Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Видео: Татарстанда 3 бала һәм әти-әнисе КАМАЗ астында изелеп һәлак булган

14нче модельле «Лада»ның «КАМАЗ» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән

Татарстанда «КАМАЗ» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Авариядә Удмуртия гражданнары: җиңел автомобиль шоферы, аның 30 яшьлек хатыны һәм кечкенә балалар (10 яшьлек кыз һәм ике яшьлек игезәкләр) һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә Песәй – Кырынды трассасының 40нчы чакрымында – Удмуртия чигендә 14нче модельле «Лада»ның «КАМАЗ» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина шоферы идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.

Авария мизгеле видеога эләккән. Кадрлардан күренгәнчә, карлы юлдан баручы «КАМАЗ» машинасы каршына килүче «Лада» автомобиле белән бәрелешмәс өчен тормозга басса да, аварияне булдырмый кала алмаган.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото, видео: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk