Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде

Авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында 2024 елның икенче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучылар арасында бәйге игълан иткән иде.

Почтальон — һәр йортта көтеп алынган кунак ул. Хат ташучының газета-журналлар тутырылган сумкасын күргәч, үзеннән-үзе кәефләр күтәрелеп китә, аралашасы, эч-серләреңне сөйлисе, яңалыкларың белән бүлешәсе килә башлый. Бернинди һава торышы да куркытмый торган, зур хәреф белән язардай, олы хөрмәткә лаек һөнәр ияләре алар. 

«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында 2024 елның икенче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Киндеркүлдә яшәүче Ләйсән Ибраһимова белән Поч. Сутердан Алевтина Матвеевалар җиңү яулады. Аларны сишәмбе көнне редакциябезгә чакырып, таба белән бүләкләдек. 

Березняк, аннары Кукмараның вокзал почтасында 20 елга якын хезмәт куючы Ләйсән Ибраһимова Манзарас һәм Киндеркүл авылларына газета-журналлар тарата, пенсия өләшә. 38 ел почтальон булып эшләгән әнисе Нәсимәнең юлын дәвам итүче яңа танышым 11 сыйныфны тәмамлауга ук почтага урнаша.

«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде

«Хезмәтем бик ошый. Тәмле тел, җылы сүзне кызганмаска тырышам, өлкәннәрнең юктан да күңеле була. Газетага языла торган кеше һәрдаим подписка рәсмиләштерә ул. Райондашларыбыз арасында укырга яратучыларның булуы сөендерә. Алар берьюлы 6-7шәр газета алдыра. Почтальонның эше күп аның: товар да сатабыз, пенсия дә өләшәбез, коммуналь хезмәтләр өчен дә акча җыябыз. Әби-бабайлар сөйләшергә бик яратса да, мин үзем кызурак. „Давыл керде, хәзер тиз генә бирә дә чыгып китә“, — дип көләләр инде. Чөнки участогым бик зур, көнендә вакытлы матбугатны таратырга өлгерергә дә кирәк. Һәр йортта райондашларыбыз газетаны зарыгып көтеп тора бит», — ди Ләйсән Илдар кызы. 

Вокзал почтасындагы хат ташучыларның мондый бәйгедә беренче тапкыр гына җиңүе түгел инде. Ирешкән уңышларының нәтиҗәсе тырыш җитәкчегә дә бәйле шул.

«Коллективыбыз дус-тату, бердәм. Начальнигыбыз да бик әйбәт. Декада вакытында аеруча җиң сызганып эшлибез. Берәүләр ташламалы вакытны көтә, ә икенчеләр газетага алдан ук язылып куя. Редакция оештырган акцияләрдәге бүләккә кызыгучылар да бар. „Хезмәт даны“на язылган квитанцияләрнең фотосын ватсап аркылы сезгә үзебез дә җибәрәбез», — дип дәвам итә сүзен почтальон.

Гаиләсендә яраткан хатын, ике баласының кадерле әниләре Ләйсәннең кар-буран, яңгыр дип тормыйча, үз эшен җиренә җиткереп, чын күңелен биреп башкаруы олы мактауга лаек.

Алевтина Матвеева 37 ел Поч. Сутер почтасы начальнигы булып хезмәт куя, шулай ук Важашур белән Поч. Сутер авылларына газета-журналлар да тарата. Арчада кибетче һөнәрен үзләштергәннән соң, 20 яшендә почтага килә ул.

«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде

«Без Поч. Сутер, Важашур, Югары Шөн, Яңа Каенсар, Иске Каенсар авылларына хезмәт күрсәтәбез. Эшемне, халык белән аралашуны яратмасам, биредә эшләп булмас иде. Хәзер компьютер заманасы, шуңа күрә безнең яшьтәгеләргә читенрәк. Гел яңалык, үзгәреш кереп тора. Почта начальнигының вазыйфаларын санап бетерерлек түгел аның. Менә дүрт авылда почтальон юк иде. Бөтен вакытлы матбугатны үзем тараттым. Шул чакта бигрәк авырга туры килде», — ди җитез хат ташучы.

Алевтина Галиевна сүзләренә караганда, хәзер кеше газета-журналларга авыррак языла икән. Шулай да икенче яртыеллыкка язылучылар саны күбрәк булган.

«Подписканы ташламалы вакытта рәсмиләштерергә тырышам. Газетаны гомер буе укыган кеше туктамый ул, теләп алдыра. Быелның апрель аеннан район газетасы „Вамыш“ чыга башлады бит. Бер гаиләдә русчасын да, удмуртчасын да укучылар бар. Тик яшьләр генә телефон, интернетка өстенлек бирә, шуңа эчем поша. Ә өлкән яшьтәге авыл халкының һәммәсе дә языла, почта гына ябыла күрмәсен, эшләсен иде, диләр. Товарын да алалар, газета-журналларны да сорыйлар», — ди әңгәмәдәшем.

Ике баласы һәм биш оныгының кадер-хөрмәтен күреп яшәүче Алевтина Матвеева быел лаеклы ялга китәргә җыенуын белдерде. Гомерен почтага багышлаган начальник үзе дә район газетасын бик яратып укый икән. Шундый эчтәлекле, бөтен район яңалыклары яктыртылып бара, рекламасы да бик урынлы дип мактады ул.

Газетага яздырганда хат ташучыларның халык күңеленә ачкыч, алар белән уртак тел таба белүе бик мөһим шул. Үз эшен намус белән башкаручы, тырыш почтальоннар булганда, вакытлы матбугат һәм район газетасы озак яшәр әле!

фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев