек үсеп утыра. Аларның хуш исе әллә кайларга хәтле таралган. Газизә кочагына, тамырларын өзмим тагын дия-дия, байтак бөтнек җыйды. Аннары тыкрык буйлап урамга менде дә кибеткә юнәлде.
– Алла, Газизә апа, нинди тәмле хуш ис алып кердең кибеткә! Миңа да беразын бир әле кайткач чәй ясап эчәргә.
Кибетче Ольга, иелә-иелә, бөтнекне иснәде.
– Мә, мә, күпме кирәк ал, – дип, Газизә кулындагы бөтнеген Ольгага сузды.
– Һай Газизә апа, синең кадәр кеше булмас инде. Берәү булса, бакча башыңда гына бит, төш тә җый, син әле яшь кеше, дияр иде. Бигрәк ыштансыз инде син! – диде, көлеп, аларны тыңлап торган Әлфия.
– Үземә тагын җыярмын әле, бар бит ул, акчага сатып алмаган. Әле беркөнне “станса”да автобус көткәндә дә шул сүзне әйттеләр миңа. Бикмәмәт Харисы бер кочак ипи күтәргән, ипиләре төшеп китмәсен дип, тегеләй итә, болай итә. Минем пакетта бер-ике генә әйбер иде, аларны бушатып, кулыма тоттым да пакетны аңа суздым, “Мә, ал, әле синең автобустан төшкәч тә байтак кайтасың бар”, – дидем. Бу хәлне карап торган Бәдри Зөһрәсе нәкъ синең шикелле: “Кирәк, дисәләр, ыштаныңны да салып бирерсең син, Газизә апа”, – ди. “Бирәм, мин әйтәм, ник бирмәскә, син бит кунакка кайтучы”, – дидем. Көлде инде рәхәтләнеп.
– Рәхмәт инде сиңа, Газизә апа, йөргән аякларыңа савап булсын. Бөтнек тау астында гына булса да, анда төшеп йөрергә вакыты юк бит әле аның. Эш беткәч, тизрәк өйгә чабасы, анда мең төрле эше көтеп тора. Мә, беразын кире бирим әле, миңа бу кадәр үк кирәкми, кайткач чәй эчәргә кирәк булыр үзеңә дә, – дип, Ольга бөтнекнең яртысын кире сузды.
– Кара, карбыз да бар түгелме соң? – диде Газизә балык үлчәтеп алганнан соң. – Шулкадәр нәфесем төшеп тора иде әле карбызга.
Кибеттән чыкканда каршысына балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Мәүлиха очрады.
– Безнең балалар үзләре генә калды микән инде бакчада? Һич оешып кайтып җитә алмыйм әле мин, – диде.
– Юк, аларны әтиләре әллә кайчан алып китте инде. Бакчада уйнаганда күреп алдылар да аннан калмадылар.
– И-и-и, бигрәк яхшы булган! Бу әйберләр белән ничек барасы инде дип уйлап тора идем әле, – дип, Газизә өенә ашыкты.
Карбыз искиткеч тәмле булып чыкты. Ашап туйгач, калганын суыткычка тыгып куйдылар. Икенче көнне, мунчалар кереп чыккач, Газизәнең тагын карбызга нәфесе төште. Өйдәгеләр инде кайсы-кая таралышкан, балалар йоклап киткән иде, берүзе карбыз кисеп ашады. “Чыннан да, кар-боз булган бу, балаларга җылытмыйча бирмәскә кирәк”, – дигән уйлар белән салкын карбызны нәфесләнеп капты да капты. Бигрәк тә баллы, бигрәк тә татлы иде шул Газизәне аяусыз күрәчәгенә алып баручы бу ризык!
Төнлә ул тамагының кызышып авыртуына уянып китте. Башы чатнап авырта, гәүдәсе таш баскандай авырайган иде. Ул, көчкә торып, аш бүлмәсе ягына чыкты, чәйнектә калган җылымса суны капты. Тамагындагы ангина миндалиннары күптән кисеп алынган булса да, су зур авырлык белән, тамак төбен кисеп төшеп китте. Андый чакта файдасы тия иде дип, Газизә бер калак бал капты да, муенын мамык шәленә урап, урынына барып ятты.
Әллә йоклады, әллә саташып ятты, белмәссең. Килененең киенеп эшкә киткәнен дә шәйләде кебек, дөп-дөп басып каршына ябырылган ат көтүе астында калам дип куркып уянган иде, анысы балалар чабышып йөри булып чыкты. Аннары тагын изелеп йоклап кителгән.
Төшендә, аермачык итеп, ире Шамилне күрде. Ап-актан киенгән, үзе шундый шат, кулларын сузып, Газизәгә таба атлый. Газизә дә, аны күрү шатлыгыннан нишләргә белмичә, аңа ыргыла, күңелендә шундый рәхәтлек, әйтерсең, ул очып бара каядыр биектә-биектә.
Уянгач та, күргән төшеннән айный алмыйча, күзләрен йомып ятты. Сагына, бик сагына ул Шамилен. Иртәрәк китте шул ире. Гомер буе ашказаны, эчәклекләре авыртып интекте. Яшьрәк чагында ашказанына операция ясаткан иде инде. Соңгысын күтәрә алмады шул йөрәге. Дәваханәдән чыгарга ук насыйп булмады. Парлы чакта гына аңламыйсың икән ул ялгыз хатыннарның хәлен. Өеңдә кеше булса да, урамда чыгып сөйләшерлек күршеләрең булса да, сине ярты сүзеңнән аңлаучы, беркемгә дә сөйли алмый торган серләреңне тыңлаучы, бер күз карашы белән генә дә сине юатучы булмый икән ул.
Бераз шулай ятканнан соң, Газизә кисәк уянып киткәндәй булды. “Тукта! Нинди төш булды соң әле бу? Бик яхшыга юрамыйлар бит мондый төшне!”
Шулчак, кылт итеп, Нәфиганың сүзләре исенә килеп төште. “Син яшәрмен күк тиеп яшисеңме, Газизә?”
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!
– Әби, син нәрсә дисең?
Янына килеп баскан оныгы Ләйсәннең тавышы Газизәне чынбарлыкка кайтарды.
– Төш күреп йоклап киткәнмен, кызым! Хәзер торам, чәй дә җылытып эчертермен, яме.
Гәүдәсен зур авырлык белән җыйнап, Газизә аш бүлмәсенә чыкты, чәй куеп җибәрде, башының чатнавына чыдый алмыйча, дарулар торган тартманы актара башлады.
– Нәрсә эзлисең, әби? Авырыйсыңмы әллә син?
– Авырыйм шул, балам, тамагым авырта. Хәзер сезгә чәй ясап бирәм дә ятам әле мин. Сез тәртипле генә булыгыз, яме! Озакламый әниегез дә эштән кайтып җитәр.
Газизә берничә дару алып капты да, чәй әзерләгәннән соң, тагын урынына барып ятты. “Һай Аллам, иртәнге намазым да укылмаган ләбаса!” Әмма Газизәнең торып тәһарәт алырлык та, намаз укырлык та хәле юк иде. “Йә Ходам, берүк кичерә күр, бераз хәл кергәч, каза итеп укырмын инде”. Шулай да күңеленнән башта “Фатиха” сүрәсен укып чыкты, аннары тәһлил әйтте.
Камәрия ВАФИНА, Ядегәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев