Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» редакциясе газетага язылучылар арасында оештырылган акциягә йомгак ясады

Бер капчык он, бер капчык шикәр комы һәм бер тартма лимонад уйнаттык.

Быелның беренче акциясенә нәтиҗә ясап, бер капчык шикәр комы, бер капчык он һәм бер тартма лимонад уйнатырга җыенганда, Үрәсбаштан Людмила Игошева редакциябезгә район газетасына язылырга керде. Аны исемлеккә 325нче абунәче итеп теркәдек тә компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә өч җиңүченең исемен билгеләдек. 

Сөенеч алып шалтыратканда, кукмаралы Маһинур Гатауллина белән сөйләшеп булмады. Хәзер заманасы шул бит, телефондагы чит номерларга җавап бирмәвең хәерле. Олы кеше төрле ялганнан аеруча да курка. Шуңа күрә Маһинур апаның он отуы турындагы хәбәрне өенә барып җиткердек. Ягымлы елмаеп, рәхмәтләрен әйтә-әйтә, бераздан редакциябезгә килеп тә җитте ул. ПМК-90 оешмасында 32 ел эшләп лаеклы ялга чыккан яңа танышым газетабыз турындагы фикерләре белән уртаклашырга ашыкты.

Маһинур Гатауллина

«Балалар рус мәктәбендә укыганлыктан, алар үскәндә, район газетасын русча алдырдык. Менә хәзер үзем генә калгач, "Хезмәт даны"на тукталдым. Йортыбыз белән диярлек альтернатив рәвештә язылабыз, ягъни редакциядән килеп алабыз, аның бер авырлыгы да юк. Быелның икенче яртыеллыгы өчен дә подписканы редакциядә сишәмбе көнне рәсмиләштергән идек, шуның өчен бүләкләр дә биреп куандырдыгыз. Газетаның иң элек беренче һәм ахыргы битләренә күз салам, берсен дә калдырмыйм, Аллага шөкер. Авыр шартларда яшәүче гаиләләр турында елый-елый укыйм, эшчеләр, колхозчылар турындагы язмалар бик якын, барысы да ошый. Моңарчы акциядә җиңгәнем бар иде. Бер елны Алабугага юллама чыкты. Автобус белән барып, шәһәр буйлап сәяхәт ясаган идек. Лаеклы ялда булсам да, урамга чыгып йөрергә тырышам. Күпкатлы йортыбыз янында ике түтәлем бар. Җәен шунда яшелчәләр үстерәм. Хәрәкәт, кеше белән аралашу минем өчен бик мөһим. Аеруча камыр ризыклары: май күмәче, өчпочмак, дучмак, балан пирогы пешерергә яратам. Шуңа да он бик кирәкле бүләк булды», — диде Маһинур Гатауллина.

Кукмарадан Зөлфия Нуруллина белән аның кызы аркылы элемтәгә чыктык. Әнисенең квитанциясен ул ватсап аркылы җибәргән булган.

«Өметсез шайтан гына, диләр бит. Тормыш иптәшем Айратка бу юлы квитанцияне җибәрик тә, 13 майда шикәр комы отмасак, аннары сатып алырбыз, дигән идем. Сабыр иттек тә, менә безгә бәхет елмайды, хыяллар чынга аша икән ул. Мин элеваторда пешекче булып эшлим. Төшке аш вакытында хезмәттәшләрем: „Җиңүең турында радиодан сөйлиләр бит, тыңла әле“, — диешкәннәр иде. Шикәр комы җәен аеруча күп кирәк. Кышка төрле җиләк-җимешләрдән компот, кайнатмалар ясыйбыз. Аларны балаларга күчтәнәч итеп тә җибәрәбез. Район газетасын көтеп алабыз. Үзем йөрәккә үтә торган хикәяләр, журналист Лилия Нургалиеваның язмаларын укырга яратам. Почтальоныбыз Гөлсирә апа — бик сабыр, үз эшенең остасы ул. Инде ничә еллар тырышып хезмәт куя, өйләргә йөреп газетага яздыртуы бик җайлы», — диде Зөлфия Нуруллина.

Кәчимирдә яшәүче Наталья Иванова эштә булу сәбәпле, лимонадны алырга абыйсы Сергей килде. Социаль хезмәткәр булып эшләүче, ун әбине карап-тәрбияләп торучы Наталья белән телефон аша гына танышып, сөйләшеп алдык. 

«Район газетасы миңа бик ошый, аның кимчелекләрен күрмим. Редакция үткәргән акцияләрдә моңарчы да җиңгәнем бар иде. Бер елны фотоальбом тапшырдыгыз. Төрле призлар уйнату алга таба да оештырылсын иде. Бүләгегез бик кирәкле, мине сөендергәнегез өчен зур рәхмәт. Лимонад эчәргә бик яратабыз», — диде ул.

Җиңүчеләрдән газетабыз турында җылы, матур сүзләр ишетү, аларның бүләк өчен сабыйларча шатланганнарын күрү бигрәк тә рәхәт шул. Күрми-белми калмагыз, тиздән яңа акциябез башланып китәчәк. «Хезмәт даны», «Трудовая слава» яки «Вамыш» газеталарына язылыгыз, шәп бүләкләр отыгыз!

реклама. АО «ТАТМЕДИА»

erid: 2VtzqxdnbFG

фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев