Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы Кәркәүч җирлегендә узды

Анда маршрут автобусларының йөреше, ташландык йортлар, ташламалы дарулар һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Районыбызда узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем Кәркәүч авыл җирлегендә булып кайтты.
Анда җирлек башлыгы Марат Зәйнетдинов, «Уңыш» җәмгыяте җитәкчесе Раил Галимуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

Айгөл Әхмәтшина үзенең хисабында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар турында сөйләде. Авылларны яшәтү өчен республика программаларының әһәмияте, яшьләргә эш башлау өчен төрле ярдәм чаралары турында да искәртте ул.

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
Кәркәүч җирлегенә керүче дүрт авылда бүгенге көндә 815 кеше гомер итә. Әмма соңгы елларда биредә халык саны сизелерлек кимегән. Әйтик, үткән ел биредә 3 бала дөньяга килсә, 17 кеше вафат булган. Җирлек башлыгын гына түгел, авыл халкын да бушап калган йортлар мәсьәләсе борчый. «Алар авылны ямьсезләп тора, тиешле таләпләргә туры китереп сүтү өчен район җитәкчелеге дә ярдәм итсен иде», - дип мөрәҗәгать итте алар. Бу өлкәдә эш бара: 2021-2022 елларда шундый дүрт йорт сүтелгән икән.

Шулай ук авыл халкын маршрут автобусларының йөреше, ташламалы даруларны алу тәртибе һәм башка мәсьәләләр борчый.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk