«Восток» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары булды
Ул узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.
Традиция буенча бу елның беренче авыл хуҗалыгы семинары «Восток» җәмгыятендә булды. Анда үткән ел башкарылган эшләр турында сөйләштеләр, киләчәккә планнар билгеләделәр.
Дилбегәне җибәрергә ярамый
Үткән ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен шактый катлаулы булды. Коры һава торышы игенчеләрне хафага салды, сөт, ашлык бәяләренең түбән булуы да итәк-чабуларны җыярга, билбауларны ныграк кысып бәйләргә мәҗбүр итте, ә ел ахырында республикада килеп чыккан куркыныч авыру тагын да саграк, игътибарлырак булырга өйрәтте. Әмма безнең район алдынгыларын бу авырлыклар гына сындыра алмый. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплый алды, төзелешләр дә тукталмады, машина-трактор парклары заманча техникалар белән баеды. Моны район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтеп, алга таба үсү, базар шартларында югалып калмас өчен, заманча технологияләр белән эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллинның сүзләренә караганда, үткән ел авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлыгы 8 миллиард сумга якын продукция җитештергән. 2022 ел белән чагыштырганда ул 91 процентны тәшкил итә.
— Барлык хуҗалыклар өчен ел бер инде ул, һава торышы да әллә ни аерылмады. Әмма шуңа да карамастан күрсәткечләрдә чуарлыклар сизелә, — диде ул.
— Араларында 2022 елга карата 85, 87 процент кына керем алучылар да бар. Димәк, бу хуҗалыкларның финанс хәле дә авыр, дигән сүз. Чөнки электр энергиясе, ягулык-майлау материалларына бәяләр арта, лаеклы хезмәт хакы да түләргә кирәк.
2023 ел ахырына хуҗалыкларга сөт саву күләмен арттыру буенча план куелган иде. Кайбер хуҗалыклар хәтта аны арттырып үти алган. Мәсәлән, «Вахитов» җәмгыяте көтелгән 125 тонна урынына бүгенге көндә тәүлеккә 133 тонна сөт сава. «Урал», «Рассвет» хуҗалыклары, Гаврилов исемендәге, «Урал», «Яңа тормыш» җәмгыятьләре дә куелган планны узып киткән. Ә «Әсәнбаш-Агро», «Восток Агро», «Кукморагрохимсервис, «Уңыш» җәмгыятьләре, Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы максатларны акламаган. Әгәр көтелгән саннар үтәлсә, районда тәүлеклек савым 490 тоннага кадәр җитәргә тиеш иде, диделәр семинар барышында. Әмма шулай да район республикада тулаем сөт саву буенча дилбегәне үз кулыннан җибәрми. Бүгенге көндә исә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәүлеккә 450 тоннадан артык сөт җитештерә.
Үрчем, терлекләрдән уртача көндәлек артым алу буенча да районыбыз республикада алдынгы урында бара. Районда терлекләрдә уртача тәүлеклек артым 1018 граммны тәшкил итә.
— Мал саны күрсәткечләренә күз салсак, Кукмара Балтачтан кала республикада икенче урынны били. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 43 меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 16 мең 508е — савым сыерлар. Мал санын «Яңа тормыш», «Урал», «Рассвет», «Вахитов» хуҗалыклары арттыруга ирешкән, — дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев. — Шулай ук соңгы елларны эшли башлаган Гаврилов исемендәге, «Халикова-Бурундукова» хуҗалыклары да район күрсәткечләрен яхшыртуга үз өлешен кертә. Алга таба фермалары терлекләр белән тулылангач, тагын да нәтиҗәлерәк эшләрләр дип көтелә.
Әлбәттә, бу кадәр малны ашатасы да бар бит әле. Мәсәлән, ел буена 600 мең тоннага якын сенаж-силос кына кирәк, диделәр. Үзләренең сөрүлек җирләре булмаган хуҗалыклардагы, шулай ук «Туган авылны торгызыйк» район программасы нигезендә төзелгән фермалардагы малларны сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итү дә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җилкәсенә төшә. Җаваплы вакытта сынатмас өчен, әзерлекне бүгеннән үк башларга киңәш итә белгечләр.
Ә бөтен эштә дә иң мөһиме — кызыксындыру чарасы, ягъни хезмәт хакы тора. Кешегә лаеклы хезмәт хакы түләмичә генә сыйфатлы эш таләп итеп булмый дип билгеләп үттеләр. Кешенең акчасын санау матур күренеш булмаса да, әйтик, «Урал» хуҗалыгында бер кешенең уртача хезмәт хакы 48 мең 677 сумны тәшкил итә, ул 2022 елга караганда 15 процентка арткан. «Вахитов» җәмгыятендә исә бу сан — 47 мең 816 сум, алдагы елга караганда 24 процентка артыграк. Иң әз хезмәт хакы Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында күренә: 26 мең 312 сум.
Алар эзләнүдә, үсештә
«Восток» хуҗалыгында үткән семинар Ядегәр авылында урнашкан ремонт цехында башланып китте. Аның берсендә — чәчкечләр, икенчесендә машина, комбайн ремонты бара иде.
— Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен үткән ел шактый катлаулы булса да, игенчелектә дә, терлекчелектә дә күрсәткечләребез начар түгел. Үсемлекчелектә шактый очсызлы технологияләр белән эшләдек. Туфракка катлаулы минераль ашламалар кертмәдек. Гумат җитештерүне тагын да арттырдык. Шуңа да карамастан бер гектардан уртача 40 центнердан артык уңыш җыеп алуга ирештек, үзебезгә дә, сатарга да җитәрлек терлек азыгы тупладык. Быел да әлеге тәртиптә эшләргә, бу тәҗрибәне дәвам итәргә уйлыйбыз, — дип уртаклашты «Восток» җәмгыятенең директоры Алексей Леонтьев. — Бер килограмм ашлыкның үзкыйммәте 6 сум 29 тиенгә чыкты. Аны монокорм составында сатканлык белән рентабельлелек 61 процентны тәшкил итте.
Әйе, «Восток» хуҗалыгына кайчан гына барсаң да, алар һәрвакыт эзләнүдә, үсештә. Ел ничек килүгә карамастан, төзелешләрне дә туктатмаганнар. Су үтә торган бер гаражның түбәсен яңартканнар. Сенаж-силостан курган салу өчен биш мәйданчык ясаганнар.
Бүгенге көндә хуҗалыкта мал саны 3 меңгә якын, шуның 1050се — савым сыерлар. Көн саен тулаем 32 тонна сөт җитештерәләр. Бозаулардан тәүлеккә 1127 грамм артым алалар. Сакланыш 98 процентны тәшкил итә, диделәр.
Алексей Иванович агымдагы елга планнары белән дә уртаклашты.
— 2024 елда тәүлеклек тулаем савымны — 35 тоннага, бозауларда көндәлек артымны 1200 граммга җиткерүне максат итеп куябыз. Төзелешләрне дә дәвам итәргә уйлыйбыз. 210 сыерга исәпләнгән мал торагы төзисе, Тарлау фермасындагы 100 сыерга исәпләнгән мал торагын бозауларныкы итеп төзекләндерәсебез бар. Шулай ук дәүләт программасы эшләп торганда, сенаж-силос саклау өчен мәйданчык ясарга кирәк. Кадрлар белән дә сораулар туарга мөмкин, моңа да алдан әзер булу сорала. Шуңа күрә хуҗалык конторасы янындагы кунакханә бинасын ремонтлап, аны эшкә килгән белгечләргә биреп торырга уйлыйбыз.
Кукмарадан Илнур Әхтәмовның ашлык суга торган кыр корабы янында кайнашкан чагы иде. Ул үзе Кукмара егете икән. Әлеге хуҗалыкта эшли башлаганына биш ел булган.
— Мин — белемем буенча төзүче. Тик шулай да техника белән кызыксынам, әлеге эшкә теләгем зур, иркен басу-кырларда йөрергә яратам. Саф һава бит, беркем борчымый, — диде ул. — Башта ега торган «Магдон» комбайнына, ә бөртекләр өлгергәннән соң, суга торган кыр корабына утырам. Ә аңа кадәр күп һәм берьеллык үләннәрне егам, елның дүрт-биш ае басуларда уза. Нәкъ менә ике комбайн иярләгәнгә күрә, быел ремонтка иртәрәк алындым. Запас частьлар белән авырлыклар юк, ремонт цехы җылы, уңайлы, исән-сау эшләргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев