Үзара салым: әлеге программа буенча быел районыбызның авыл җирлекләрендә нинди эшләр башкарылды?
халыктан җыелган акчаның һәр сумын дүрт тапкырга арттырып өстәмә финанслаучы, дәүләттән субсидия бирелүдән гыйбарәт булган “Үзара салым” программасы аерым бер урынны алып тора.
Республикада юллар салу, социаль объектларга, күпфатирлы йортларга ремонт ясау, модульле ФАП, спорт, уен мәйданчыклары, парк-скверлар төзү һәм башка торак пунктлардагы көнүзәк проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән бик күп программа эшли. Алар арасында халыктан җыелган акчаның һәр сумын дүрт тапкырга арттырып өстәмә финанслаучы, дәүләттән субсидия бирелүдән гыйбарәт булган “Үзара салым” программасы аерым бер урынны алып тора. Әйтик, 500 сум тапшырасың да аны 2000 сум итеп аласың. Яхшылап уйлап һәм исәпләп карасаң, никадәр зур файда! Әлеге программа буенча быел районыбызның авыл җирлекләрендә нинди эшләр башкарылды икән?
Мәмәшир
Тәмәй һәм Мәмәшир авылларын берләштерүче җирлектә үзара салымны берәр мең сумнан җыйган булганнар. Дәүләт ярдәме белән ул акчалар 2 миллион 605 мең сумны тәшкил иткән.
- Тупланган акчаларның бер генә тиене дә әрәм-шәрәм ителми, халык җыенында кабул ителгән карарлар буенча файдаланыла, - ди җирлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов. – Мәмәшир авылында зират коймаларын яңарту өчен, 300 мең сум акча тотылды. Ике авылда да урам утларының яктырткычларын төзекләндерү, лампочкалар алыштыру 60 мең 620 сумга төште. Чишмәләр турында да онытмыйбыз. Быел Мәмәширдә чишмәгә төшү юлына брусчаткадан 330 мең сумга баскычлар ясадык, култыксалар куйдык. Су башнясын әйләндереп алган территорияне киңәйтеп, койма тотуга – 100 мең, хоккейчы егетләребезгә уен формалары тегәргә заказ бирүгә - 92 мең 285 сум, парк-скверларны, юл читләрен тәртиптә тоту өчен үлән чапкычлар сатып алуга 46 мең 700 сум китте. Шулай ук сметалар төзү, кышкы чорда урам юлларын кардан чистарту өчен дә акчалар бүленде.
Мәмәшир җирлегендә ике авылга 12 урам исәпләнә икән. Тәмәйдә 124 метр юлга вак таш җәю өчен - 206 мең 350 сум, ә Мәмәширдә 604 метр юл өчен 1 миллион 186 мең 867 сум акча тотылган. “Юлларны төзекләндерү эшләрен алдагы елларда да дәвам итәргә планлаштырабыз, - ди җирлек башлыгы. - Моның өчен бердәм булу кирәк”.
Лубян
Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Лубян җирлегенә өч авыл керә. Җирлек башлыгы Гүзәлия Тежикова сүзләренә караганда, авылларда башкарасы эшләр исемлеге ел саен өстәлеп тора икән.
- Кызганыч, үзара салым – безнең җирлектә яшәүчеләр өчен авырткан тема, - дип борчыла Гүзәлия Тежикова. – Шулай да булган акчалар белән проблемаларны әкренләп хәл итәргә тырышабыз. Лубянда Терешкова урамыннан дәваханәгә менү юлында язгы-көзге пычракларда бөтенләй йөри торган түгел. Быел үзара салым акчаларына 200 мең сумлык вак таш сатып алдык. Тиздән аны әлеге юлга түшәргә планлаштырабыз. Сәрдәүч авылында суүткәргеч юк, алар суны чишмәдән ташый. Мөмкинлеге булганнар, үзләре скважина бораулап, суны шуннан насос ярдәмендә суыртып ала. Әлеге авылда елга аша чыга торган күпер начар хәлдә, аннан үтү бик куркыныч иде. Шуның өчен быел без тимердән күпер ясадык. Чишмә дә махсус өй эчендә булачак. Ул инде әзер. Язгы ташулар тәмамланганнан соң, яхшылап урнаштырырга ниятлибез. Әлеге эшләр 160 мең сумга төште. Лубянда суүткәргеч челтәрне төзекләндерүгә 150 мең сум акча тотылды. Шулай ук кышкы чорда урам юлларын кардан чистарту өчен ягулык-майлау материалларына дип, 60 мең сум әзерләп куйдык. Алдагы елларда үзара салым яхшылап җыелса, аны авыл эчендәге урам юлларын төзекләндерү өчен файдаланырга исәпләп торабыз.
Лельвиж
- Узган ел безнең җирлектә халыктан берәр мең сум үзара салым җыелган иде. Тупланган акчалар дәүләттән финансланып кайтканнан соң, 1 миллион 600 мең сумны тәшкил итте, - ди Лельвиж авыл җирлеге башлыгы Эльвира Игнатьева. – Бездә суның басымы начар, җәйге кызу көннәрдә, су күп алынган вакытта ул хуҗалыкларның һәммәсенә бөтенләй дә килеп җитмәскә мөмкин иде. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, быел ярты чакрым арада су трассасына өстәмә торбалар куйдык, су башнясы, ике урында янгын гидранты урнаштырдык. Шулай ук хуҗалыгына бөтенләй дә су кермәгән ике гаиләне сулы итә алдык. Барлык эшләр 1 миллион 550 мең сумга төште. Кыш көне урамнарны тәртиптә тоту, җәйге чорда үләннәрне чабып тору өчен, 50 мең сум акчабыз калды. Авылдагы урам утларын карауга да зур игътибар бирелә, лампочкаларны да янып чыккан саен алыштырып тормыйча булмый.
Эльвира Игнатьева сүзләренчә, авылда алга таба юлларны төзекләндерү проблемасы кала икән. “Без инде урамнардагы юлларны бер кат рәтләп чыккан идек, - ди ул. - Әмма берни дә гомерлек түгел бит. Киләсе елларга юлларда чокырлы урыннарга вак таш түшәүне планлаштырабыз”.
Зур Сәрдек
Җирлеккә Чишмәбаш, Кара Елга, Зур Сәрдек, Купка, Аш-Буҗи, Адай авыллары керә.
- Авылларда быел үзара салым акчасына барлыгы 6 миллион 132 мең сумлык эш башкарылачак, - диде җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов. - Бүгенге көндә алты авылда 940 метр озынлыктагы юлга вак таш җәелде. Зур Сәрдек авылында өстәмә артезиан су скважинасы борауланып, анда су насосы урнаштырылды. Авыл урамнарын өстәмә яктырту һәм эшкә яраксыз лампочкаларны алыштыру өчен яңалары сатып алынды. Чишмәбаш авылында 412 метр озынлыкта зират коймасы яңартылды. Купка, Аш-Буҗи, Адай авылларындагы артезиан су скважиналарына насослар алынды. Аш-Буҗида төрле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән һәйкәл эшләнелде. Хәзерге вакытта әлеге авылның Восточная урамына чыга торган автомобиль күперендә ремонт эшләре бара. 2023 елда үзара салым акчасына барлык авылларга да юлга вак таш җәю, асфальт булган урамнарны ремонтлау, зират коймаларын һәм чишмәләрне яңарту, янгын гидрантлары урнаштыру эшләре планлаштырыла.
Өркеш
Биш авылны берләштерүче Өркеш авыл җирлегендә, дәүләт ярдәмен кушып, 3 миллион 300 мең сум үзара салым акчасы тупланган.
- Әлеге акчаларны башлыча урам юлларын тәртипкә салу өчен тоттык. Өркеш авылында – 200, Югары Арбашта - 222, ә Октябринода 224 метр юлга вак таш җәйдек. Юлларның киңлеге – дүрт метр. Моның өчен 2 миллион 500 мең сум акча сарыф ителде. Җирлеккә керүче кечкенә авылларның берсе – Хасановкада кышкы чорда нибары дүрт хуҗалыкта гына кешеләр яши. Ә менә җәй айларында туган нигезләренә кайтып торучылар шактый. Авылда суүткәргеч уздырылмаган, кайберәүләрнең генә ишегалларында кое бар. Шуның өчен дә бу җәйдә Хасановкада скважина борауладык, анда насос төшердек. Хәзер суны биредәге шлангадан агызып алырга мөмкин. Бу эшләр 150 мең 500 сумга төште, - ди авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова. – Түбән Арбаш авылындагы тау өстендә мул сулы чишмә бар. Без, узган ел торба сузып, аны таудан бераз түбәнрәк төшергән идек. Быел ул эшне дәвам иттек. Чишмә янына брусчатка җәйдек, матур итеп будка да ясап куйдык. Барлык эшләр 136 мең сумлык булды. Биш авылда да урам баганаларында фонарьларның януын контрольдә тотабыз, янган лампочкалар вакытында алыштырыла. Җирлектә яшәүчеләр “Үзара салым” программасының өстенлекләрен яхшы аңлый, акчаларның нинди эшләр өчен тотылуы белән дә хәбәрдар. Хәтта киләчәктә башкарыласы хезмәтләрнең дә исемлеген барлый башладык инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев