Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Видео: Җиңел автомобиль ике баганага бәрелгән

Бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр шоферга салоннан чыгарга ярдәм иткән.

Казан – Яшел Үзән трассасында җиңел автомобиль ике баганага бәрелгән. Юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр шул хакта хәбәр итте.

Шаһитлар әйтүенчә, җиңел автомобиль Яшел Үзәннән Казанга таба хәрәкәт иткән. Кайсыдыр мизгелдә машина йөртүче идарәсен югалтып юл читенә чыккан, башта бер фонарь баганасын төртеп аударган, шуннан соң икенчесенә килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, шофер машинада кысылып калган. Бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр аңа салоннан чыгарга ярдәм иткән.

Татар-информ

Фото: скриншот видео youtube.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев