Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хәрбиләр өчен ясаган мичләрдә туган як җылысы да бар

«Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» төркеме бер ел дәвамында хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтә.

Махсус хәрби операция башланганга да елдан артык вакыт үтеп бара. 365 көннең бер генә тәүлеге дә илебезне саклаучыларны искә алмый узмагандыр. Көн туса, якыннарыбыздан хәбәр көтәбез. 

Тормыш дәвам итә. Безгә югалып калырга ярамый, булдыра алган кадәр бердәм булып, солдатларга ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Белгәнегезчә, районыбызда ике зур төркем гуманитар ярдәм илтү белән шөгыльләнә. Шуларның берсе — «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»
Аларның бу игелекле эшне башлауларына да октябрь аенда бер ел була. 

Моннан нәкъ бер ел элек беренче тапкыр юлга Владимир Аввакумов, Нияз Мөхәммәтов, Илнур Нурмөхәммәтов һәм Фаил Галимуллиннар кузгала. Белмәгән юлдан ут эченә баруның никадәр авырлыгын алар үзләре генә аңлагандыр ул вакытта. Хәзер инде бу — аларның ай саен кабатлана торган юлы. Шушы вакыт эчендә 14 тапкыр йөк төяп, кайчакта икешәр машина белән, якыннарын утка салып, ләкин кемнәрнеңдер гомерләрен саклап калу максаты белән сәфәргә чыга алар. 

15нче гуманитар ярдәм

Бүгенге көндә волонтерлар чираттагы 15нче ярдәмне туплау белән мәшгуль.

— Хәзер хәрбиләр мичләр һәм маскировка өчен челтәр сорыйлар, — ди оештыручыларның берсе Гүзәл Аввакумова. — Бу юлы да шәхси посылкалар белән мичләр, төзелеш материаллары, эчке җылы киемнәр, маскировка өчен плащлар, азык-төлек, газлы җылыткычлар һәм башка кирәк-ярак җибәрелә. Болар ике машинага төяләчәк, чөнки йөк зур. Яр Чаллыдан, Чүпрәледән, Нократ Аланыннан да ярдәм китерүчеләр булды.
Әлеге төркем ярдәмне Кукмара районы егетләре өчен генә алып бармый. Кайсы районнан гына элемтәгә чыксалар да, һәрвакыт булышырга тырыша алар. Йөк илтүчеләр бер генә юнәлештә түгел, бер чыгып киткәч, ярдәм кирәкле бөтен хәрби частьларга илтеп җиткерәләр. 

— Мобилизация башлангач та, хәрбиләргә киемнәр сатып алу кыйммәткә чыга иде, — дип дәвам итә Гүзәл. — Хәзерге вакытта андый киемне күп кибетләрдән сатып алып була. Үзең теккәнгә караганда арзанга чыга. Шуңа күрә безнең «Тегүчеләр батальоны» маскировка өчен плащлар тегәләр, чөнки аларны юнәтү кыенрак. 15нче тапкыр баручы Нияз Мөхәммәтов, Фаил Галимуллин, Рәмис Сираевлар солдатларга кирәк-ярак төяп, туган як сәламнәрен алып, тиздән юлга кузгалачаклар. 

Мич ясау савапмы?
Гуманитар ярдәм буларак китерелгән мичләр белән беррәттән фронтка үзебезнең район ир-егетләре ясаганнары да китә. Зур Кукмара авылыннан Фаил Галимуллин — бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе. Алар, бер төркем эретеп ябыштыручылар, бүгенге көндә берничә төрле җылыткыч ясыйлар.
Мин телефоннан шалтыратканда да Фаилнең бергә эшләүче дуслары белән мич ясау өчен материал юллап йөрүе иде.

— Без башта мич-ракеталар ясадык. Соңрак, хәрбиләр белән киңәшләшеп, ничек кирәк, шулай үзгәрттек, — дип сөйләде ул редакциягә килгәч. — Махсус хәрби операция башлангач та, бер командада эшләү өчен эретеп ябыштыручылар кирәк дип белдерү биргән идек. Теләктәшлек белдерүчеләр күп булды.

Беренчеләрдән Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы акчалата ярдәм итте. Безнең районнан гына түгел, хәтта Нократ Аланы, Иске Пенәгәрдән дә ярдәм шактый булды. Иске Пенәгәрдән олы яшьтәге бер апа, иске, кулланылыштан чыккан газ баллоннарын җыеп, безгә чимал итеп бирде. Эретеп ябыштыра белмәүчеләр дә читтә калмады, электродлар, "круг«лар һәм башка кирәк булган чимал белән булыштылар. Читтән ярдәм булмаганда, металлны гуманитар ярдәм белән шөгыльләнүче төркемнәр тарафыннан җыелган акчага сатып алабыз.

Фаил Галимуллин сүзләренчә, аларның ватсапта үзләренең төркемнәре бар. Анда барлыгы 21 эретеп ябыштыручы үзара элемтәдә тора.

— Менә хәзер дә: «Чимал булуга әйтегез, ясарга булышабыз», — дип язалар, — ди әңгәмәдәшем.
Күңелендә яхшылык булган берәү дә мондый эшләрдән читтә калмыйдыр. Район оешмалары арасында да металлны дөрес итеп кисеп бирүчеләр дә, акчалата ярдәм итүчеләр дә була. 

Тимер мичләрне һәркем үзендә ясый икән. Әлбәттә, бу игелекле гамәл эштән соң, төнлә яки ял көне башкарыла, чөнки һәркемнең үз эше, үз гаиләсе бар. Акча өчен түгел, чын күңелдән әйтелгән рәхмәткә, йөрәк кушканга эшлибез, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk