Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Валентин Иванов: Беренче урында һәрвакыт гаиләм

Районыбыз үсешенә, аның тарихына зур өлеш керткән, күп еллар җитәкче урыннарны биләгән, лаеклы ялда булуына да карамастан, бүгенге көндә ветераннар советы рәисе булып торучы Иванов Валентин Константинович белән әңгәмә.

- Гадәттә, хезмәт юлының беренче адымнары кеше күңелендә шактый озак еллар саклана. Валентин Константинович, без дә сезнең белән вакыт тәгәрмәчен ярты гасырга артка күчерик әле.

- Мин тумышым белән Октябрино авылыннан. Үрәсбаш урта мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кукмарадагы подстанция оешмасына электромонтер вазыйфасына өйрәнчек булып эшкә кердем. 1968 ел иде ул. Әле яңа гына парта артыннан чыккан япь-яшь, ул өлкәдә тәҗрибәсе бөтенләй булмаган егеткә хезмәткә керешү, коллективка ияләнү бер дә җиңелләрдән бирелмәде, билгеле. Әмма балачактан үҗәт, тырыш булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска тырыша, һәрчак лидерлекка омтыла идем. Холкымдагы әлеге сыйфатлар миңа акрынлап карьера баскычыннан күтәрелүдә ярдәм итте дә инде. Казанда өстәмә белем бирү курсларында укып, һөнәрнең серләренә тагын да ныграк төшендем, елдан-ел разрядларым артты, хезмәткәрләр арасында да абруем үсте. Армиягә алынып, чик буенда хезмәт итеп кайтканнан соң кабат үз вазыйфама алынсам да, бераздан эшчәнлегемне Кукмара коммуналь электр челтәрендә дәвам итәргә булдым.

- Электр челтәрендә эшләгән чор, ул вакыттагы авырлыклар турында да сөйләп узсагыз иде.

- 1975 елның июнендә мине электр челтәренә мастер итеп билгеләделәр. Шуны да әйтеп узыйм: оешма матди-техник яктан бик начар хәлдә иде. Аз гына көчле җил истеме, бар җирдә электр утлары сүнә, ут чыбыкларында кыска ялганышлар барлыкка килә. Шуның өчен без, иң беренче эш итеп, урамнардагы линияләрнең чыбыкларын тарттыруга керештек. Аннары ут чыбыкларына комачаулык тудыручы агачларны кистек. Әлеге эшләр белән бер сезон узып китте. Бистәбездә ут баганаларында яктырткычлар саны да 99 гына данә һәм аларны дүрт җирдән тиешле вакытта кабызырга, сүндерергә кирәк иде. Бервакыт миңа эш белән төзелеш-монтаж участогына (СМУ) барырга туры килде. Карасам, анда гади лампочка куела торган дистәләгән яктырткыч өелеп тора. Мин боларны тиешле кешеләрдән сорадым да, киләчәктә файдалану өчен дип, үзебезгә алып кайттым. Электромонтерлар белән бергәләп, без боларны җыйдык, аннары, бригада белән чыгып, ут баганаларына урнаштырдык.

Бәйрәмнәр узган вакытта Кукмара урамнарына “җан” кереп, тирә-юнь яп-якты була иде. Алга таба урам утларын яктыртуны каскадлы идарә системасына күчерү турында да уйлый башладым, һәм без аны шулай ук уртак тырышлык белән эшләп чыктык.

Электр челтәрендә диспетчер вазыйфасын башкарганда электрүткәргеч линияләргә шактый гына реконструкция эшләре алып бардык. Иске чыбыкларның яхшыракларын, алга таба файдалану өчен дип, читкә алып куя идек. “Сельхозхимия” оешмасы зонасында барлыкка килгән урамга иске электр баганалары утыртып, ут чыбыклары сузган вакытны да яхшы хәтерлим. Көнне-төнгә ялгап эшләп, Октябрь бәйрәме алдыннан без аларны утлы иткән идек. Ул урамда яшәүчеләр, сөенечтән бергә җыелышып, рәхмәт йөзеннән хәтта чәй өстәле дә әзерләделәр.

Мин эшләгән елларда Кукмараның Һади Такташ урамыннан соңгыларында электр бөтенләй юк иде. Ә менә йортлар исә төзелә дә төзелә. Көн саен, линиядәге утны өзмәс өчен, һәр өй янына баганалар утыртып, электрны өйләргә кертү өчен алдан әзерләп куя торган булдык.

1985 елда мине оешманың җитәкчесе вазыйфасына тәкъдим иттеләр. “Яңа техника программасы” кысаларында яктылыкның телемеханик идарәсе системасын булдыруга ирештек. Бу урам утларын бер ноктадан кабызырга, шуннан икенче режимга күчерергә, пультлар аша бер-берең белән элемтәгә чыгарга мөмкинлек бирде.

- Валентин Константинович, сезне район халкы поселок советы җитәкчесе буларак бик яхшы белә. Электр челтәре системасыннан бу эшкә керешү авыр бирелдеме?

- 1987 ел иде ул. Икесе ике төрле эшчәнлек бит, шуның өчен җиңелләрдән булды дип әйтә алмыйм. Әмма без авырлыклар алдында югалып кала торган буын түгел бит. Шуның өчен барысы да бераздан үз агымына кереп китте. Төп бурыч шәхси йортларга газ кертү һәм урамнарга вак таш җәю проблемасын хәл итү иде. Иң беренче булып, Кукмараның Майская урамындагы өйләргә газ торбасы суздык. Яңалыктан кеше курка, минем ягарга бишьеллык утыным бар, әнә башта күршеләр кертсен, аннары без дә уйларбыз, дип әйтәләр иде. Көч-хәл белән алты гаиләне күндереп, беренче тапкыр йортларга зәңгәр ягулык җибәрдек. Рәхәтен белеп алгач, аларга башкалар да кушылды. Ул чагында район партия комитеты, башкарма комитет, оешма-предприятиеләр бердәм булып эшләделәр. Кемдер материал бирде, ә кемдер финанс ярдәме күрсәтте, халык та акча җыешты. Урамнарга җәю өчен вак ташны Кәчимир авылы янындагы махсус урыннан һәм Туембаш басуыннан ташыдык. Шулай ук бистәне төзекләндерү, су белән тәэмин итү өлкәсендә дә күп эшләнелде.

Поселок советында җитәкчелек иткәндә фатир мәсьәләсе бик еш күтәрелә, район халкы кабул итүләргә башлыча үзенең кайчан тораклы булуын белү өчен йөри иде. Мин исемлекне барлап, аны тәртипләп, һәрберсен тиешенчә карап чыгып, аны кабул итү бүлмәсенә элеп куйдым. Анда кемнең чираты кайчан булганы аермачык күренә иде.

Южный-1, 2, 3нче микрорайоннарда, хәтта Южный-4тә дә җир кишәрлекләре биреп, аларның документларын рәсмиләштерә идек. Фатир бирү мөмкинлеге булмаганда кайбер кукмаралыларга: “Җир кишәрлеге аласыңмы әллә?” – дигәч, аларның: “Үзеңә булсын, үзең өй сал, мин фатир көтәм”, - дигәннәре хәзер дә истә. Ул чагында Кукмараның җир картасын алып күрсәтәбез, кеше үзенә ошаган урыннан кишәрлек сайлый. Икенче көнне үк комиссия карап, теркәлү уза һәм җир рәсмиләштерелә иде. Шулай ук аларга су һәм газ линиясен уздыру эшләре дә поселок советы карамагында булды.

Мин поселок советында 21 ел (14 ел – җитәкче, 7 ел – җитәкче урынбасары) эшләдем.

- Банкротлык хәленә төшкән “Инженерлык челтәре”н кабаттан эшләтеп җибәрүегез хакында да берничә сүз әйтсәгез иде.

- Мин килгәндә, оешманың әҗәтләре миллионнар белән исәпләнә иде. Шөкер, ике ел эчендә авырлыкларны җиңеп чыга, хезмәткәрләргә эш хаклары, пенсия оешмасына, салым органнарына тиешле акчаларны күчерә башладык. Хәтерләсәгез, 2010 елның кышы бик салкын, ә җәе бик эссе килде. Халык сусыз калмасын өчен, “Южный” микрорайонында - катнаш азык заводы янындагы башняны 8 метрга кадәр күтәрдек. Шул рәвешле су белән бәйле проблеманы бераз хәл итә алдык. Мин 2011 елда әлеге оешмадан лаеклы ялга киттем.

- Сезнең: “Мин пенсиядә”, - дип кул кушырып утыра торганнардан түгел икәнегезне беләбез. Шулай да “Разин” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе итеп билгеләнүне ничек кабул иттегез?

- Әлеге үзидарәләрне җаваплы урыннарда эшләгән һәм, пенсия яшендә булуга карамастан, җәмгыять тормышыннан читтә калырга теләмәгән райондашларыбыз җитәкли иде. Шуның өчен мин дә алар рәтенә теләп кушылдым.
“Разин” зонасына поселокның төньяк-көнчыгыш, ягъни Чернышевский урамының җөп ягыннан башлап, Киров өлкәсе чигенә кадәрге өлеше керде. Безнең бурыч халыкның ихтыяҗларын, проблемаларын якыннан өйрәнү һәм хәл итү, бу мәсьәләләрне район, поселок җитәкчелегенә җиткерү, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту иде. Шул исәптән урамнарны төзекләндерү, яшелләндерү, чисталык мәсьәләләрен дә күз уңында тоттык, җирле депутатлар, полициянең участок инспекторлары, йорт комитетлары җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшләдек.

Безнең база “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә иде. Эшләгән чорда өч грант оттык. Халык белән аңлашып эшләгәч, “Үзара салым” программасы буенча да шактый акчалар туплый алдык.

- 2018 елдан сез район ветераннар советы рәисе булып эшлисез. Оешма өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртамы?

- Әлбәттә. Бүгенге көндә нибары ун сугыш ветераны гына исән-сау. Тыл ветераннары – 298, ветераннарның тол хатыннары – 70, сугыш балалары – 2948. Ә инде район буенча пенсия яшендәгеләр – 16 меңнән артык. Без өлкәннәрнең хәлен һәрдаим белешеп торабыз. Сәламәтлеге какшаган, авыр тормыш хәлендә калганнарга да проблемадан чыгу юлларын табарга ярдәм итәбез.

Өлкәннәребез бик актив. Узган ел пандемия белән бәйле рәвештә бераз сүлпәнләнеп алсак та, хәзер кабат үз җаебызга кайтып киләбез. Бергәләп төрле экскурсияләргә, театрларга барабыз. 2019 елда “Балкыш” фестивалендә сигез номинация буенча чыгыш ясадык һәм барысында да җиңү яуладык. Безнең һәр авыл җирлегендә беренчел ветераннар оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Алар, үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырган альбомнар төзеп, республика бәйгесендә катнашалар. 2019 елда Олыяз җирлегенең беренчел оешмасы өченче урынны яулаган булса, узган ел Өркеш җирлеге өченче урынга чыкты. Ә Янил җирлеге, тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводы кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар. Шулай ук районның “Ветераннар клубы”нда да эш бара.

- Валентин Константинович, сезнең өчен гаилә ул...

- Күп кенә җитәкче урыннарны биләсәм дә, минем өчен гаиләм һәрчак беренче урында булды, һәм бу хәзер дә шулай.

1974 елның 12 июлендә – Питрау бәйрәме көнне - без Кукмара кызы Валентина белән тормыш кордык. Аллага шөкер, гомер буе бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәдек, хәзер дә “картым”, “карчыгым” дип кенә торабыз. Икебез дә күп балалы, ишле гаиләдә үстек. Тырыш хезмәт белән көн күрү каныбызга сеңгән. Шуның өчен кызларыбыз Светлана белән Иринаны да җирне яратырга өйрәттек. Балаларның үз гаиләләре, дүрт оныгыбыз бар. Хуҗалыгыбыз буш тормый: атлар асрыйбыз, умарталар тотып, аларны яшь баладай тәрбиялибез, бакчабызда күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез.

Бүгенге көнебез бик матур, алга таба да саулык белән тигезлектә яшәү насыйп булсын.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев