Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк

Аның барышы, быелдан гамәлгә кергән яңалыклар һәм килешү буенча хәрби хезмәт турында район хәрби комиссары Альберт Гомәров сөйләде.

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышы, быелдан гамәлгә кергән яңалыклар һәм килешү буенча хәрби хезмәт турында сөйләү өчен район хәрби комиссары Альберт Гомәровка мөрәҗәгать иттек.

— Альберт Раифович, язгы чакырылыш ничегрәк бара?

— Хәзерге вакытта армия яшенә җиткән егетләр медицина тикшеренүе уза. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт үтәргә яраклы дип бәяләнгән булачак ил сакчылары Россия Үзәк федераль округындагы хәрби частьларга китәчәк. Бүгенге көндә бер егет чик буе гаскәрләрендә хезмәт узу өчен сайлап алу этабын үтте, ике егет Президент (Кремль) полкында хезмәт итәргә сайлау уза. Чакырылучыларның берсе дә махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк, чик буенда да хәрби хезмәт үтмәячәк. Шуның өчен хезмәткә алынасы егетләрдән, армия яшенә җиткән уллары булган әти-әниләрдән борчылып тормауларын сорыйм. 
Яңалыкларга килсәк, быелдан армиягә чакыру яше артты, 30 яшькә кадәр (элек 27 иде, — авт.) дип үзгәртелде. Әгәр ир-егеткә 2023 елның 31 декабренә кадәр 27 яшь тулган икән, ул хәрби хезмәткә чакырылмый. Көздән беренче электрон повесткалар җибәрү планлаштырыла. Чакыру кәгазе килмәгән очракта, ир-егет үзе хәрби комиссариатка барырга тиеш. 

— Закон буенча каралучы штрафлар хакында ни диярсез?

— Повестка җибәрелеп, комиссариатка килмәгән өчен, чакырылучы егетләр 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр (элек — 500 сум-3 мең сум) штрафка тартыла. Гаилә хәле, эш, уку урыны, белем алуда, яшәү яисә эш урынын алыштыру белән бәйле үзгәрешләр бар икән, шулай ук хәрби комиссариатка вакытында ирештерү мөһим. Юкса, 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Алты айдан күбрәк вакытка Россия территориясеннән чыгу турында үзвакытында хәбәр итмәүчеләрне исә 5-15 мең сум штраф көтә. Чакырылыш кампаниясе барышында хәрби хезмәткә чакырылучы өч айдан күбрәк вакытка хәбәр бирмичә генә тору урынын калдырып китә икән, штраф 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр җитә. Медицина тикшеренүеннән качып йөргән өчен элек кисәтү булса, хәзер штраф суммасы — 15-25 мең сум.
Әгәр чакырылучы билгеләнгән вакытка комиссариатка килә алмаса, шул көнгә кадәр сәбәбен күрсәтеп, раслаучы документларны теркәп гариза җибәрергә яисә үзе килергә тиеш. Нигезләмәсе бар икән, чакырылыштан кичектерү һәм азат ителү хакында да чакырылыш кампаниясе башланырга ике ай кала алдан хәбәр итү сорала. 

— Килешү нигезендә хәрби хезмәткә тукталсагыз иде. 

— Көчле, батыр йөрәкле, үз иленең патриоты булган ир-егетләргә килешү (контракт) нигезендә хәрби хезмәт узу мөмкинлеге бирелә. Әйтик, Россия Оборона министрлыгының 12нче Баш идарәсендә армиягә чакырылучы егетләр дә, хезмәт итеп кайтучылар да ике елга килешү төзи ала. Кырыс климат зонасындагы Яңа Җир архипелагында хезмәт үтүнең бер елы 1,5 елга исәпләнә. Айлык хезмәт хакы 80 мең сумнан башлана. Ташламалар һәм социаль гарантияләр, яллар (отпуск) карала. Моның өчен, әлбәттә, махсус һөнәри белем булу шарт. Сайлап алуны тиешенчә узгансың икән, гариза язып, документларны гына туплыйсы кала. 

— Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән баручылар өчен бирелүче түләүләрне дә искә төшереп узыйк әле. 

— Бүгенге көндә күп кенә ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында катнаша. Алар — барысы да геройлар. Әмма Ватанны саклау һәм яклау өчен бердәм булу, ярдәм итү дә кирәк. Бүгенге көндә анда снайпер, гранатометчы, механик, шофер һәм башка вазыйфаларга кешеләр җитми. 

Хәрби хезмәт өчен контракт төзүчеләр Россия Федерациясеннән — 195 мең, Татарстаннан — 210 мең, районнан 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акча ала. Махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга айлык хезмәт хакы хәрби дәрәҗә, вазыйфа һәм хезмәт иткән елларга бәйле рәвештә 204 мең сумнан башлана. Хәрбиләргә, аларның гаиләләренә күрсәтелүче гарантияләр, ташламалар тулысынча гамәлдә. 
Тулырак мәгълүмат алу өчен район хәрби комиссариатына килергә мөмкин. 

Даниил Постников, 20 яшь:

— Мин Казандагы технология һәм дизайн көллиятенең соңгы курсында белем алам. Хәрби комиссариатка медицина комиссиясе узу өчен килдем. Тиешле табибларның күбесен йөреп бетердем инде, берничә кабинетка гына керәсе калды. Җәй көне өйдә торасы, көзгә генә китәсе килә дә бит, нәрсә диярләр тагын...

Данис Галәветдинов, 19 яшь:

— Гәүдә авырлыгым бераз җитми, калган күрсәткечләр барысы да яхшы. Кая җибәрерләр, шунда барырмын дип торам. Иң мөһиме: җылырак як булсын иде. Чөнки мин салкын һава торышын авыр кичерәм. Армиядән исән-имин хезмәт итеп кайткач, үзем теләгән белем йортына укырга керергә планлаштырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев