Вахит авылыннан Чулпан һәм Рафил Газизуллиннар: Без шушы авылда туып-үстек, шушында кирәк булдык
Алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
«Вахитов» җәмгыяте 441 кешене эшле һәм ашлы итә. Биредә гаиләләре белән хезмәт куючылар да шактый. Шундый тырыш гаиләләрнең берсе — Вахит авылыннан Чулпан һәм Рафил Газизуллиннар. Гаилә башлыгы — прицеплы КамАЗ машинасында шофер, Чулпан — сыер савучы, уллары Рәйхан хуҗалыкта ветеринария фельдшеры булып эшли.
Чулпан апа фермага эшкә килгәндә, егерме яше дә тулып җитмәгән була. Хәзер инде аның хезмәт стажы 27 елга җыела.
— Мәктәпне тәмамлаганнан соң, читкә китү турында уйлап та карамадык. Хуҗалыкка урнашуы авыр түгел, хезмәт хакларын вакытында бирәләр иде. Әти дә гомере буе биредә «Беларус» тракторында хезмәт куйды. Ул: «Кызым, әниең гомере буе китапханәдә эшләде, син булса да фермага кер әле. И-и, кызыктым инде сыер сауган кешегә, акчасы да булыр», — диде. Тормыш башланып кына килә торган вакыт бит, барысы да кирәк. Шулай итеп, сыер саварга алындым. Әмма әлеге һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмәдем, — дип, эшкә килгән чакларын искә алды Чулпан апа.
Кыз хезмәт юлын иске фермада башлап җибәрә. Ул вакытта чиләкле аппаратлар була, тора-бара сөтүткәргеч торбалар сузалар. Малларны савым вакытында бәйлиләр, аннары утарларга чыгаралар, асларын чистартасы, ашарларына саласы... Ә яңа мегафермада сыер савучыларны бөтенләй башка төрле хезмәт көтә. Инде бирегә күченгәннәренә дә алты ел булган. Монда барысы да заманча. Эш сменалы оешкан, өчәр кеше эшлиләр. Саву залы «параллель» формада, берьюлы һәр якка унышар сөтлебикә тезелеп баса. Бер смена вакытында 1200-1300 сыер савалар. Савым тәмамланганнан соң, залны юып, чистартып калдыралар.
Сыер савучының эше йокының иң тәмле вакытында башлана бит ул. Чулпан апа да: «Кайвакыт төнге сменада күзләрнең йомыласы килә», — дип елмая.
— Беренче сменага иртәнге сәгать дүрт тулганчы килеп җитәбез, чөнки сәгать дүрттә савым башланып, көндезге сәгать уникегә кадәр дәвам итә. Бу көнне йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләр өйдәгеләргә кала. Ни дисәң дә, хатын-кызның эше җитәрлек бит ул: җыештырасы, ашарга пешерәсе, кош-кортын, мал-туарын карыйсы... Сыерыбыз булмаса да, шәхси хуҗалыкта үгезләр асрыйбыз. Тавыкларыбыз бар, җәен чеби, үрдәкләр алып үстерәбез. Бакчабызда да барлык төр яшелчә үсә, бәрәңге янында печәнгә дә урын бар. Ә зуррак эшләр булганда, бергә-бергә җиңәбез. Икенче сменада фермага сәгать 12гә килеп, кичке сәгать җидегә кадәр маллар арасында булабыз. Өченчесе — төнге смена. Кичке сәгать сигездә савым башланып, төнге сәгать өченче яртыларга кадәр дәвам итә. Без эшне тәмамлап кайтырга чыкканда, сәгать иртәнге дүрт була, — дип сөйләде тырыш әңгәмәдәшем. — Фермага эшчеләрне автобус йөртә, әмма велосипед, самокатта җилдерүчеләр дә бар. Хезмәттәшләр белән бер-беребезне аңлап, дус-тату эшлибез. Хезмәт хакларын арттырдылар. Безнең хуҗалыкта эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Соңгы вакытта читтән дә кешеләр килә башлады. Авылыбыз да бик матур, шәһәр ыгы-зыгысында яши алмас идек. Мәдәният йорты гөрләп тора, мәктәп, балалар бакчасы «ялт» иткән, ял парклары, төзекләндерелгән яр буйлары... Авылыбызны шәһәр белән тиңлибез. Монда яшәвебез белән горурланабыз, Аллага шөкер, дибез.
Рафил абыйның Чулпан апага күзе башлангыч сыйныфларда укыганда ук төшә. Шул вакыттан бер-берсеннән аерылмаганнар. Яшь чакта клубка дискотека, бәйрәмнәргә йөргәннәр. Ә мәктәпне тәмамлаганнан соң өйләнешеп тә куйганнар. Тырышып, үз куышларын булдырганнар.
— Рафил — юл кешесе, хуҗалыгыбыз зур бит, ул һәрвакыт тыз-быз йөрүдә. Холкы буенча бераз кызурак, җор телле, сүзгә кесәгә керми, шаяртып та куя. Матурлыкны ярата. Кырга чыккач та, табигатькә хозурланып, фотоларга төшереп йөри, — диде Чулпан апа тормыш иптәше турында.
«Без шушы авылда туып-үстек, шушында кирәк булдык», — ди Рафил абый. Мәктәпне тәмамлагач, ул күрше Янил авылында гына урнашкан училищеда укыган. Армиядән кайткач, бераз шәхси эшмәкәрдә эшләп алган.
— Чулпан белән армиягә киткәнче үк өйләнештек. Аның әтисе дә хуҗалыкта алдынгы тракторчы иде, кукуруз чәчүдә беренчеләрдән булды. Гаиләне калдырып, читтә эшләп йөрисем килмәде, шуңа күрә монда урнашырга булдым. Хуҗалыгыбыз да көчле, нык, — диде Рафил абый. — Беренче утырган машинам ак төстәге КамАЗ иде, бер дә сынатканы булмады. Бу прицеплы КамАЗда биш ел йөрим. Язгы кыр эшләренә әзерлек алдыннан минераль ашламалар, урак өстендә ашлык, сенаж-силос ташыйм. Карап-тәрбияләп торсаң, машина ашата да, эчертә дә. Әлеге һөнәрне, авыл тормышын сайлаганыма бер дә үкенмим. Аллага шөкер, рәхәт яшибез. Барысы да җитеш. Тормыш бит, гаиләдә дә төрле хәл булырга мөмкин, савыт-саба да шалтырамыйча тормый. Шундый вакытларда бер-береңә юл куя белергә, үпкәләмәскә кирәк.
Чулпан апа белән Рафил абый ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Кечкенәсе Рүзәл хәзерге вакытта армия сафларында, Мәскәүдә хезмәт итә. Олысы Рәйхан тормыш корып башка чыккан, әмма Вахит авылыннан читкә китмәгән. Аның «Вахитов» җәмгыятендә ветеринария фельдшеры булып эшли башлаганына да җиде-сигез ел бар икән инде. Вахит мәдәният йортында эшләүче тормыш иптәше Гөлдания белән Тәбрис исемле ул үстерәләр. «Рәйхан кечкенәдән авыл җанлы булды, маллар ярата. Вакытлыча ялга чыккач та, фермадагы терлекләрне, эшен сагына», — дип сөйләде Чулпан апа.
— Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кукмара аграр көллиятендә техник-механик һөнәрен үзләштердем. Башта техникага утырасым килгән иде. Аннары бу фермада эшли башлагач, хезмәтемне ошаттым, — диде Рәйхан. — Хәзерге заманда авылда да шәһәрчә яшибез, матур, рәхәт тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, акчасы гына булсын. Ә безнең җәмгыять ул яктан бик җаваплы, хезмәт хакларын вакытында бирә, шуңа күрә бер дә зарланмыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев