Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дигән арт-резиденция эшләде

Әлеге проект Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме белән тормышка ашырылды.

Аның барышында республика күләмендә сайлау узган 24 катнашучы, төркемнәргә берләшеп, Татарстанда яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен пропагандалаучы уникаль иҗади проектларны гамәлгә ашырды.

Проектның җитәкчесе – Вахит мәдәният йорты хезмәткәре Нияз Кәримуллинның сүзләренә караганда, аның максаты – сыйфатлы мәдәният һәм креатив индустрия аша яшьләр арасында традицион милли кыйммәтләрне таныту, иҗади, формаль булмаган белем бирү шартлары тудыру.

«Чарада катнашырга теләүчеләрдән 70 гариза кабул ителде. Шулар арасыннан экспертларыбыз Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Балтач районнарыннан, Казан шәһәреннән булган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 24 кешене сайлап алды. Проект барышында алар җыр сәнгате, архитектура, авыл тарихларын  өйрәнү буенча  “Паблик-арт”, “Этно-фьюжн” һәм “Локал хистори” юнәлешләренә бүленеп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, укулар, мастер-класслар һәм башка бик күп кызыклы чараларда катнаштылар. Ә экспертлар исә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Пермь шәһәрләреннән килде. Алар алты көн дәвамында катнашучылар белән бергә эшләделәр, иҗат иттеләр. Без исә моның өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудырырга тырыштык», - диде ул.

Чарада катнашучылар Нәфыйк Хөсәинов исемендәге паркка урнаштырылган палаткаларда яшәгәннәр. Көн саен кичке сәгать дүрттә  районыбызда яшәүче удмурт, мари, рус, татар, керәшен халыклары үзләренең мәдәният, гореф-гадәтләрен чагылдырган тамаша күрсәткән. Ә 1 август көнне балык тоту ярышы үткәрелгән, аны тамаша кылырга һәм үзенең бәхетен сынап карарга 300ләп кеше җыелган. 

«Кунакларыбыз авыл тормышы, аның яшәеше белән тагын да якыннанрак танышсыннар дип, Вахит авылы буенча экскурсия үткәрелде. Бу көнне алар Роза апа һәм Минневакыйф абый Гыйльфановлар гаиләсендә булдылар. Хуҗалар үзләре җитештергән сөтчелек продукцияләрен күрсәтеп кенә калмадылар, кунакларны эремчек, йогырт, сөт, май, сырлар белән сыйладылар. Гади авыл йортында шундый продуктлар җитештереп булуы күпләр өчен яңалык иде. Алга таба Сәвия һәм Равил Нуриевлар йортына юнәлдек. Алар – авылыбызның оста бакчачылары, территорияләрен әйләнеп чыгарлык түгел, анда ниләр генә үсми! Тагын бер тырыш якташыбыз Лена апа Кәримуллина үзенең чиккән кул эшләрен күрсәтте. Соңгы тукталыш ветеран укытучы Ләбибә һәм Рәкыйп Нигъмәтуллиннар йортында булды. Алар авыл тарихы турында сөйләделәр. Ләбибә апа үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, Рәкыйп абыйның да куллары алтын, ул тимердән төрле милли бизәкләр ясый. Проектта катнашучылар белән авылның чишмә-бөяләренә дә  экскурсия оештырдык, ә экспертлар зиратны күрергә теләк белдерде. Авыл тормышын тагын да күңелләренә кертеп калдыру максатыннан, дүртесе көнне “Рифкать чишмәсе”н ачу тантанасын оештырдык», - диле ул.

Проектта катнашучыларның хезмәтләре дә зур әһәмияткә ия. Арт-резиденция катнашучыларның ярдәме белән паркта – кул, ясалма күлдә балыклар рәвешендә яңа арт-объектлар барлыкка килгән, авыл тарихын сөйли торган аудиогид булдырылган, википедиягә авылның киңәйтелгән тарихы урнаштырылган...

«Мин Казан шәһәреннән килдем. Резиденциядә “Паблик-арт” юнәлешенең кураторы булып тордым. Без рәссам Дмитрий Шленкин белән берлектә куллар рәвешендә арт-объект төзедек. Куллар - символик образ, ул хезмәт сөючәнлек, тырышлыкны, авыл халкын гәүдәләндерә. Куллар өскә каратылган, ул – үзенә күрә җирдән үскән тормыш агачы кебек. Әлеге объект йөз катламнан тора. Аның һәрберсен әлеге юнәлештә катнашучылар бар күңелләрен биреп буядылар, рәсемнәренә үзләренчә мәгънә салырга тырыштыла», - диде бер атна дәвамында яшьләр белән эшләгән Анжелика Ермачкова.

Резиденциядә катнашучы яшьләр белән дә аралашырга туры килде. Егет-кызларның хис-кичерешләре сөйләп бетергесез, алар биредә үткәргән көннәрне әле озак вакыт хәтерләрендә саклар. 

«Бу чара турында  интернетта күреп алдым, шуннан соң катнашып карарга булдым. Авылда шулхәтле кызык булыр дип күз алдыма да китермәгән идем. Монда барысы да искиткеч булды, Вахит авылы, биредәге тормыш бик ошады. Үземә нәтиҗә ясап, Әлмәттә дә авыл яшьләре юнәлешен үстерергә кирәк, дигән фикергә килдем», - диде Әлмәттән килгән Эльмира Сахапова. 

Катнашучылар арасында үзебезнең райондашлар да бар иде. Вахит авылы кызы Алсу Нуриева туган ягым өчен горурлык хисләре кичердем дип сөйләде.

«Мин Казан шәһәрендә белем алам һәм эшлим. Ә каникулларны авылда үткәрергә яратам. Авылыбызда шундый зур проект тормышка ашырылачагын белгәч сөендем. Кечкенәдән җырларга яратам, шуңа күрә “Этно-фьюжн” юнәлешендә үземне сынап карарга булдым. Яңа җырлар яздык, спикерлар күп мәгълүмат бирде. Яңа дуслар таптым», - диде ул.   

Авыл халкы өчен дә бу чара үзенчәлекле иде. Чөнки әлегә кадәр паркта палаткалар җәеп, туристлар яшәгәне булмаган. 

«Авылда тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әле тагын берәр атнага калсалар, басуларга да чыга идек», - дип шаяртты Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов. 

Арт-резиденциянең барлык мәдәни продуктлары проектның соңгы көнендә, 6 августта, «Авыл һәм шәһәр көне» шоу-кейсында тәкъдим ителде.
 
 
Людмила РЫБАКОВА, Татарстан Дәүләт Советы депутаты: 

Резиденциянең ябылу тантанасына чакыру алгач, бик теләп кабул иттем. Чөнки исеменнән үк аның нинди кызыклы, игътибарга лаек чара икәнлеге аңлашыла. Биредә яшьләргә шәһәрдә генә түгел, авылда да кызыклы мизгелләрне табып булганлыгы күрсәтелгән. Берничә мәйданчыкта чәчү кампаниясеннән игеннәрне җыеп алганчыга кадәрге зур хезмәт, күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмәләр тәкъдим ителгән. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, моның өчен  Кукмара районына зур рәхмәт.
 
Айгөл ӘХМӘТШИНА, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

Уникаль идеяләре, хыяллары булган кешеләр өчен бүгенге көндә бик яхшы мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, федераль һәм республика күләмендә игълан ителүче  проектлар конкурсы. Моннан өч ел элек районда юридик, физик затларга, коммерцияле булмаган оешмаларга  ярдәм итүче ресурс үзәге булдырылды. Аларның  теләктәшлеге белән оешмалар грантлар язу эшчәнлегенә җәлеп ителә башлады. Федераль дәрәҗәдә уза торган иң отышлы грантларның берсе – мәдәни инициативалар конкурсы. Биредә берничә тапкыр катнаштык, откан грантларыбыз да бихисап, ә шулар арасында иң зурысы – «Авылга да, шәһәргә дә». Бу – уникаль, заманча проект. Аның нигезендә районга 2 миллион 300 мең сумнан артык акча юнәлтә алдык. Проектны тормышка ашыру өчен Вахит җирлеге сайланды, чөнки аның инфраструктурасы нык, районга килер өчен дә  бик уңайлы.
 

 

 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk