Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахит авылыннан Нияз Каримуллин: Җиңел бирелгән җимеш татлы булмый

Һәртөрле чараларда актив катнашучы, бетмәс-төкәнмәс энергияле, тәвәккәл, үз дигәннәренә ирешә торган кешеләргә сокланып карыйм мин. Шушы көннәрдә нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган райондашыбыз белән якыннанрак танышу насыйп булды.

Яңгырап торган аһәңле тавышлы, бик тырыш, уңган егетләребезнең берсе - Вахит авылыннан Нияз Кәримуллин турында әйтүем. Аның белән читтән таныш идек инде, ул - безнең газетабызның даими хәбәрчесе, төрле мәдәни чаралар вакытында да аның чыгышларын күргән булды. Ә менә очрашып сөйләшкән юк иде.

 

...Район Мәдәният йортында үзешчән композитор Илгиз Зариповның иҗат кичәсе бара. Җигүле арбага утырып, сәхнәгә кечкенә генә малай чыга. Ул, күңелләрне җилкендереп, бар сәхнәне яңгыратып, “Утыр әле яннарыма” җырын башкара. Зал мөкиббән китеп кул чаба, хәтта иң яшь “артист”ка чәчкәләр дә бүләк итәләр. Менә шулай Нияз беренче мәртәбә тамашачы мәхәббәтен яулап, сәхнәнең “тәмен” татый.

- Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җәмалиева алып чыккан иде мине сәхнәгә. Минем өчен зур җиңү булды ул, бик борчылган идем, - дип искә ала Нияз. – Гомумән, мин - кечкенәдән иҗатка гашыйк кеше. Җырларга, биергә яратам, күңел кичерешләремне кәгазь битләренә төшерәм. Вахит авылы балалар бакчасына йөргәндә үк музыка җитәкчесе Сәкинә апа Ибраһимова сәләтләребезне ачарга ярдәм итте. Аннан соң “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә шөгыльләнүем дә зур тормыш мәктәбе булды. Әлеге үзәктә мин сәламәтлегемне ныгытып кына калмадым, авырлыкларны җиңәргә дә өйрәндем. Кызганыч, бүгенге көндә биредә шөгыльләнү өчен минем яшем туры килми, бик теләп тагын йөрер идем. Андагы белгечләргә мин һәрвакыт рәхмәтле булып яшим. Әле хәзер дә төрле бәйрәмнәргә чакырсалар, катнашырга тырышам. Ул чакта үзәкнең музыка җитәкчесе Илмира апа Ханнанова иде, аның тәкъдиме белән сәнгать мәктәбенә укырга кердем. Бер үк вакытта Вахит авылында Гөлнара апа Низамиева җитәкчелегендә эшләп килүче “Җәүһәр” җыр һәм бию фольклор ансамбленә дә йөрдем. Бар күңелен биреп, янып-көеп эшли торган үз хезмәтенең остасы ул. Аның йогынтысыдыр, күрәсең: ансамбльдә безнең төркемгә йөргән унике яшүсмернең алтысы иҗат юлын сайлады.

Унберенче сыйныфны тәмамлап, дәүләт имтиханнарына әзерләнгән чагымда бер минут та буш вакытым юк иде, иртән чыгып китеп, өйгә кичке сәгать тугызларда гына кайтып кергән чаклар булды, ди Нияз. Әмма ул зарланып түгел, ә авыр вакытларны җиңә алганына сөенеп сөйли. Гомумән, тормышта төрле үрләр яуларга, каршылыкларны җиңәргә ярата егет. Җиңел бирелгән “җимеш”нең тәме андый ук татлы булмый, дип саный.

Нияз укуын Казан мәдәният һәм сәнгать институтында дәвам итә. Музыка факультетында белем ала. Фольклор, халыкчан һәм эстрада тавышларына ия икән ул. Башкалада да югалып калмый: татар хорына, “Җомга көн” татар фольклор ансамбленә йөри. Бик күп шәһәрләрдә булалар, сәхнәләрне гөрләтә алар. “Самолетларга беркайчан да утырмыйм”, - дигән сүзем бар иде, ди ул. Әмма җырга мәхәббәт әлеге курку хисен дә җиңәргә булышкан. Үзләре дә җыр-моңга гашыйк әтисе Ришат абый һәм әнисе Гөлфия апа да улларының сайлаган һөнәрен хуплыйлар.

Шушы көннәрдә генә Нияз әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган.  “Питрәч районы керәшеннәре этно-мәдәни үзәгенең фольклор традицияләре” дигән темага диплом эше яклаган.

- Нишләп Кукмара районы керәшеннәре турында язмадың? – дип кызыксынам.

- Язарга бик теләгән идем, шул теманы сайладым да, - диде ул. – Әмма Кукмара керәшеннәре турында күпме эзләнсәм дә, мәгълүмат таба алмадым. Нишләргә дә белмичә хафага төштем, чөнки курс эшемне тапшырыр вакыт та җитеп килә иде. Шуннан соң җитәкчем питрәчлеләр турында язарга тәкъдим итте. Районның төрле авылларына барып өйрәндем, кешеләр белән аралаштым, үземә күп яңалык таптым. 110 битлек диплом эше яздым. Шунысы кызганыч: аны яклаган вакытта чыгыш ясар өчен биш кенә минут вакыт бирелә, ә белгәч, барысын да сөйлисе килә. Аллага шөкер, минем өчен барысы да уңышлы гына төгәлләнде. Әлеге зур, авыр эшләрдән соң үземдә җиңеллек, рәхәтлек тоям. Шушы ноктада тукталып калмыйча, укуымны магистратурада дәвам итәргә телим.

Ниязның төрле конкурс-бәйгеләрдә яулаган дипломнарын, рәхмәт хатларын санап бетергесез. “Миңа аларның һәрберсе кадерле”, - ди ул. Тик шулай да Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаганын аерып күрсәтте. “Иҗат коррупциягә каршы” республикакүләм конкурсында икенче призлы урынга лаек булган. Мәдәният һәм хәйриячелек өлкәсендә уңай күрсәткечләре, республика, төбәкара, россиякүләм фестиваль-конкурсларда катнашып, зур нәтиҗәләргә ирешүе өчен Татарстан Республикасы Студентлар лигасы һәм Яшьләр иҗаты академиясенең рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнүе белән дә горурлана ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk