Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Видео: Полиция хезмәткәре туры эфир алып барганда юл һәлакәтенә очрап вафат булган

Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, изелгән машинадан аның гәүдәсен коткаручылар ярдәме белән генә ала алганнар

Уфада 23 яшьлек полицейский автомобиле белән юл кырыенда туктап торган фурага килеп бәрелгән һәм Instagramда туры эфир алып барган килеш үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

"Социаль челтәрдә 23 яшьлек полиция хезмәткәренең үлүе турындагы видео чыкты. Ул “Инстаграм” социаль челтәрендә уникенче модель “Лада” автомобиле руле артында барган килеш туры эфирга чыккан. Хокук тәртибе хезмәткәренең соңгы минутлары кәрәзле телефон камерасына эләккән”, - дип хәбәр ителә мәгълүмат агентлыгы.

Фаҗигале юл-транспорт һәлакәте 5 августта төнлә булган. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, җиңел машина юл кырыенда туктап торган фурага зур тизлек белән килеп бәрелгән. Яшь егет алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Бәрелү шулкадәр көчле булган ки,  изелгән машинадан аның гәүдәсен коткаручылар ярдәме белән генә ала алганнар.
 

 

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk