«Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррир урынбасары республика журналистлары арасында конкурста икенче дәрәҗә дипломга лаек булды
«Татмедиа» республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында республика журналистлары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча социаль реклама конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
Хезмәтмәттәшебез, «Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева «Наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы иң яхшы текст» өчен икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Җиңүчеләрне республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы урынбасары Иделия Шагова белән берлектә бүләкләде.
«Күңелле вакыйга — елга йомгак ясыйбыз. Конкурслар-журналистларның эшен бәяләүнең яхшы формасы. Сез сөйләгән теманы җентекләп белүегез белән республика өчен файда китерәсез», — дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә Айдар Сәлимгәрәев.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез.
Рамил Гали фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев