Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вадим Рәхмәтуллин: Соңгы бер айда Кукмара районында авыручылар саны кискен артты

Район дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә бүгенге көндә 63 кеше дәвалана.

Коронавирус чире турында сөйләшеп арысак та, аны тормышыбыздан җайлы гына алып атып булмый. Гомумән, әлеге зәхмәтле чир чигенергә уйламый да. Табибларның сүзләре буенча ул һаман саен үзгәрә, яңа штаммнары барлыкка килә. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллинның сүзләренә караганда, соңгы бер айда безнең районда да авыручылар саны кискен арткан.

40 урынлы госпитальдә бүгенге көндә 63 кеше дәвалана, ди баш табиб. Билгеле, авыручылар саны арту сәбәпле, өстәмә урыннар булдырырга туры килгән.

«Көн саен Covid-19 белән зарарланучылар теркәлеп тора. Инфекция таралу куркынычын киметү максатында, дәваханәдә йогышлы авырулар кабинеты эшли. Ягъни температура, ютәл, томау һәм башка авыру билгеләре булганда поликлиникага кереп, терапевтка күренеп торасы түгел, ә турыдан-туры әлеге кабинетка мәрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта анда беренчел анализларны да алалар. Ул элеккеге ашыгыч ярдәм бүлеге бинасында урнашкан. Әлеге кабинетта иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишкә кадәр ике табиб хезмәт куя. Көн саен анда йөзләгән кеше мөрәҗәгать итә», - дип сүзгә кушыла йогышлы авырулар бүлеге мөдире, провизорлы ковид госпитале начальнигы Илдус Сәмигуллин.

Шулай ук ул рентген кабинетында да инфекцияле авыруларны кабул итүнең махсус вакыты билгеләнгән, дип аңлатты. Чөнки авырулар килгәнче табибларга махсус саклагыч киемнәрне киеп әзерләнергә туры килә. Иртәнге сәгать уннан унбергә һәм көндезге сәгать өчтән дүрткә кадәр рентген кабинетында бары тик инфекцияле авыруларны гына кабул итәләр, аннан соң бар җирне дезинфекцияләп чистарталар. Бу авыруларга икенче каттагы рентген кабинетына күтәрелү өчен урамнан аерым керү юлы билгеләнгән. Болар барысы да чир таралуны булдырмау максатыннан эшләнә.

«Табиб авыруны тикшереп, ситуацияне ачыклаганнан соң, дәвалау ысулын билгели. Ул амбулатор яки стационар рәвештә булырга мөмкин. Чир җиңел узганда авыру өендә дәвалана, ләкин шул ук вакытта табиб белән элемтәдә тора, әгәр хәле кискенләшә икән, аны дәваханәгә салабыз. Коронавирусның өченче дулкыны шунысы белән куркыныч: бер караганда, кешенең хәле канәгатьләнерлек булып, томография күрсәткечләре дә уңай күренергә, ә бер-ике көндә авыруы кинәт көчәергә мөмкин. Билгеле, бу вакытта алар ашыгыч рәвештә стационарга урнаштырыла», - диде госпиталь мөдире.

Авыручылар арасында иң күп урынны өлкәннәр алып тора, шулай ук бу чир яшьләрне дә аямый. Вирус хроник авырулары булган кешеләрне тизрәк аяктан ега, әмма сау-сәламәт булганнар да аннан иминиятләнмәгән. Табибның сүзләренә караганда, ахыргы айларда әлеге чирдән үлем-җитемнәр дә ишәйгән. Моның төп сәбәбе – табибларга соңга калып мөрәҗәгать итү, диде ул.

«Күп кеше авырый башлагач, минем чир коронавирус түгел, үтәр әле, дип уйлый. Ун-унбиш көн үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнгәч, хәлләре тәмам авырлаша һәм белгечләргә мөрәҗәгать итәләр. Тик бу вакытта инде үпкәләре 80-90 процент зарарланган булырга мөмкин. Шуңа күрә табибларга ничек тизрәк барып күренәсең – шулкадәр яхшырак. Элек дәваханәгә күбрәк урта һәм өлкән яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә иде, хәзер авыручылар һаман “яшәрә” бара. Араларында 1975-1991 елгылар да бар. Өлкәннәрне коронавирустан дәвалау авыррак бара, чөнки аларның инфекция нәтиҗәсендә башка - әйтик, шикәр диабеты, кан басымы авырулары кискенләшә», - диде Илдус Сәмигуллин.

Бүгенге көнгә кадәр районга барлыгы 10 мең 880 доза вакцина кайткан. Шулардан «Спутник-V» - 9 мең 450, «ЭпиВакКорона» - 300, «КовиВак» - 30, «Спутник Лайт» 1100 доза. Соңгы вакцина башлыча бер тапкыр авыруны кичергән кешеләр һәм ревакцинация ясатучылар өчен каралган. Хәзерге вакытта дәваханәдә «Спутник V» – «Гам-КОВИД-Вак», «Спутник Лайт»  вакцинасы бар. Ул җитәрлек күләмдә кайтып тора, тоткарлыклар юк, дип аңлата баш табиб.

«Хәзерге вакытта районда 10120 кеше коронавируска каршы вакцинаның – беренче, ә 9400е икенче компонентын ясатты. Прививкага килүчеләрнең күбесе урта яшьтәгеләр, алтмыш яшьтән өлкәнрәкләр вакцинация ясатудан курка. Хәзерге вакытка 18 яшьтән өлкәнрәк булган райондашларыбызның 42 проценты вакцина кадатты. Әмма авыру таралуны киметү өчен бу бик аз күрсәткеч, безгә аны 70-80 процентка җиткезергә кирәк. Тик күп кеше интернет аркылы кирәкмәгән мәгълүмат җыеп, үзенең сәламәтлеген куркыныч астына куя. Кукмара дәваханәсендә вакцинация ясатып авыручы бер генә кеше дә юк», - диде Вадим Рәхмәтуллин.

Коронавирустан вакцинациягә Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга була.

«Әлбәттә, прививка ясатырга дип, дәваханәгә килгән бер кешене дә кире борып чыгармыйбыз. Җәй көне районга читтән ял итәргә кайткан кунаклар да прививка ясатырга килде. Вакцина ясатканнан соң, дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта сертификат алу өчен сылтама белән QR-код килә. Аны кәгазьдә бастырып чыгарырга мөмкин, яки шул ук кушымтадан файдаланып, электрон рәвештә күрсәтеп исбатларга була. Кодны укыганда сертификат ачыла, анда вакцинаның кайчан кертелүе һәм нинди булуы турында мәгълүмат бар. Әгәр кеше дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән икән, ул сертификатны ачып карый алмый. Прививка ясаткан кеше үзенең сәламәтлеген күзәтеп, әлеге порталда махсус көндәлеккә билгеләп бара ала», - диде баш табиб.

Прививка ясатуның тәртибе турында берничә тапкыр язган булсак та, тагын бер тапкыр кабатлап үтү артык булмас. Моның бер авырлыгы да юк: картотекадан карточкаңны алып, вакцина ясатучыларга бу көнне кайсы терапевт билгеләнүе турында белешергә, аннан табибта тикшеренеп, прививка кабинетына барырга кирәк. Әгәр оешмаларда күпләп ясатучылар була икән, махсус бригада үзе сезнең янга килү мөмкинлеге дә бар. Ә авылларда бу эшне фельдшерлар башкара. Кайбер кешеләр вакцина ясатканчы, бер тапкыр авырыйм да шуның белән бетә, антитәнчекләр барлыкка килә, дип фикер йөртә. Тик алар организм әлеге чирне ничек кичерәсен, ул нинди эз калдырасын күз алдына да китерми. Алда әйтеп үтелгәнчә, ковид белән чирләгән күп кешеләрдә хроник авыруларның кискенләшүе күзәтелә, йөрәк-кан тамыры, баш мие системасына зыян килә, ди табиблар. Иң аянычы - соңгы вакытта коронавирус балаларны да аяктан ега башлаган. Аларның сәламәтлеге өчен дә өлкәннәр җаваплы булуын онытмыйк.

«Гомумән, вакцина ясатыр алдыннан бернинди дарулар да кулланырга ярамый. Бары тик дөрес тукланырга киңәш ителә. Ә прививкадан соң өч көн дәвамында эссе мунча, спиртлы эчемлекләр, физик эштән сакланырга кирәк. Һәркемнең организмы үзенчәлекле, шуңа күрә кайбер кешеләрнең тән температурасы күтәрелергә мөмкин, бу куркырлык сәбәп түгел. Әгәр ул 38 градустан артса гына температура төшерә торган дарулар эчәсе. Вакцина кадаткач, организмда антитәнчекләр бары тик 42 көннән соң гына барлыкка килә. Шуңа күрә мин прививка ясаттым дип, саклану чараларын үтәмичә йөрергә ярамый», - дип искәртә табиблар.

Илдус Сәмигуллин белән госпитальдә дәваланучыларның да хәлен белдек. Коридорда яткан, кислород битлеге кигән авыруларны күргәч, ничектер шомлы булып китә. Бүлмәләрдә авыр сулаган, ютәлләгән тавышлар ишетелә, ап-ак йөзле апа-абыйларның күзләрендә хәлсезлек билгеләре чагыла. Монда бөтенләй икенче дөнья кебек... «Көн саен 40 баллон кислород кайтартабыз. Аны һәрбер палатага килә торган итеп көйләдек. Кайбер вакытта бер авыруга тәүлегенә дүрт-биш баллон кислород кирәк була», - дип аңлата табиб.

«Хәлегез ничек?» - дип кызыксына ул авырулардан.

«Монда килгәч рәтләнәбез инде», - диләр. Алар арасында гаиләләре белән ятып дәваланучылар да бар.

«Өйдә өч көн хәлем бетеп, температурам күтәрелеп авырдым. Улым уколлар да кадап карады, ләкин тернәкләнеп китеп булмагач, дәваханәгә мөрәҗәгать иттек. Вакцинация ясатмаган идек шул», - диде исемен әйтергә теләмәгән бер апа.
Госпитальгә 39-40 градус температура белән килгән тагын бер ханым белән аралаштык. «Коронавирусны бу кадәр яман авыру дип күз алдына да китермәгән идек, шуңа күрә прививка кадатырга ашыкмадык. Аллаһ боерса, терелеп чыгып, алты ай узуга ясатачакмын», - диде ул.

Әйе, авыру белән күзгә-күз очрашмаган кеше әле дә аның ни кадәр куркыныч, мәкерле булуына ышанмый. Иң мөһиме - ышанган вакытта соң булмасын.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»; Илназ Фәйзуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk