Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Видео: Питрәч районында авариядә өч ир-ат имгәнгән

Бәрелешкәннән соң, япон машинасының алгы тәгәрмәче өзелгән, алгы бамперы, капоты яньчелгән

Татарстанда М7 юлында авариядә өч ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Кичә Питрәч районында М7 трассасының 871 чакрымында кабель төялгән фура, “Тойота Ленд Крузер”, “Рено Дастер” һәм “КИА” җиңел машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бәрелешкәннән соң, япон машинасының алгы тәгәрмәче өзелгән, алгы бамперы, капоты яньчелгән. “Рено” белән “Киа” да металл өеменә әверелгән.

Корея автомобилендәге өч кеше Минзәлә районында яшәүчеләр булган. 20 яшьлек йөртүче, шулай ук ике пассажир җитди җәрәхәтләр алган. Гадәттән тыш хәл урынында янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләрне машинадан алып, "ашыгыч ярдәм" табибларына тапшырган. Аларны хастаханәгә озатканнар. 

Һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Алар юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.

 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев