Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахит авылыннан Ринат Габидуллин: Тимергә сугуның да рәте бар

Ул утыз елдан артык “Вахитов” җәмгыятендә тимерче булып хезмәт куя.

Тимерче — иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Алар элек-электән авылның иң хөрмәтле кешеләре булган. Әлеге һөнәр бүген дә үзенең дәрәҗәсен, әһәмиятен югалтмый.

Вахит авылыннан Ринат Габидуллин 30 елдан артык «Вахитов» җәмгыятендә тимерче булып хезмәт куя. Бу вакыт аралыгында аның күпме техника, агрегатларга икенче тормыш бүләк иткәнен санап бетерү мөмкин түгел.

Без барган вакытта да Ринат абыйның ремонт цехындагы кызу мич каршында басып торган чагы иде. 

— Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Янил училищесында киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Аны тәмамлагач, Новосибирск якларында армия хезмәте үтеп кайттым. Шуннан соң Вахитов исемендәге хуҗалыкка эшкә килдем: тимерче итеп куйдылар. Инде хезмәтем буенча пенсиягә чыктым, әмма шуңа да карамастан көч, сәламәтлек барында эшләвемне дәвам итәм. Машина-трактор паркы өйдән ерак түгел, кайтып-китеп йөрергә уңайлы, хезмәт хакы белән дә авырлыклар юк, — дип сөйләде һөнәр остасы. 

Әлеге эшкә осталык нәселдән киләдер дип уйлый Ринат абый, чөнки аның Чишмәбаш авылындагы бабасы Сәлахетдин, икетуган Рашит абыйсы да оста тимерчеләр булган. 

— Мин бирегә урнашкан вакытта ике тимерче бар иде. Күп эшкә алар өйрәтеп калдырды, үземнең дә кызыксынучанлыгым зур булгандыр инде, — диде ул.— Тик хәзерге яшьләр арасында гына әлеге һөнәрне сайлаучылар юк. Гомумән, яшьләр шәһәргә китү ягын карый. Югыйсә, авылда да тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, хәтта хуҗалык эшкә кайтучыларга өйләр салып бирә.

Хәзер машина-трактор парклары заманча техникалар белән баетыла, шуңа күрә тимерчеләргә эш каламы дип кызыксындым яңа танышымнан.

— Чит ил техникаларына запас частьлар табуы бик авыр, заказ биреп кайтарткан чакта озак вакыт көтәргә туры килә, шуңа күрә без булдыра алган кадәрен үзебез төзәтергә яки ясарга тырышабыз. Мин әле тимерче генә түгел, эретеп ябыштыручы, шиномонтажчы да, — диде ул. — Мәсәлән, «Быстрица» дигән чәчкечнең ике детале төшеп калган, ул юк, аны үзем ясыйм. Ә менә болары — дискаторның кәкрәйгән чистарткычы, төргәкле прессның пластиналары... Аларның барысын да турыларга, төзәтергә кирәк. Кайсын утта тотып, кайсын салкын килеш ремонтлыйсы. 

Останың сүзләренә караганда, чүкеч белән тимергә сугуның да үз тәртибе бар. Дөрес эшләмәсәң, кулга бәрә дип аңлата ул. 

Ринат абыйның һөнәре тормышта да гел кирәк булып тора. Ул йорт-кура тирәсендәге эшләрне башкару өчен кирәкле трактор һәм бөтен тагылма агрегатларны — тырма, чәчкеч, каток, прицеп һәм башкаларны да үзе ясаган. Шулар ярдәмендә малларына терлек азыгы хәзерли. Тормыш иптәше Гөлнара белән ике сыер, тана, үгезләр асрап гомер итәләр. Авылда терлексез булмый, ди алар. 

— Элек халык та ярдәм сорап мөрәҗәгать итә иде. Тырма, тәпке, күгән, чүкеч һәм башкаларны күп ясадык. Ә хәзер кибетләрдә ни кирәк — шул бар, сатып алырга мөмкинлегең генә булсын, — диде ул. 

Ирек Гыйльметдинов, «Вахитов» 
җәмгыяте автомеханигы:

Ринат — хуҗалыкта иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе. Чөнки иң авыр эшләрдә аңа таянабыз, нинди генә техника, агрегат ватылса да, аның кулы аша уза, аның ярдәме кирәк. Соңгы елларда корылык сәбәпле, ватылулар бигрәк тә күп булды. Ринат — алтын куллы кеше, тәҗрибәсе дә зур, еллар дәвамында тупланган. Барысын «чалт» итеп эшли дә бирә. Ул кеше буларак та яхшы күңелле, беркемгә дә каршы килми, шуңа күрә аның кушаматы да «Добрый» бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

7

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев