Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Важашур җирлегендә хисап җыелышы узды

Халык белән очрашып сөйләшү мәдәният йортында үтте.

Авыл җирлекләрендә 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык белән очрашулар дәвам итә. 

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем Важашур авыл җирлегендә узган хисап җыелышында катнашты.
Җирлек башлыгы Петр Иванов җирлекнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре, ә "Уңыш" җәмгыятенең башкарма директоры Раил Галимуллин хуҗалыкта башкарылган эшләр белән таныштырдылар, проблемаларны билгеләп үттеләр, бурычлар билгеләделәр. Участок инспекторы Айдар Гәрәев мошенниклык очраклары турында сөйләде, халыкны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырды, киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куюның мөһимлеген билгеләп үтте. 

Районның социаль-икътисадый торышы, һәр тармакта башкарылган эшләр турында әзерләнгән видеороликны караганнан соң, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев